Күрмәүчеләр өчен мобиль телефон, башка гаджетлар бүген зур ярдәмче. Предметларны танырга ярдәм итә, юл күрсәтә, язма текстларны яңгырата, тагын башка күп кенә мөмкинлекләр бирә торган кушымталар җитәрлек. Тик аларның барысы да диярлек рус телендә эшли. Татарча яңалыкларны, ана телендәге язмаларны, әдәби әсәрләрне укырга булышкан программалар юк дәрәҗәсендә дип әйтергә була. Бу өлкәдә бердәнбер ярдәмче сервис — татарча сөйләм синтезаторы. Аның турында күпләр белеп бетерми.
“КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ГЕНӘ ТҮГЕЛ, БАШКАЛАРГА ДА КИРӘК”
Редакциягә Чаллыдан Анурбик абый Гобәйдуллин да татарча синтезатор турында язуыбызны сорап шалтыратты.
— Күзләрем начар күрә. Укый алмыйм. Күп язмаларны тыңларга мәҗбүрмен. Бу уңайдан татарча синтезатор ярдәм итә дип ишеттем. Ул ничек эшли? Программа ярдәмендә газетада басылган язмаларны ничек укып була икән? — дип кызыксынды.
Гомумән алганда, текстны яңгырата, аудиоформатка әйләндерә торган сөйләм синтезаторлары җитәрлек. Аларны кайбер сайтлар үзләренә урнаштырган. Махсус төймәгә басасың да язманы тыңларга була. Ләкин татарча сайтларда бу — сирәк күренеш. Чөнки татарча сөйләм синтезаторларының версияләре бармак белән генә санарлык. Ә русчасын урнаштырсаң, ул татар хәрефләрен танымый, нәтиҗәдә сүзләр хата белән яңгыратыла, текст аңлашылмый.
— Сөйләм синтезаторлары күп максатларда кулланыла. Әйтик, “Уңайлы мохит” программасы буенча салынган пандуслар физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә генә түгел, аягы авыртучыларга, өлкәннәргә, коляскалы әниләргә дә уңайлы. Татарча сөйләм синтезаторы да шулай ук. Әйтик, язмаларны чит төбәкләрдә яшәүче татарлар да тыңлый алсын, укырга мөмкинлеге булмаган кешеләргә җайлы булсын дип, “Интертат” аны интернет челтәренә урнаштырды, — ди Республиканың Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсуслашкан китапханәсендә методика бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова.
Сөйләм синтезаторлары, чынлап та, күп максатларда кулланыла. Аның ярдәмендә текстларны яңгыраталар, тәрҗемә итәләр, алар аудиокитаплар яздырганда да булыша. Бу синтезаторлар — начар күрүчеләр өчен аеруча зур ярдәмлек. Алар әлеге программалар ярдәмендә үзара хат алыша, аралаша, социаль челтәрләрдә яңалыклар белән таныша.
ТӘЛГАТЬ, АЛСУ, АЛМАЗ
Беренче татарча сөйләм синтезаторы Татарстанда 2001 елда ук барлыкка килгән. Аның берничә версиясе бар. Республиканың Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсуслашкан китапханәсендә Тәлгать синтезаторы эшләнгән.
— Әлеге программаны тормышка ашырырга Татарстанның Министрлар Кабинетыннан откан грант ярдәм итте. Бу эштә Казан федераль университеты галимнәре булышты. Проектның техник өлешен үзе дә күрмәүче программист Ольга Яковлева эшләде. Бездә әзерләнгән синтезатор текстларны Татарстанның халык артисты Тәлгать Хаматшин тавышы белән яңгырата. Шуңа исеме дә “Тәлгать” дип аталды. Әлеге сөйләм синтезаторы чит төбәкләрдә яшәүче татарлар арасында да популяр, — ди китапханәнең элекке директоры Наил Сәфәргалиев.
Сөйләм синтезаторының тагын ике версиясе Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты галимнәре тарафыннан эшләнгән. Синтезаторны үзебез дә сынап карадык.
— Бездә ике сервис эшли. Беренчесе speech.tatar дип атала. Анда сүзне, сөйләмне тану һәм яңгырату функцияләре нәкъ татар теле өчен генә эшләнгән. Текстларны Камал театры артистлары Алмаз Гәрәев һәм Алсу Каюмова укый. Кемгә кайсы ошый. Шул сервиста “тәрҗемә” ноктасына бассаң, автомат рәвештә translate.tatar сервисына күчәсең. Монысында текстны русчадан татарчага (йә киресенчә) тәрҗемә итеп яңгыратырга була, — дип сөйләде Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының директоры Ринат Гыйльмуллин.
Әлеге программаларны телефонга, компьютерга бушлай урнаштырырга була. Алар интернетта бар.
Татарча синтезаторны эшләү шактый катлаулы, вакыт озак таләп ителә. Башта текстларны кат-кат укып, тавышны озак кына яздыралар.
