Алсу ФАЗЛЫЕВА, җырчы:
— Ниһаять, машина йөртә башладым. Элек курка идем, гел Азатка таяндым. “Җитте, йөртүчең булудан туктыйм, мә “Мерседес”ны, үзең йөр,” — диде Азат. Хәзер шәһәрдә дә рәхәтләнеп йөрим. Авылга да кайтып киләм. Ике яңа җырга клип төшердек. Киләсе елның 7, 8 мартында Казанның “Уникс” концертлар залында тамашабызны күрсәтәбез. Олы улыбыз Аяз — X, уртанчы улыбыз Ильяс VI сыйныфка китте. “Апуш” балалар студиясенә йөри. Ашарга пешерү белән мавыга. Социаль челтәрдә үз битен ачты, халыкка ошый.
Казанның Салмачы бистәсендә үз йортыбыз белән яши башлауга 3 ай тулды. Бик рәхәт икән. Саф һава сулыйбыз.
Тиздән Төркиягә җыенабыз. Эше дә, ялы да бергә булачак