Стерильләштерелгән банкаларга кара карлыган яфрагы һәм укроп башы салам. Сарымсакны чистартып, юка пластинкаларга турыйм. Вак помидор, черриларны юып, төбен пычак очы белән кисемнәр ясап, сарымсак телеме тыгам. Помидорларны банкага тутырам һәм кайнар су коям. 10-15 минут тора.
Тозлык. 1 л суга: 0,5 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе.
Банкадагы суны түгәргә һәм тозлыкны агызырга. Калай капкач белән каплап куярга. Вак помидорларны сарымсаксыз да шундый ук тозлык белән маринадлыйм. Бик тәмле була.
Әлфия ГАЗИЗОВА, Алабуга.