— Алсу белән Алмазны 100 сәгатькә якын яздырдык. Театрга барып, аларга гел текст укыта идек. Шул язмалар нигезендә алгоритмнар төзелә. Ясалма интеллект, нейрочелтәрләр ярдәмендә авазларны укып, текст яңгыратыла. Татарча сөйләм синтезаторы камилләшсен өчен, тагын 100 сәгать тирәсе текст яздырырга кирәк әле. Бер аваз берничә төрле яңгырарга мөмкин. Текст табигый, аңлаешлы килеп чыксын өчен, озак тырышырга туры килә. Татар телендә алынма сүзләр дә күп. Программа аларны да татарча укый. Халык моңа күнекмәгән, алар өчен рус сүзләрен татарчалаштырып әйтү гаҗәп тоелырга мөмкин, — ди Ринат Гыйльмуллин.
Сүз уңаеннан, тиздән алар телеграм-каналда “ТатСофт” дигән бот тәкъдим итәргә җыена. Әлегә ул тест рәвешендә сынала. Бот күрмәүчеләргә генә түгел, бар кешегә дә файдалы булачак. Ул текстларны тәрҗемә итә, аудиофайллар белән дә эшли, басма текстларны язмачага әйләндерә (һәм киресенчә), язмаларны яңгырата. Аудиоформаттагы язмаларны сакларга, күчереп алырга мөмкинлек бирә. Без — журналистларга бу бигрәк тә уңайлы булачак икән, дип уйлап куйдым. Диктофонга яздырылган интервьюларны компьютерда җыеп утырмыйча, турыдан-туры текстка күчерергә мөмкин.
Татарча сөйләм синтезаторын күрмәүчеләрнең телефоннарына урнаштырырга була. Моны күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә куеп бирәләр. Шулай ук татар басмалары аны үзләренең сайтларында куллана ала. Киләчәктә “Ирек мәйданы” газетасының сайтында да язмаларны татарча сөйләм синтезаторы ярдәмендә уку мөмкинлеге булдырырга ниятлибез.
“Аңлаганын аңлыйбыз, алмаганын юк”
Илгизәр ХӘМИДУЛЛИН, күрмәүче, чүлмәк ясау остасы:
— Татарча сөйләм синтезаторы турында ишеткәнем бар. Тик кулланганым юк. Шул синтезаторны яхшылап эшләтсеннәр өчен кемнең колагын борырга икән, дип сүгеп йөрим менә. Татарча текстларны бик тыңлый алмыйбыз шул. Текстларны рус телендә яңгырата торган синтезаторлар татарча язмаларны хата белән укый. Рәхмәт урынына “рэхмэт” ди. Кыскасы, аңлаганын аңлыйбыз, алмаганын юк. Брайль системасы белән ике телдә дә укып була анысы. Әлегә дөнья яңалыклары белән рус телендә танышырга туры килә. “Алиса” виртуаль ярдәмче дустыбызга әйләнде. Киләчәктә татарча сөйләм синтезаторы популярлашыр дип ышанам.
“Аудиокитаплар — күрмәүчеләр өчен алыштыргысыз хәзинә”
Марсель ГАЙФУЛЛИН, начар күрүче:
— Республиканың Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсуслашкан китапханәсендә “Тәлгать” татарча сөйләм синтезаторын тәкъдим иткәннәр иде. Аның ярдәмендә кайбер татарча сайтлар белән таныша алдым. Хәзер күбрәк русча тыңлыйм. Андроид телефоннар өчен нинди генә кушымталар юк. Навигатор, карта дисеңме… Татарча кушымталарны гына сайлау мөмкинлеге юк. Аудиокитаплар — күрмәүчеләр өчен алыштыргысыз хәзинә. Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен китапханәдә төрле телдә 300 дән артык аудиокитап бар. Татарчалары да җитәрлек.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Күрмәүчеләр куллана торган популяр 5 программа
“Алтынчы хис” (“Шестое чувство”).
Бина эчендә йөргәндә тавыш ярдәмендә юл күрсәтә. Күрмәүче кушымтада үзенә кирәкле маршрутны билгели. Ярдәмче исә тавыш ярдәмендә кайда нәрсә икәнен әйтеп тора. Әйтик, баскыч, алда эскәмия барлыгын һ.б. кисәтә.
“Предметларны танучы” (“Определитель предметов”).
Кирәкле әйберләрне табарга ярдәм итә. Нейрочелтәр 80 гә якын предметны таный. Әйтик, “Ишекләр һәм баскычлар” режимына куйсаң, җайлы гына абынмыйча өске катларга күтәрелергә була. Ишек кайда икәнен дә алдан әйтә. “Билгеләр” режимы урамдагы юл билгеләре хакында искәртә. Автобус тукталышларын кисәтә.
“Купюраларны танучы” (Определитель купюр).
Купюра номиналын аерырга ярдәм итә. Акчаны смартфонның экранына якын китерүгә, ул аның ничә сумлык икәнен, башка валютадагы купюраларны да әйтә.
Рус телендәге сөйләм синтезаторлары
Text-to-Speech. Google Text-to-Speech сөйләм синтезаторлары арасында иң популярлары булып санала. Алар текстны тыңларга мөмкинлек бирә.
TalkBack. Әлеге функция һәр телефонда да бар диярлек. Ул экранда чыккан текстны яңгырата.
Әлеге кушымталарны гаджетларга “РуСтор” аша бушлай урнаштырырга була.
Фото: hryshchyshen/123rf.com