“ХИҖАМА ОРГАНИЗМНЫ ЗАРАРЛЫ МАТДӘЛӘРДӘН ЧИСТАРТА”

Күпләр: “Шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк”, — дип, зур калада төпләнергә омтылган дәвердә, туган якларында калып та, халкына хезмәт итеп, күркәм тормыш белән яшәүче яшьләр бар. Саба районы Шәмәрдән бистәсендә гомер итүче Рафил САФИН да яшьлегендә башкалага чыгып китә, эшкә урнаша, өйләнә, фатир яллап, көн итә. Әмма ковид чорында гаиләсе белән туган ягына кайтырга мәҗбүр була. Соңыннан инде киредән калага китү турында уй башына кереп тә карамый, район тормышының тәмен тоеп ала ул. Алай гына да түгел, моннан бер ел элек үзенең спа-салонын ача. Биредә хатыны Гөлия белән пациентларга массаж, хиҗама ясыйлар, үләннәр белән дәвалыйлар.

“ДАРУ АВЫРТУНЫ БАСМЫЙ, ХИҖАМА БУЛЫША, ДИЛӘР”

— Рафил, үзең белән якыннан таныштыр әле.
— Тумышым белән Саба районы Алан-Елга авылыннан мин. Мәктәптән соң һөнәри белем алдым да Казанга китеп төпләндем. Гөлия белән өйләнешкәч, улыбыз туар алдыннан ковид башланды. Чикләүләр кертелгәч, әти-әниләр янына кайтып йөреп булмас дип уйлап, бөтен әйберне җыйдык та туган якка юл тоттык. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, Аллаһның рәхмәте белән, Шәмәрдәндә фатир сатып алдык һәм шунда төпләндек. Гөлия — һөнәре буенча табибә. Шәмәрдән хастаханәсенә терапевт булып урнашты.
— Спа-салон дип аталса да, белүемчә, массаждан тыш хиҗама да ясыйсыз һәм бу юнәлештә актив эшлисез. Әлеге кәсепкә ничек килдегез?
— Хиҗама ясарга башта Гөлия укыды һәм әлеге өлкәдә эшли башлады. Мин дә кызыксынып китеп, шулай ук укырга ниятләдем. Үземә ясаткач, уңай тәэсирен сизеп, башкаларга да файда итәсем килде. Шәмәрдәнгә күченеп кайткач, Казанда алган белем, тәҗрибәне эшкә җигеп, үз кәсебебезне ачтык.
— Хиҗаманы халык телендә кан чыгару, диләр. Аның асылында нәрсә ята?
— Мөэмин мөселман өчен хиҗама, ягъни кан чыгарып сихәтләнү Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең сөннәте санала. Әлеге процедура ярдәмендә организм зарарлы матдәләрдән чистарына. Хиҗама турында хак, ышанычлы хәдисләр күп һәм аларда: “Хиҗама — сезнең өчен иң хәерле дәвалану чарасы”, — диелә. Кан басымы югары күтәрелгәннән, баш авыртуыннан аның сихәте хакында аерым хәдисләр дә бар. Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, “хиҗама” сүзе “начар канны суыртып алу” дигән мәгънәгә ия. Бу процедура өч этаптан тора: вакуум ясау, тирене җәрәхәтләү һәм кан чыгару. Әлеге гамәлләрнең һәркайсының үз файдасы бар. Шуңа да хиҗама ясауны кан чыгару дип кенә әйтү аның асылын ачып салмый. Рәсүлебезнең хәдисләрендә дә бу гамәлләрнең барысы да аерым тасвирлана.
— Сөлек салдыру, кан тапшыру, ягъни донорлыктан хиҗама ничек аерыла?
— Сөлек организмга ферментлар җибәрә бит, ә монда эчкә бернинди матдә дә эләкми. Әйе, без дә билгеле бер нокталар белән эш итәбез. Әйтик, кешенең башы авырта икән, башны кан белән тәэмин итә торган тамырларны активлаштыру зарур. Шуңа күрә хиҗама да җиденче муен умырткасына, ике яктан муендагы кан тамырларына һәм башка ясала.
