7 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы 2025 ел сезонының ярымфинал уены узачак. Ярымфиналда «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ, Казан), «Сабалета» (Саба районы), «Башкорт лигасының җыелма командасы» (Уфа, Башкортстан Республикасы), «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты, Казан), «Мәхәббәт» (2 нче номерлы гимназия, Яр Чаллы шәһәре), «Крәшеннәр» җыелма командасы, «Дөбер-шатр» (Сарман районы), «Супер керәшен» (Тукай районы) командалары көч сынашачак. Уенчыларга Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, татар эстрадасының популяр җырчысы, музыкант Марат Яруллин бәя бирәчәк. «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы уеннарының үзенчәлеге шунда: уенда җиңгән командаларга, акчалата бүләк тапшырылып, алар киләсе этапка уза. Финалда да зур суммалар уйнатыла.