• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 02.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“БЛОГЕР БУЛАМ, ДИП ТЫРЫШЫП ЙӨРГӘНЕМ БУЛМАДЫ”

“БЛОГЕР БУЛАМ, ДИП ТЫРЫШЫП ЙӨРГӘНЕМ БУЛМАДЫ”

Кукмара районы Чура авылында гомер итүче Василий ИВАНОВ — алдынгы “Вахит” ҖЧҖ механизаторы. Берничә ел элек, үзе дә сизмәстән, блогер булып китте. “Сәлам, дуслар!” — дип башлый ул видеоларын. Татар телендә, гади итеп, авыл хуҗалыгы тормышын, техника, басу-кырлардагы эшчәнлекне күрсәтеп барган тракторчы-блогер юк иде әле. Кызуда тузан эчендә эшләгәндә дә, күңелле итеп төшерә, вакыты тыгыз булуга карамастан, контент ясарга җай таба. Кайбер социаль челтәрләрдә язылучылары 61 500 гә җитте.
— Беркайчан да, блогер булам, дип тырышып йөргәнем булмады. Видеолар куя идем, кеше карый башлады. Ошаттылар, язылырга тотындылар, — дип сүз башлады Василий. — Кайбер блогерлар, реклама бирсеннәр өчен, кеше санын арттырасы иде, дип тырыша. Минем бер кешегә дә, язылыгыз әле, дигәнем булмады.

“САРЫ “К-700”ДӘ ЭШЛӘЯЧӘКМЕН, ДИП ЙӨРГӘНМЕН”
Василий кечкенәдән тракторчы булырга хыяллана. Балачагында әйткән сүзләрен авылдагы олы агайлар хәзер дә көлеп искә ала икән. “Үскәч, сары “К-700”дә эшләячәкмен”, — дип йөргән малайның теләге чынга ашкан. “К-700”дә дә, башка күптөрле техникада да эшләргә туры килә аңа. Мәктәптә IX сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1993-1996 елларда Янил авылындагы СПТУда укый. 1995 елда,
II курсны тәмамлагач, тракторда эшли башлый.
— “ЮМЗ” иде ул. Бергә укыган дус егет белән икебезгә бер трактор бирделәр. Башта аны үзебез ремонтлап рәткә керттек, аннары көзгә хәтле басуда эшләдек, — дип искә ала Василий ул чакларны. — Ярты ел тирәсе “ГАЗ-53” машинасында шофер булып та эшләдем. Берәр ай “КамАЗ”да йөрдем һәм армиягә киттем. Кайткач, иң беренче “МТЗ” (“Беларус”), аннары “Т-150”, “К-700”, “К-704” тракторларында эшләдем. Һәрчак чәчү, сукалау эшләрендә катнаштым. Хәзерге вакытта “Клаас” тракторында мин. Бу арада сабан белән җир сукалау эшләрендә кайныйбыз.
— Хәзер күпчелек яңа техникадыр? Элеккегә караганда, эшләве җиңелрәк, дип әйтеп буламы?
— Хәзерге техника куәтле инде, заманча. Колхозга яңа техника кайтып тора. Быел да шактый яңартылды. Узган ел һәм аннан алдарак комбайннар да кайтты. Эшне җиңеләйттеме дигәндә, анысын бер дә әйтә алмыйм. Элек “МТЗ”ларны иярләгәндә, эштән соң урманнан агач та ташыдык, хуҗалык эшләренә дә күп вакыт кала иде. Хәзер, ничектер, колхоз (Василий белән элеккечә “колхоз” дип сөйләштек — Л.Й.) эшеннән кала, хуҗалык техникасы белән бүтән нәрсә эшли алганыбыз юк. Бушап булмый.
— Техниканы гел үзең ремонтлыйсыңмы?
— Тракторның вак-төяк җирләрен, тагылган агрегатларын гына үзебез карыйбыз. Зур төзәтү эшләре булганда, сервис-бригада килеп ремонтлый, майларны да шулар белән бергә алыштырабыз.
— Агрофирмада хезмәт хаклары ярыймы соң?
— Хәзерге вакытта хезмәт хаклары бик әйбәт. Ахыргы өч елда сизелерлек артты. Хезмәт хакына кызыгып, башкалар да кайткалый башлады. Дөрес, эш күп инде, җиңел түгел.