— Бер ир чәчен пеләшкә кырдырып, бөтен башына куйдырган, тиресе гел җәрәхәтләрдән тора иде. Дөресен әйткәндә, күңелгә ятышлы күренеш түгел. Ул чынлыкта да шулай булырга тиешме, әллә хиҗама ясауның башка ысуллары бармы?
— Без чәчне кырмыйбыз, бары тик медицинада кулланыла торган махсус гель файдаланабыз. Хиҗама ясарга төрле җирдә төрлечә укыталар. Безне: “Иң мөһиме — кеше сәламәтлегенә зыян китермәү”, — дип өйрәттеләр. Шуңа да җәрәхәтне дә мөмкин кадәр йомшак итеп ясарга тиешбез. Кайбер урыннарда тирене тирәнрәк, озынрак итеп кисәләр, кайчак хәтта тиредә җәрәхәт эзе кала.
— Хиҗама нинди авырулар вакытында ясала?
— Ул кан һәм лимфа системасын чистарта, мускуллар, буыннардагы авыртуны баса, кислород, матдәләр алмашы яхшыра, иммунитет белән нерв системасына уңай йогынты ясый. Безгә, гадәттә, баш авыртканда, кан басымы югары булганда, ялкынсынулар борчыганда, бил сызлаганда киләләр. Умыртка баганасы бүсерен хиҗама гына бетерми, билгеле, ләкин ул авыртуны баса. Чөнки вакуум ясау мускуллардагы спазмнан арындыра. Хәзер күп кенә спортчылар да банка куйдыра. Күп шөгыльләнгәч яки ярыштан соң мускулларда “молочная кислота” (лактат) җыела һәм аны тизрәк таратырга кирәк, бу уңайдан вакуум бик отышлы. Ә инде тәнгә җәрәхәт ясаганда, ягъни вак кан тамырларын кискәндә, үзәк нерв системасына импульслар китә һәм баш мие шуңа җавап буларак күп системаларның эшчәнлеген активлаштыра. Хиҗаманы үзебезнең балаларга да кулланган бар: иммунитетлары зәгыйфьләнгәндә, берничә генә җәрәхәт ясау да — организмны стимуллаштырып җибәрү өчен менә дигән этәргеч. Күпләр хиҗамадан соң: “Тынычланып калдым”, — ди. Чөнки тәне җәрәхәтләнгәндә, кеше азмы-күпме стресс кичерә һәм шуңа җавап буларак организм, без тизрәк тынычлансын өчен, матдәләр эшләп чыгара. Хроник авырулы бер пациентым бар. Ул: “Дару тәндәге авыртуны басмый, ә хиҗама булыша”, — ди. Бу әлеге процедура вакытында авыртуны баса торган табигый фермент — азот оксиды бүленеп чыгу белән аңлатыла да инде. Җәрәхәт ясаганда кан тамырлары да киңәя һәм кан басымы җайлаша.
— Җәрәхәтне тәннең кайсы урынына ясауның да хикмәте бармы?
— Күп очракта хиҗама аркага ясала, чөнки төп нокталар шунда урнашкан. Күпләр хәзер аллергиядән интегә. Андый вакытта организмнан аллергеннарны чыгару өчен, өстәмә рәвештә борын янына һәм маңгайга куела. Кемнеңдер башы маңгай турысыннан авырта. Хиҗаманы да маңгайга ясыйбыз.
— Косметология максатында биткә дә хиҗама ясыйлар, дип беләм. Дөрестән дә шулаймы?
— Әйе, без дә әлеге ысулны кулланабыз. Биткә ясауның методикасы, гомумән, башка. Бу — озак процедура, ике сәгатькә сузыла. Биткә ясалган хиҗамадан соң җыерчыклар тигезләнә, тире кара нокталар, бетчәләрдән чистара.
— Өченче этап — кан чыгару, дидек. Аның файдасы нидә?
— Бөтен нәрсә — кислород, туклыклы матдәләр, токсиннар, шикәр, аллергеннар, гормоннар һ.б. — барысы да канда. Процедура барышында кан белән алар да чыга. Бу вакытта тән астында урнашкан лимфа системасы да чистара, организмда кан ясалу процессы яхшыра. Пациентларыбыз да, яңадан туган кебек булдык, ди, үзләрендә җиңеллек, рәхәтлек сизәләр.

