Казан янындагы Салмачы бистәсендә яшәүче Зилия Рәхимова тирә-як халкын кайнар ипи пешереп сыйлый башлаган. Бу эшкә чагыштырмача күптән түгел тотынуына карамастан, исеме бистәдә таралырга да өлгергән — табадан төшкән күмәчләрне шундук алып бетерәләр икән.
Зилия белеме буенча икътисадчы. Бераз гына БТИда эшләү дәверендә, күңеленең кәгазь эшенә һич ятмавын аңлап ала ул. Күбрәк иҗадый эшләргә тартылган кыз ташлардан төрле бизәнү әйберләре ясап, аларны ярминкәләрдә сата башлый. Үзе өчен генә булса да тегә. Хәзер инде менә ипи дә пешереп сата.
— Яңа Чишмә районында туып-үстем. Тугызынчы сыйныфта укыганда гаиләбез белән Казанга күчендек. Авылда яшәгәндә әти ягыннан әбием көн саен диярлек ипи сала иде. Аның камыр изгән мизгеле — балачакның иң җылы, иң кадерле хатирәләреннән берсе. Иртән йокыдан уянуга, өйгә хуш ис таралган, өстәлдә кайнар ипи. Әби күмәчнең ике башын кисеп, авыл каймагы ягып, безгә бирә… Сөйләгәндә әле дә авыздан сулар килә. Менә шушы хатирәләр мине ипи пешерергә этәрде дә, — дип бала чагына кайта танышым.
Хәзер чүпрәнең зыяны турында күп язалар. Зилия анысын да уйлый. Ни дисәң дә, кибеттә составында төрле кушылмалар булмаган ипи табуы авыр. Әңгәмәдәшем он белән суны атна дәвамында әчетә-әчетә, аныңча әйтсәк, “ашата-ашата” табигый камыр әчеткесен үзе ясый.
— Тәүге мәртәбә ипи пешергәч, бер утыруда ук ашап бетердек. Аннан тартин (французлар ипие) рецепты күземә чалынды. Аны кафеларда бик тәмле итеп бирәләр. Тартинны да гаиләм мактап ашады. Аннары брускетта (Италия кухнясыннан кергән бутерброд) да ясадым, — ди Зилия.
Ипи пешерү, озаклап камыр басу процессы ошый аңа. Үзләреннән артканын бистәнең социаль челтәрдәге төркеменә сатуга куйгач, чүпрәсез ипи ашарга теләүчеләр тиз табыла. Сораучылар көннән-көн күбәя. Зилия ипине төрләндереп тә пешерә башлый: бөртекле (цельнозерновой) оннан, ак ипи, икесен бергә кушып һәм көнбагыш, башка төрле орлыклар өстәп салынган икмәкләр. Онның “Твердохлеб” маркалысын ала. Бу — экологик чиста чималдан җитештерелгән, күп ипи пешерүчеләр яратып куллана торган он. “Төрлесен сынап карагач, нәкъ менә шушысыннан ипинең тәмле, сыйфатлы килеп чыкканын аңладым. Хәзер, кыйммәтрәк булса да, шуны кулланырга тырышам”, — ди кыз.
Кемдер, ипи пешерү җиңел түгел, мәшәкатьле эш, дияр. Танышым моның белән килешми.
— Ипи салган көнне өйдән чыгып китеп кенә булмый, — дип көлә. — Кич әчене болгатып куям. Әче тәм кермәсен өчен, бераздан “ашатам”. Алты сәгатьтән камыр басам. Аны ярты сәгать саен әйләндереп торырга кирәк. Өйдәге температурадан да күп нәрсә тора бит. Артык җылы булса, камыр тиз кабара, әчеп китә. Салкынча һавада өлгергәне тәмле. Берсендә, көн язга авышып, кояш карый башлагач, өй ныграк җылынып китте бугай, үземнең дә бер партия ипием әчкелтемрәк тоелды. Кайбер сатып алучылар ошатмады. Алмый башлаучылар да булды. Мондый хәл килеп чыкканга борчылмадым. Аллаһы Тәгалә алга таба да ипи пешерерсезме икән дип сынады гына, дим. Әчеткене яңарттым да, янә илһамланып эшкә тотындым.
Зилиянең әнисе Актаныш районыннан икән. Әби-бабасы күптән бакыйлыкка күчсә дә, алар яшәгән йорттагы авыл миче әле дә тора, сүтмәгәннәр. Танышым менә шунда ипи пешерергә хыяллана. Җаен алса, алга таба үз ихатасында да мич чыгарту теләге бар. Ни дисәң дә, мичтә пешкән ипи аеруча тәмле шул. Әнисе ягыннан әби-бабасы гомер буе авылда үсентеләр үстереп саткан. Аларның бу эшен хәзер танышымның әнисе дәвам итә, ә аңа өч кызы (Зилиянең апасы белән сеңлесе бар) булыша.
