Кукмара районы Адай авылыннан Фазыл Зыятдиновны моңа кадәр көрәшче, укытучы буларак кына белә идек, ул оста балыкчы да икән. 70 килограммлы җәен тотып, барыбызны да шаккатырды.
Һөнәре буенча физкультура укытучысы. Кечкенәдән балык тоту белән кызыксына.
— Башлангыч сыйныфта авылдагы күлгә балыкка йөри идек. Үсә-үсә зуррак елгалар үзенә тарта башлады. Моторлы көймә алдым. Чулман, Нократ елгаларына чыга башладык, — дип сөйли Фазыл.
Моңа кадәр аның 6 килолы чуртан, 18, 24 килолы җәен тотканы булган.
— Җәен — үзенчәлекле балык. Аны тотуның үз кагыйдәләре бар. Балыкны җәлеп итәр өчен, заказга махсус квок ясаттым. Ул су өстендә тавышлар чыгара. Җәен шуңа алданып, җимлеккә килә, — ди Фазыл.
Бу юлы Нократ елгасына ул балыкка иртәнге сәгать 3 тә үк барган.
— Балыкка кояшлы, җилсез көнне үзем генә йөрергә яратам. Гадәттә, елганың тирән урынына көймәдә керәм. Җим өчен суалчан, кабырчык кулланам. Бу юлы кармакка балык эләккәч, авыр тоелды. Җәен! Чыгарып кына булмый. Ычкынып китмәсен дип тә куркам.
40 минут йөртте бу мине. Мин дә аны алҗыттым. Кискен хәрәкәт ясарга куркыта. Кармак та бер генә энәдә калды. Акрын гына ярга чыгардым. Көч-хәл белән коры җиргә алып чыгып, машинага салдым. Кайткач, үлчәп карасак, авырлыгы — 70 килограмм, ә озынлыгы — 2 метр да 20 сантиметр, — дип сөйли Фазыл. Балыкны әтисе белән 4-5 сәгать эшкәрткәннәр.
— Гадәттә, җәен эченнән кыслалар чыга. Монысы чиста иде. Танышлар, туганнар: “Чынмы бу хәбәр?” — дип шалтырата. Балыктан шашлык кыздырып ашадык. Бик тәмле булды. Бер өлешен туганнарга, танышларга бирдем. Хатыным гына балык яратмый, зур балыклардан курка, — дип елмая Фазыл.
Балык тотарга барганда, нык кармак алырга һәм сабыр булырга кирәк, ди ул.
— Балыкта ял итеп кайтам. Су буенда тормыш мәшәкатьләрен онытып торам. Анда баш берни уйламый, бары балык турында гына хыяллана, — ди Фазыл Зыятдинов.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.