Башкортстанның Белорет районында таулар арасында Асы авылы янәшәсендә “Ассы” шифаханәсе урнашкан. Биредәге кеше кулы тимәгән табигать үзе үк дәвалый сыман: урманнар белән капланган таулар, бормаланып агучы елгалар, тау һавасы, матур пейзажлар…
АСЫ, ЯГЪНИ БИК “ӘЧЕ”
Асы авылы Урал тау итәгендә урнашкан. Дөнья белән тоташтыра торган олы юлга кадәр — 25, район үзәге Белоретка — 110, Уфага 185 чакрым. Бүген авылда 900 кеше яши. Авыл халкы “Ассы” шифаханәсендә, Инзер тимер юл станциясендә, күп ирләр Себергә китеп эшли. Авылда берничә кибет, мәчет, ике катлы мәктәп, СССРның халык артисты Арыслан Мөбәрәков исемендәге музей бар.
Асы авылы XVIII гасырда барлыкка килә. Аның атамасы авыл уртасыннан ага торган Тоз елгасы белән бәйле. Асы, ягъни бик “әче” була бу елганың тозлы суы. Елга ярына килеп урнашкач та, халык шул тозны киптереп, якын-тирә авылларга сатып көн күрә. Белорет металлургия заводына ташкүмер әзерли, урманчылык, кыргый умартачылык белән дә шөгыльләнәләр.
1970 елларга кадәр Асы авылы башка дөнья белән элемтәсез яши. Чөнки тау сукмаклары аша җигүле ат белән зур юлга чыгу өчен тәүлектән артык вакыт таләп ителә. 1978 елда авыл аша Уфа-Сибай тимер юлы ачылу авыл өчен яңа сулыш була (хәзерге вакытта станция шифаханә янында ук урнашкан). 1990 елда, ниһаять, Белорет-Уфа трассасына нигез салына. Авылга берничә ел элек кенә газ кергән.
Авыл дүрт яктан да таулар ышыгында урнашкан. Урманнар белән капланган таулардан кыргый җәнлекләр авылга бик еш килә. Шуңа күрә монда мал-туар асрау кыенрак. Тирә-ягы гел таулы авылда мал арканларлык та тигезлек юк. Кыргый җәнлек һөҗүм итү, авыл аша уза торган тимер юлда поезд астына эләгү куркынычы булса да, олы малны алар иркенгә чыгарып җибәрергә мәҗбүр. Мал-туарга печәнне урман аланлыкларында киптереп ташу да бик зур көч сорый. Авыл тирәсендә басу-кырлар юк. Бакчаларда туфрак ташлы-комлы, әллә ни мул уңыш белән мактана алмыйлар. Шулай булса да авылда халык кимеми.
Асы — башкортлар авылы. Авылда ике генә татар бар: берсе Мәскәүдән кайтып урнашкан галим, икенчесе Санкт-Петербургтан күченеп кайткан данлыклы умартачы Таһир абый Хәбибуллин. Аның әтисе Казанда үскән булып чыкты.
“ТӘНЕ КУТЫРЛАП БЕТКӘН БАЛАЛАР КИЛӘ”
Авыл халкы, биредә яши башлауга ук, Асы тирәсендәге минераль суның (бүген шундый 17 чыганак бар) аяк-куллар сызлауда ярдәм итүенә игътибар итә. Эшчеләр бу хакта заводта да сөйли башлагач, җитәкчелек әлеге чыганакларны өйрәнергә була. 1901 елда Белорет заводы табибы бу суны Германиягә тикшертергә җибәрә. Суның минераль составы Германиянең Баден-Баден ял йортындагы суныкы кебек үк, дигән нәтиҗә чыгарыла. 1953 елда кое казып, суны ашказаны тракты чирләрен дәвалау максатында куллана башлыйлар. Белорет металлургия заводы ярдәме белән, ниһаять, 1989 елда “Ассы” ял йортына нигез салына. 2001 елда “Ассы” беренче ял итүчеләрне кабул итә.
Бүген “Ассы” 10 корпустан тора. Алар дәвалану бүлеге белән үзара тоташмаган, ягъни урам аша йөрергә туры килә. Бу өлкән яшьтәгеләр өчен бераз уңайсызрак булырга мөмкин. Туклану көнгә өч тапкыр. Диетологлар төзегән менюда сыер, тавык ите, балык та бар. Башкортларның милли ризыкларын да әзерлиләр. Көн дәвамында төрле чаралар, кичен җирле артистларның концерты һәм дискотека оештырыла.
Биредә терәк-хәрәкәт аппараты, нерв системасы һәм ашказаны-эчәк тракты чирләре дәвалана.
— Минераль су ванналары аеруча тән тиресе чирләрен (псориаз, дерматит, экзема) җиңәргә булыша. Безгә тәне кутырлап беткән балаларны алып киләләр. Тиешле курсларны алгач, аларның хәле җиңеләя, — ди терапевт, ревматолог Әлфия Алибаева.
Ассы биек тауларда, төгәлрәк итеп әйткәндә, диңгез өстеннән 225 метр биеклектә урнашкан (чагыштыру өчен: Казан 60 метр биеклектә). Хәтта машина юлы белән авылга менгәндә дә, очкычта биеккә күтәрелгәндәге кебек, колаклар тонып алды.
— Сәламәт организм мондагы чиста, фитонцидларга бик бай тау һавасына тиз ияләшә, — ди табибә.
АСЫНЫҢ ЙӨЗЕК КАШЫ — АЛСУ КЫЯ
Авылда иске йортларның күп булуына исебез киткән иде. Халык яңа йорт салган очракта да искесен сүтми икән: ул йортларга “кыргыйларча” ял итәргә килүчеләрне кертеп акча эшлиләр. Чөнки ял йортына гына түгел, авылга килеп тә дәваланучылар бар: кайсы ванналар әзерли, кемдер сөлек сала. Авыл буйлап йөргәндә тагын шуңа да игътибар иттек: тәрәзә йөзлекләрендәге бизәкләр бер-берсен кабатламый.
Бу якларга туристларны тартып торучы Кызыл Таш кыясы турында да әйтеп үтәргә кирәк. Кояш нурлары тәэсирендә кыя алсу төскә керә. Чөнки ул лемезит минералы белән капланган. Галимнәр аңлатуынча, бу бик борынгы Рифей диңгезе заманында биредә үскән суүсемнәрдән барлыкка килгән минераль тоз. Тарихый чыганакларга ышансаң, бу кыяга ике миллиард яшь! Әлеге кыяның иң биек ноктасына менгәч, аста искиткеч матурлык ачыла: дугаланып Инзер елгасы ага, тирә-якта урман каплаган таулар сузылып киткән…
Асыдан Көньяк Урал тау системасына кергән Ямантауны да күреп була (биеклеге 1640 метр). Авыл янындагы тауның иң биек ноктасына менәргә кирәк аның өчен. Гомумән, бу яклар таулар яратучыларга бик матур ял итү урыны.
Чулпан ГАЛИЕВА.