“МАРАТ ГОТЫФ УЛЫННАН — ШӘП СӘГАТЬ!”
Василийның тормыш иптәше Алиса — Кукмара кызы. Аның әнисе тумышы белән Чураныкы икән. Алиса авылга әбиләренә кунакка кайтып йөргән. Шунда танышып, очрашып, гаилә корганнар. Ивановлар бер ул, бер кыз үстерә.
— Бераз авыл тормышы белән дә таныштырсаң иде, Василий. Төпләнеп калыр өчен шартлар җитәрлекме? Яшьләр бармы?
— Бөтен нәрсә бар: мәктәп, балалар бакчасы эшли, күп урында юлга асфальт җәелгән. Тагын кайбер урамнарга салыначак. Дөресен әйткәндә, колхозлар сафта булган җирдә генә авыллар яхшы сакланып калды бугай инде. Колхоз эшләсә, авыл яши. Бездә җитәкчелек, яшьләрне авылда калдырырга тырышып, училищеларда махсус стипендия түләтеп укыта. Калганы кала инде. Шәһәргә чыгып киткәннәренең күбесе кире кайтмый, шунда эшкә урнаша.
— Блогерлык эшеңне бүген дә актив алып барасыңмы?
— Тыелган социаль челтәргә ике айлап кергәнем юк. Телефон ватылганнан соң, яңасын алдым. Күп әйберне күчереп тә булмады. Ничә төрле “ВПН” белән керергә маташам, берсе белән дә кереп булмый, юньләп эшләми. Видео, фотоларны хәзер ешрак Ватсап статусларына куям. Телефон номерым булганнар шуннан карый.
— Сине хәтта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының элекке министры Марат Әхмәтов та белә икән?
— Блогер булу, бер яктан, рәхәт булды. Кая барсаң да таныйлар, күп җирдә ташлама бирәләр. Кайберләре реклама куярга сорый. Матди як дигәндә, шул реклама куйсаң гына акча керә инде. Болай, блогер булган өчен дип, түләп утыручы юк.
Марат Готыф улы Әхмәтов белән шәхсән таныш. Мине танып белә, дип әйтимме инде. Видеоларымны да караганы бар икән. Ул сәгать бүләк иткән иде. Шәп сәгать! Бик ошаттым. Әле батареясы беткән. Шуңа туры килә торган батарея алып куярга вакыт булмады. Картина да бүләк иткән иде. Анысы өйнең түрендә эленеп тора.
— Техникадан тыш нинди хоббиларың бар?
— Хоббиларга хәзер вакыт бөтенләй юк. Хуҗалыкта да эш күп. Узган ел өйнең стенасы белән түбәсен яңартып эшләп чыктык. Колхоз бик булышты. 1 миллион сум күләмендә процентсыз кредит бирделәр. Ул сумманы банктан ала башласаң, күпме арттырып кайтарырга кирәк. Анысы өчен дә хуҗалык җитәкчелегенә рәхмәт! Аңлашып, килешеп, ярдәмләшеп эшлибез. Иң мөһиме — сәламәтлек булсын. Һәрбарчабызга тазалык, иминлек телим.
Лилия ЙОСЫПОВА.

 

 

Хәбәрләр

Биектауда әкәм-төкәмнәр үрчетү фермасы ачылган.

1 октябрьдә китап сөючеләр өчен XXXIII “Әдәби марафон” башланды.

Язучы Әхәт Гаффар иҗатына багышланган сайт ачылды: gaffar.ru

4 октябрьгә кадәр “Тәңкә атналыгы” уза — банкларда тәңкәләрне банкнотларга алыштырып була.

11-12 октябрьдә Казанда М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры гастрольләре уза.

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 1 октябрьдә башлана.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ЭКРАНДА БИК ҖИТДИ ҺӘМ УСАЛ КҮРЕНӘСЕҢ, ДИЛӘР”
Сәхнә арты

“ЭКРАНДА БИК ҖИТДИ ҺӘМ УСАЛ КҮРЕНӘСЕҢ, ДИЛӘР”

by irekmanager irekmanager
5 февраля, 2024
“БЛОГЕР БУЛАМ, ДИП ТЫРЫШЫП ЙӨРГӘНЕМ БУЛМАДЫ”
Тырышкан табар

“БЛОГЕР БУЛАМ, ДИП ТЫРЫШЫП ЙӨРГӘНЕМ БУЛМАДЫ”

by irekmanager irekmanager
25 сентября, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ҖИҢЕЛМЕ, КЫЕНМЫ, БЕЛМИМ… — БЕЗГӘ РӘХӘТ”
Сәхнә арты

“ҖИҢЕЛМЕ, КЫЕНМЫ, БЕЛМИМ… — БЕЗГӘ РӘХӘТ”

by irekmanager irekmanager
25 июня, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru