Кайбер районнарда авыл халкы тынычлап кош-корт асрый алмыйбыз дип зарлана. Кама Тамагы районы Чаллы авылында берничә хуҗалыктагы тавыкларга төлке һөҗүм иткән.
— Төлкенең элек тә килгәне бар иде авылга. Былтыр күренмәде, тыныч булды. Быел менә тагын кош-кортны тота башлады. Аеруча авыл читендә яшәгән кешеләр зыян күрә. Төлке яр кырыенда, бакча башында йөргән тавыкларны аулый. Үзебезнең дә өч тавыгыбызны алырга өлгерде, берсен коткарып калдык. Беркөнне әтәчне куып йөргән. Әле менә балалар читлектән капкын әмәлләп куйдылар. Эләксә… Тавык-чебеш асрарга да куркытып тора, — ди Тәскирә Мозаффарова.
Буа районы Түбән Наратбаш авылы халкы да борчуда. Ниндидер җәнлек аларның тавык-үрдәкләренә һөҗүм итә.
— Сасы көзәнгә дә охшаган үзе, алай дисәң, җир өстеннән үткән газ торбалары буйлап чабып киләләр. Күрше авыллар да зыян күрде ул җәнлектән. Кайбер кешенең 40-50 ләп тавыгын буганнар, — ди Түбән Наратбаш авылыннан Рәзинә Хәсәнова.
Кайберәүләр бу җәнлекне куркытыр өчен радио кабызып куялар икән.
— Көн-төн радио эшләтәбез хәзер. Кайбер кеше безне кич бәйрәм итә дип уйлый. Ә без шулай тавыкларны саклыйбыз. Радио сөйләп торгач, җәнлек курка, килми, — ди Буа районының Зур Кырлаңгы авылы халкы.
— Буш калай савытларны казыкка кагып куючылар да бар. Савыт җилдә селкенеп тавыш чыгара, бу да сасы көзәнне куркытырга ярдәм итә, — ди Рәзинә апа. Үзләре капка төбенә эт бәйләп куйганнар. — Шуннан бирле тыныч әле, җәнлекнең кергәне юк, шөкер.
Башкортстанның Бакалы районы Яңа Илек авылында билгесез җанвар бер хуҗалыкта 70 тавыкны буып чыгып киткән. Авыл халкы төлке эшедер дип уйлый. Белгечләрне дә чакыртканнар. Авыл янында төлке балалаган, дигәннәр. Әмма тавыклар күпләп үлү сәбәбе бер төлке аркасында гына түгел, бу чәшке, сасы көзән дә булырга мөмкин, дип кисәткәннәр.
— Быел тычкан, әрлән, көзән кебек җәнлекләр күбәйде. Азык күп, көннәр җылы, рәхәтләнеп яшиләр, — ди зоолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов. — Сасы көзән бер урынга ояласа, үзе янындагы бөтен нәрсәне үтереп бетерми туктамый инде ул. Аннан җайлы гына котылып та булмый. Шуңа да хуҗалыкларга саклык чараларын күрергә, көзән керә алырлык бөтен тишекләрне томалап чыгарга кирәк. Сасы көзән тавыкны махсус ауламый анысы. Тик бер җирдә җыелып торган кош-корт аның өчен табыш. Ул аларны ашамый да, буа да өеп кенә куя. Көзәннәрне атарга ярамый. Аларны кул белән тотып булмый. Махсус капкын куллансаң гына. Төлкеләргә килгәндә, алары кешедән, эттән курка. Шуңа да каралты-курага бик якын килми. Ә менә өй тирәсендә йөргән тавык-чебешкә һөҗүм итәргә мөмкиннәр. Ау сезоны вакытында төлкене атарга ярый. Капкынга эләксә, җәрәхәтләнгән булса, кире урманга җибәрүдән мәгънә юк, үзеңә бүрек тегеп кисәң генә. Агуларга киңәш ителми, чөнки хайваннар ул агуны таратырга мөмкиннәр. Урман-кырларда агу калдыру бер хәл, каралты-кура тирәсенә куйсаң, үз тавыгың да шуны ашап агуланырга мөмкин бит. Иң яхшысы — авылда төлкеләр күбәйгән һәм зарар китерәләр икән, экологларга, белгечләргә хәбәр итәргә кирәк. Беркөнне Арча юлыннан узганда, карыйм, кырда челән басып тора. Ул, гадәттә, сулыкларда яши. Печән чапкан җирдә тычкан оялары күренеп калган. Челән тычкан чыкканны көтеп тора, чыгуга томшыгы белән эләктереп ала. Кешедән дә курыкмый. Хайваннар дөньясында да үзгәрешләр булып тора. Алар хәзер ялкауландымы шунда. Әзер, якындагы ризыкны гына ашарга торалар. Җим эзләп мәшәкатьләнмиләр. Җайлы юлны сайлыйлар.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Фото: liubovya/123rf.com