Бу сумсаны кура җиләге, бөрлегән, башка җиләктән дә әзерли аласыз.
Камыр: 250 мл җылы су, 1 аш кашыгы чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, 6 аш кашыгы үсемлек мае, он.
Эчлек: 400 г төше алынган чия (туңдырылганы да ярый), 50 г шикәр комы, 20 г кукуруз крахмалы, 60 мл су.
Йомшак камыр басарга һәм бер сәгать кабартырга. Эчлек өчен чиягә су өстәп, кайнатып чыгарырга. Шикәр комы, крахмал кушып, сүрән утта куерганчы тотарга. Сумсалар ясап, йомырка сарысы (1 аш кашыгы сөткә йомырка сарысы кушып) сөртергә һәм 180 оС кызулыктагы духовкада 25-30 минут пешерергә.
Гөлнара ГАБДУЛЛИНА, Башкортстан, Илеш районы Тыпый авылы.