Агрофирмаларда, фермер хуҗалыкларында урып-җыю эшләре гөрли. Күпләр арпа, борчак кебек культураларны алып бетерде. Җирләр сукаланды, ашлык амбарларга кайтып урнашты. Бүген күбрәк бодай суктыралар. Тик һава торышы кыр батырларына җәелеп эшләргә ирек бирми. Башта кояш кыздыра, артыннан ук кара болыт килеп, яңгыр коеп, комбайннарны басудан куып та кайтара. Эш тоткарлана, юеш бөртек өстәмә мәшәкать тудыра. Ашлыкны урнаштыру да җиңел түгел. Кайчак аны сату хакы үзкыйммәтеннән дә очсызгарак чыга.
Быелгы уңыш, бәяләр ничек? Һава торышы кыр эшләренә ничек тәэсир итә? Авыл хуҗалыгындагы хәлләрне белешеп алдык.
Камияр БАЙТЕМИРОВ, Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе:
— Бүгенгә республикада 3 миллион тоннадан артыграк бөртекле культура җыелган, диләр. Әлегә нәтиҗәләр ясарга иртә, урып-җыю эшләре дәвам итә. Хәзер сентябрь керә. Һава торышы августтан начаррак булмаса ярый.
Бәяләр турында күп сөйләргә мөмкин. Ашлык хаклары түбән. Фермерлар зарланмый инде. Зарлану этабыннан үттек… Күбесе кредит алмый, ничек тә үзләре өстерәп, ерып барырга тырыша. “Министрлыкка һаман “тутырылган” исәп-хисап биреп, үзебезгә бәла генә эзлибез, документ эшләре дә арыта”, — дип, крестьян-фермер хуҗалыгыннан шәхси ярдәмче хуҗалык статусына күчеп эшләүчеләр дә бар. Ничек тә тырышалар. Фермерларга “Афәрин!” генә дибез, чөнки анда иң чыдамнар гына эшли ала.
Тимур САФИН, Тукай районы Мерәс авылының “Салих Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе” ҖЧҖ директоры урынбасары:
— Һава торышының уңыш җыярга мөмкинлек биргән һәр сәгатендә, минутында тизрәк басуга чыгу ягын карыйбыз. Көзге культураларны вакытында җыйдык, Аллаһка шөкер. Уңышлары да сөендерде. Язгыларын азрак авырлык белән алабыз. Көн саен диярлек яңгыр явып тора. Безнең Тукай районында, мәсәлән, августта өч айлык норма яңгыр яуды дип исәплибез. Ничек тә җыярга тырышабыз инде.
Шәүкәт АЙМӘТОВ, Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылы фермеры:
— Моңа хәтле печән, ашлык үстерә идем. Хәзер бер сутый да җирем юк. Алар рәсмиләштерелмәгән иде. Ул чакта агрофирма вакытлыча кулланырга биреп торды. Хәзер бездә яңа агрофирма. Бөтен җирләрне документлаштырып, законлаштырып, үзләренә алдылар. 24 баш сыер, бозаулар асрыйм. Арпа, бодайны сатып алып ашатам. Кышны шулай чыктым. Безнең якта арпаны 9-10 сумнан саталар. Бодай сатучылар да күренә, 10 сумга тәкъдим итәләр. Бу бәяләр кыйбат түгел. Сөтне урнаштырып торабыз. Авыл халкыннан — 30, миннән, күпләп тапшырганга, 32 сумнан җыялар.
Данил НӘБИУЛЛИН, Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы фермеры:
— Урып-җыю эшенә яңгырлар комачаулый. Әлегә әллә ни әйтеп булмый.
Салават САФИН, Чистай районы Гаделша авылы, “Сафин” КФХ җитәкчесе:
— Кәбестә, суган үстереп сата идек. Ул эшне туктаттык. Отышлы да түгел, эшләргә кеше дә юк. Бөртекле культуралар белән генә эш итәбез. Рапс, көнбагыш, арпа, бодай үстерәбез. Яңгырларга хәтле күбесен җыеп урнаштырдык. Шуңа сыйфатына зыян итмәде. Уңыш яхшы. 1 гектарга чама белән 50 центнер бөртек чыкты. Безнең якларда арпа, бодайны 10 сум 50 тиеннән алгалыйлар. Үзебез сатарга ашыкмыйбыз әле.
Инсаф ДАУТОВ, Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы фермеры:
— 200 гектар җирем бар. Арпаны бераз гына җыеп бетерәсе калды. Ә бодайга тотынмаган да. Яшел әле. Яңгырлар эшләргә ирек бирми. Анысы бездә генә түгел, ил буенча инде. Бөртекле культураларның чыгышы яхшы: арпа 1 гектарга чама белән — 35, бодай 40 центнер чамасы чыга. Ашлыкны сатмыйм. Эре терлекне бик күп асрыйм. Аларга тотам.
Нина АГАПОВА, Әлки районы Базарлы Матак авылы, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе:
— Җирләребез бар. Анда печән генә үстерәбез. Сыерларны күп асрыйбыз. Бөртеклеләрне сатып алабыз. Таныш фермерлар ашлыкны китереп бирә, складыма бушатып китә. Ул яктан җайлы: барып эзләп, төяп йөрисе юк. Әлегә: “Сатабыз”, — дигәннәре ишетелмәде. Көзен ел әйләнәсе җитәрлек ашлык алып куйсаң, билгеле, отышлы. Аннары бәяләре арта башлый. Язга таба 14 сумнан алдык. Әмма көзен берьюлы 15 әр тонна бөртек сатып алырга акчасы да, сакларга урыны да кирәк бит әле. Күбрәк арпа алабыз. Солы үстерүчеләр бик күренми. Өченче ел ерактан китереп сатканнар иде, яхшы булды. Узган ел арпа белән бодай гына алдык. Быелгы бәяләргә килгәндә, уңышны иң беренчеләрдән булып җыя башлаучылар 12 сумнан сатарга тотынган иде, аннары 9 сумга хәтле төшерделәр. Алга таба ничек булыр.
Венера АБДУЛЛИНА, Әтнә районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе икътисадчысы:
— Әтнә районы буенча 70 % җирдән уңыш җыелды. Бөтен бөртекле культуралар чыгышының уртача күрсәткече — 1 гектарга 47,2 центнер. Арыш, көзге бодай, борчак, тритикалены (бодай һәм арышны катнаштыру юлы белән барлыкка килгән бөртекле культура) сугып бетерделәр. Арпаның 82 %ы җыелган (48,4 центнер уңыш белән). Хәзер бодай сугып бетерәсе калды. Быел урып-җыю эшләрендә берәүгә дә җиңел түгелдер. Көн аяз булу белән комбайннар чыга. Әмма ашлык дымлы кайта. Аны киптерәсе бар. Моның өчен киптергечне кушарга, газ ягарга… — бу өстәмә чыгым, мәшәкать. Күрсәткечләр ягыннан районда “Тукай” (75 % урып-җыю беткән. Уртача уңыш — 1 гектарга 57,3 ц), “Таң” (69 % урып-җыю беткән. Уртача уңыш — 52,4 ц) һәм “Ленин” (78 % урып-җыю тәмамланган, уртача уңыш — 48,9 ц) хуҗалыклары алда бара. Әле чыгыш алай гына булмас иде. Быел кырларда югалтулар да булды. Барына шөкер итәбез. Агрономнар: “Аллаһка тапшырдык. Йөрәкләребез уч төбендә”, — дип йөри. Бәяләргә килгәндә, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төгәл хакларны әйтми әле. Халык, арпа 8-10 сум, ди. Бодайны әлегә белмибез. Ашлык үстерү бик кыйммәткә төшә, чыгымнары күп: җиргә ашлама керә, өч тапкыр эшкәртелә… Ашлама, ягулык, техникага запас частьлар һәм башкаларның хакы гел артып тора. Ә ашлык бәясе еллар буе бер урында тирбәлә. Шуңа язын сатарга тырышабыз.
P.S. Агрофирмаларга, фермер хуҗалыкларына нинди генә авыр шартларда эшләргә, төрле сынаулар үтәргә туры килми. Уңышны ничек тә югалтуларсыз, вакытында җыеп алырга, кыенлыкларсыз урнаштырырга насыйп булсын дип телибез.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Бу арада күпчелек фермерлар арпа сата. Төрле якта бәяләр төрлечә. 1 кг ашлыкны 8-12, хәтта 15 сумнан урнаштыручылар бар. Әлкидәге кайбер укучыларыбыз, мәсәлән, 8 сумга алган. Кама Тамагы, Кайбыч, Буа, Чүпрәле якларында күпчелек 10 сумнан саткан. Бодай сатучылар әле азрак ишетелә, чөнки урып-җыю эшләре дәвам итә. Анысын 10 сум 50 тиен-12 сумга тәкъдим итүчеләр бар, дип белдерделәр безгә.
Фото: aksakalko/123rf.com