Әлеге җырчыны мәктәп елларыннан ук телевизор экраннарыннан карап, радиодан тыңлап беләм. Аның репертуарындагы “Елмай, елмай”, “Кызлар перчатка түгел”, “Кара күзем син” кебек җырларын әле дә ишетергә була. Сүзем Татарстанның атказанган артисты Сәнифә РАНГУЛОВА турында. Аның белән күптәннән әңгәмә корырга хыяллана идем. Ниһаять, максатыма ирештем.
— Сәнифә апа, сез Пермь крае Барда районы Күчтәнти авылында Сәкинә апа белән Шәрифҗан абый гаиләсендә үскәнсез. Балачак хәтерегездә ничек саклана?
— Без гаиләдә дүрт бала: абыем Суфый, апам Сафия, мин, сеңлем Зәмирә үстек. Сабый чакны сорагач, шул рәхәт вакытлар исемә төште. Аеруча җәй башын сагынып көтеп ала идек. Чөнки әти белән әни елга бер тапкыр Сабантуйга дип барыбызга да яңа күлмәк тектерә иде. Ул заманнарда әзер күлмәкләр юк иде бит. Рангуловлар фамилиясе безнең авылда бик күп. Казанда адаш фамилиямне, киресенчә, сирәк ишетәм.
— Соңгы елларда төрле төбәкләрдә үтә торган Сабантуйларда актив чыгыш ясыйсыз. Аннан нинди хис-кичерешләр белән кайтасыз?
— Халкыбызның милли бәйрәмнәрендә ел саен катнашуыма шатланып бетә алмыйм. Аны зарыгып, көтеп алабыз. Быел Свердловск өлкәсе Ревда, Пермь крае Лысьва шәһәрләрендә, Рязань өлкәсе Бустан авылы Сабантуйларында милләттәшләребез алдында җырладым. Бустан авылына нигез салуга быел 510 ел тулды. Аннары Свердловск өлкәсе Ревда шәһәрендә урнашкан “Демидов-үзәк” музеена тукталып үтәсем килә. Ул — тау башында урнашкан бик зур бина. Музейда Уралда металлургия үсешенең тарихы җентекләп күрсәтелгән. Шуңа да Ревдага барсагыз, анда гаиләләрегез, балалар белән кереп чыгарга киңәш итәм. Узган ел Кемерово өлкәсе Анжеро-Судженск шәһәрендәге Сабантуйда эшләргә туры килде. Анда олы яшьтәге ханымнарның такмаклар әйтүенә игътибар иттем. Элек Күчтәнтидә кич утырганда әти-әниләр, әбиләребез дә аларны башкара иде. Ләкин бу такмакларның сүзләре күп җирдә онытылып бара. Шунлыктан такмак җырлаганнарын телефоныма да төшереп алдым. Бәлки, киләчәктә аларны үзем дә башкарырмын әле. Гомумән, чит өлкәләрдә милли бәйрәмнәрдә эшләү — зур бәхет. Теге яки бу шәһәр, өлкә белән якыннан танышасың, экскурсияләрдә буласың. Аларның визит карточкаларын күреп сөенәсең. Чара тәмамланганнан соң, чәй эчеп, сөйләшеп утырабыз. Алар да Татарстанда булулары, нинди конкурсларда катнашулары турында бәйнә-бәйнә сөйләп, матур хатирәләр белән уртаклаша. Соңыннан, Казанга кайткач та, яңа танышлар белән аралашуны дәвам итәбез. Бу иҗат кешесе өчен аеруча мөһим.
— Сез күп еллар йога белән актив шөгыльләнәсез…
— Әйе, һәр иртәмне йога белән башламасам, көннең башы юк кебек була. Йоганың бик тә файдасын сизәм, рәхәтлек тоям.
— Элек туганнарыгыз Пермьдә кибетләр тотты. Сез дә ковид вакытында алар янына кайтып булыша идегез. Хәзер бу эшне кем алып бара?
— Маркетплейслар чәчәк аткан чорда яшибез бит, шунлыктан быел кибет ябылды.
— Әниегез Сәкинә апа да бик яшьли китеп барган…
— Әнием миңа 17 яшь булганда кулымда үлде. Әнинең өч елга якын бавыры авыртты. Аны көндез Барда хастаханәсенә алып киттеләр. Ул чирләп булса да аягында йөри иде әле. Кичке якта хәле авыраеп китте, сөйләшми башлады. Бер яктан икенче якка борылып ятты. Күңеле болганды. Сөлгеләр куеп, сөртеп тордым. Ярты сәгать борчылып ятты. Укол да кадап карадылар, файдасы булмады. Әни вафат булган көн — яңгырлы август ае иде. Әни минем белән Казанга килгән кебек. Чөнки төшләремә еш керә. Әтием Шәрифҗан әни үлгәннән соң 25 ел яшәде. Әтинең тавышы бик көчле, көр булды. Ул кычкырып җырласа, урам яңгырап торыр, һәрчак яныннан кеше өзелмәс иде.
— Сәнифә апа, тормышыгызда нинди яңалыклар бар?
— Шәхси тормышымда зур яңалык юк. “Ирек мәйданы” газетасын укучыларга һәм үземә, тормышта яңалыклар булса — яхшылары гына булсын, дигән теләктә калам, һәр көннең матурлыгын күреп яшик…
Арыслан ГӘРӘЕВ.