— Әби-бабам бер теплица белән генә дә күпме үсенте җитештереп саталар иде. Кәбестәне урамга чыгаралар, өстен каплыйлар, аның урынына помидор һәм башка яшелчәләр чәчәләр… Бу кәсепне бик яраттылар. Әни дә аларга охшаган, — ди Зилия.
Татар халкы “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” дип юкка гына әйтми. Кәсебең бар икән, ашарыңа ризык та табылачак дигән сүз. Зилия әйтмешли, иң мөһиме — күңел халәте һәм яратып эшләү. “Мин берәүгә дә бәйле түгел, яраткан эшем белән шөгыльләнәм һәм шуннан яшәү көче алам”, — ди ул.
“АЧЫТКЫМ КОЛМАКТАН”
Айсылу ГАЛИЕВА, Казан, Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре:
— Ипи сала башлавым — кызымның кибет икмәге ашамавыннан. Аның составында чүпрә генә түгел, глицеринга кадәр бар бит, тагын әллә ниләр кушалар. Аннары әбекәйләрнең ипи рецептын онытасы килмәү дә бер этәргеч булгандыр. Ипи ачыткысын колмактан ясыйм. Февральдә әзерләп куйганы әле һаман “эшли”. Ипи салган саен бер литрлы банканың 1/3 е кадәрен икенчегә баш ясарга калдырам да, суыткычта тотам. Ипи камырын исә эшкә киткәндә изәм, кайткач басам.
Ипигә су, он, тоз салам — составында башка берни дә юк. Камыр изгәндә әчегән исе бер ләззәтле булса, пешкәндә чыккан хуш ис икенче төрле рәхәтлек бирә. Ул подъездга ук тарала, гаиләдәгеләр урамнан ук ипи исен сизеп керә. Безнең гаилә өчен өйдә салган икмәктән дә тәмле ризык юк.
“ИПИ ПЕШЕРҮ ӨЧЕН БЕР ТӘҮЛЕК ВАКЫТ КИРӘК”
Гөлфия СИРАҖИЕВА, Апас, Каратун, хуҗабикә:
— Ирем белән Казанга баргач, “Агропарк”ка кергән саен, бәясе кыйммәт булса да, чүпрәсез ипи сатып ала идек. Аның бөртеген дә әрәм итмичә кадерләп ашыйбыз. Берсендә ирем, ә ул он белән сату итә: “Әйдә, чүпрәсез ипине өйдә үзең салып кара әле”, — диде. Үземнең дә ипи пешерү теләгем бар иде. Сораша-сораша ипи пешерүчеләр белән танышып киттем. Интернеттагы мәгълүматны да караштырдым. Шулай өйрәнеп, оеткы (закваска) ясадым. Беренче ипиемне 2017 елның 17 октябрендә салдым. Тәүге икмәк таш кебек каты булса да, балалар яратып ашады. Ипи пешерү өчен бер тәүлек вакыт кирәк. Кичтән оеткыдан апара ясап калдырам. Оеткының бер өлешен яңартам. Иртән дүрт төрле он кушып, камыр басам. Ипи сала башлагач, онның да ниндие генә юк икәнен белдем. Хәтта арыш оны да биш төрлегә аерыла! Камыр 5-6 сәгать кабара. Аны әвәләп, формаларга урнаштырып, тагын 3-4 сәгать тотам. Табада күпереп менгән ипи өстенә он белән бизәкләр төшерәм һәм духовкага пешерергә куям. Ипинең хуш исе бөтен өйгә тарала. Шул мизгелдәге рәхәтлек хисен сүз белән аңлатып бетерерлек түгел! Ипи пешерү — минем өчен хобби. Таныш-белешләргә, ашларга гына заказга салам. Кунакка барганда, күчтәнәчкә ипи алам. Утыз елдан артык физик культура дәресен укыттым. Чүпрәсез, бөртекле оннан пешергәч, гәүдә зифалыгы өчен дә кайгырасы юк.
Ипи пешерергә өйрәт әле, дип килүчеләр бар. Тик озак эш булгач, теләкләре тиз сүрелә. Әле бит, уңсын дисәң, бик күп нечкәлекләрен дә белергә кирәк. Кайнамаган су куллану, әчене дөрес ясау, аны яңартып тору — һәммәсе мөһим. Ипидән кала бизәкләп тортлар пешерергә, чәчәкләр үстерергә яратам.
Гүзәл САБИРОВА.