• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 03.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәламәтлек

“АСТМА ВАКЫТЫНДА ТЫН КЫСЫЛА”

“АСТМА ВАКЫТЫНДА ТЫН КЫСЫЛА”

An elderly woman in the park with allergies has a runny nose and sneezes near trees

Бронхиаль астма — киң таралган авыруларның берсе. 1980 еллардан соң илдә астма белән чирләүчеләр сизелерлек арткан, моны экологик вәзгыять белән дә бәйләп аңлаталар. Астманың билгеләре нинди, аны дәвалап буламы? Бу авыруны кисәтү, дәвалау хакында Казанның 21 нче сырхауханәсендә терапия бүлеге мөдире, табиб Илүзә КАМАЕВА белән сөйләштек.

“АВЫРУЧЫЛАР АРТА”
— Илүзә Фархулловна, астма белән авыручылар күпме? Бу нинди авыру?
— Бронхиаль астма — сулыш юлларының хроник ялкынсынуы. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда 350 миллион кеше бронхиаль астма белән авырый. Бездә дә, чит илләрдә дә астма белән чирләүчеләр саны арта. Аеруча балаларга астма диагнозы еш куела. Астма вакытында бронх мускуллары тарая, сулыш органнарындагы лайлалы тышча шешә, какырык арта, сулыш алу авырлаша, шуңа тын кысыла башлый.
— Авыруның билгеләре нинди?
— Астманың билгеләре: йөткерү, тын кысылу, гыжлау, сулыш алу авырлашу, муен, күкрәк мускуллары кысылу, иреннәр зәңгәрләнергә дә мөмкин.
— Психологлар бер-береңә үпкәләп йөрү, ачу саклау, стресс кичерү, гел негатив тоеп яшәү аркасында килеп чыккан авыруларны атадылар: яман шеш, шикәр диабеты һәм астма. Бу авыру нидән килеп чыга икән?
— Стресс, борчылу аркасында күп авырулар башланырга мөмкин анысы. Медицинада астманың килеп чыгу сәбәпләре берничә: беренчедән, һава пычрану. Бу бигрәк тә шәһәр җирендә сизелә. