Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында “Самавыр яңарту” йоласы үткәргәннәр. Самавырлар алып, чиләк-көянтә асып, бер төркем хатын-кыз милли киемнәрдән “Изге чишмә” янына җыелышканнар. Җырлый-җырлый, бергәләп чишмә суында юкә мунчаласы белән самавырларны чистартканнар.
— Матди булмаган мәдәни мирасларны барлыйбыз. Шуларның берсе — “Самавыр яңарту” йоласы, — ди Югары Тәкермән авылы мәдәният йорты директоры Алинә Якиева. — Ул инде онытылган йола. Ләкин элек безнең якларда булган. Кызыксынып, бераз мәгълүмат җыеп, сәхнәләштердек. Элек язга чыккач, табигать яңарган вакытта өйләрне югач, урам халкы бергә җыелып, самавыр, комганнарны елга яки чишмә буена юарга алып төшә торган булган. Бездә ел галар юк, ә менә чишмәләребез шактый. Эчен-тышын юкә мунчаласы белән ялтыратып югач, чиләкләренә, самавырларына чишмә суы тутырып кайтып, бергә тәмләп чәй эчә торган булганнар. Бу юлы җыелышкач, шулар хакында, бер уңайдан шушы яланда челтерәп аккан чишмәләребез тарихы турында да сөйләштек. Самавырларыбыз да чистарды. Алга таба йолаларны тирәнрәк өйрәнеп, күбрәк балалар катнаштырып, ел саен уздырырга исәп бар. Киләчәк буын да белсен иде дип телибез.
Лилия ЙОСЫПОВА.