“ИҢ МӨҺИМЕ — ЗЫЯН САЛМАУ”
— Хиҗама ясатканчы анализлар бирергә, тикшеренүләр узарга кирәкме? Кемнеңдер гемоглобины түбән булырга, кан чыгаргач, ул тагын да төшеп китәргә мөмкин бит.
— Һәркем анализ тапшырып, сәламәтлеге турында белеп торса, бик яхшы. Без, килгән һәркемнән сорашып, анамнез төзибез. Гемоглобины, кан басымы нинди — барысын да белешәбез. Гомумән, гемоглобины түбән кешенең хәле йөзенә чыга: башы әйләнә, аяк-куллары туңа, күзенең агы зәңгәрләнгән кебек була, ягъни эчке халәте тышкы билгеләрдә дә чагыла. Кайберәүләрнең гемоглобины да түбән, башы да авырта. Андый вакытта башка кан бара торган ноктага бер яки ике банка кую авыртуны басарга булыша, сәламәтлеккә бернинди зыян килми. Беренче ясатканда кан күп чыга икән, банканы шулай ук күп куймыйбыз. Күп кан чыгарудан файда юк, иң мөһиме — зыян салмау.
— Кемдер, хиҗама ясатып карадым, бернинди сихәтен тоймадым, ди. Процедураның тәэсире шундук сизелергә тиешме, әллә моның өчен берничә сеанс үтү кирәкме?
— Хиҗама — курс белән уздырыла торган процедура, бер ясаттың да бөтен авыруларыңны оныттың түгел. Әйе, беренче процедурадан ук кемнеңдер хәле яхшыра. Кемдер ике атнадан соң тагын килә һәм тәэсирен шунда гына сизә. Ягъни хиҗама ясауның үз протоколы бар. Уртача бер сеанста тугыз-унике банка куела, курс өчен 4-5 процедура кирәк. Кайчак үземә дә: “Рафил, хиҗама ясаткач, шул-шул авыруым бетүенә гарантия бир”, — диләр. Андый гарантияне бер генә табиб та бирә алмый. Чөнки сәламәтлек күп факторга бәйле. Аллаһы Тәгалә: “Сезгә авыру белән бергә дәвасын да бирәм, шул дәваны эзләгез”, — ди. Шуңа да белеп торсак иде: кемгәдер — хиҗама, кайберәүләргә — сөлек, өченчеләргә дарулар булыша.
— Хиҗама профилактика максатында да кулланыламы?
— Гадәттә, чирләр, кеше утыз яшьтән узгач, үзләрен сиздерә башлый. Бу вакытта өч айга бер хиҗама ясатсаң, файдасы тими калмый. Белгечләр әйтүенчә, профилактика өчен ясату хәтта яман шеш күзәнәкләре барлыкка килүдән дә саклый.
— Кайсы авырулар вакытында хиҗама тыела? Әйтик, яман шеш булса, бу ысулны кулланырга ярыймы?
— Яман шеш булганда, кешегә химиотерапия билгелиләр. Ә ул организмга тискәре йогынты ясый, аны зәгыйфьли. Нәкъ менә химиянең зарарыннан дәвалану максатында хиҗама ясатырга мөмкин. Әмма бу бөтен кешегә дә килешә, ярый дигән сүз түгел. Һәр очрак аерым игътибарга лаек һәм табиб белән киңәшләшү таләп ителә.
— Хиҗама ясаганда массаж ни өчен кирәк?
— Әйе, пациентларыма иң элек массаж ясыйм. Ул тәндәге киеренкелекне бетерә, кешене тынычландыра. Чөнки күпләр безгә килгәндә, кан чыгарудан курка. Ә инде массаж, организмга уңай тәэсир итеп, хиҗаманың да нәтиҗәлелеген арттыра. Бу ике процедура бер-берсен тулыландыра. Пациентлар сорагач, фитомичкәләр дә алып куйдым. Анда кеше үлән төнәтмәләренең парында утыра.

“ДАРУ ҮЛӘННӘРЕН БАКЧАДА ҮСТЕРӘМ”
— Сезгә килгән пациентлар: “Шифалы үләннәрдән әзерләнгән тәмле чәй эчтек, үзебез белән дә алып кайтып киттек”, — дип сөйли. Үләннәрне кайдан җыясыз?
— Үзем үстерәм. Яз көне өйдә тәрәзә төпләре үлән үсентесе белән тула, яктылык җитми башлагач, парник ясап куйдым, аларны шунда күчерәм. Кемдер кыяр-помидор үстерә, ә мин дару үләннәре! Чөнки миңа кирәкле кайберләре бу якларда юк. Әйтик, безнең җирлектә ромашканың төре биштән арта, ә мин “аптечный” дигәнен файдаланам. Эзләп йөргәнче, үстерү кулайрак. Егерме сутый җир сатып алган идем, шуның ун сутыенда берничә төрле шалфей, ике төрле мелисса, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, дүрт-биш төрле бөтнек һ.б. үсә. Бу үләннәрне фитомичкәләрдә дә кулланам, алардан шифалы чәйләр ясыйм. Урманнан иван-чәй җыям, тик быел таба алмадым. Тубылгы (таволга), гөлбадран (пижма), меңьяфрак та киптерәм. Үләннәр белән дәвалау буенча белем эстәдем. Чөнки аларны белеп куллану мөһим.

“ХОЛКЫҢНЫ ЯХШЫРТЫП, КҮП НӘРСӘНЕ ҮЗГӘРТЕРГӘ МӨМКИН”
— Рафил, бик нечкә мәсьәлә булса да, сорамый кала алмыйм. Син диндә күптәнме?
— Ун елдан артык. Миңа 25 яшь вакытта рамазан ае җәй уртасына эссе чорга туры килде. Шуңа да карамастан, ураза тотарга уйладым. Беркөнне шулай җиләк җыярга барышлый сәдака салырга дип мәчет янында туктадым. Берәү ишектән башын чыгарды да: “Монда кадәр килгәч, әйдә, керми китмә”, — дип эчкә узарга чакырды. Бу үз гомеремдә беренче мәртәбә мәчеткә аяк басуым иде! Ул чагында әле безнең гаиләдә дин тотучы юк, әби-бабайлар да намазда түгел. Мәчеткә чакырган кеше шунда ук, тәһарәт алу тәртибен өйрәтеп, бергә намазга басарга әйдәде. Уразада икәнемне белгәч, кичен ифтарга дәште. Берәр ай мәчеттәге дин кардәшләрем белән бәхәсләшкәннән соң, алар мине Аллаһ барлыгына ышандыра алды, инандырырлык дәлилләр китерде. Шушы бер ай эчендә бик үзгәрдем. Дөрес, туганнар мине сектага эләккән дип сөйләде, аңлап бетермәделәр. Бу үзенә күрә сынау вакыты иде. Ләкин алга таба, миндәге уңай үзгәрешләрне күреп, аларга булган хәерле мөгамәләмне тоеп, барысы да җайланды. Үз холкыңны, әдәп-әхлагыңны яхшыртып, күп нәрсәне үзгәртергә мөмкин икән. Хәзер инде, Аллаһка шөкер, күп туганнарым минем арттан ияреп, намазга басты.
— Танышканда Гөлия дә диндә идеме?
— Юк. Без кич чыккач таныштык, аны клубтан озата кайттым. Ул вакытта Гөлия мәктәптә генә укый иде. Мәктәпне тәмамлагач, медицина университетына укырга керде. Соңгы курста өйләнештек. Хәзер тормышыбызны ямьгә күмеп, ике улыбыз үсеп килә. Аларны да дин өйрәткәнчә тәрбияләргә тырышабыз.
— Рафил, кызыклы әңгәмәгез өчен Аллаһның рәхмәте булсын! Уңышлар телибез!
Гүзәл САБИРОВА.

 

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх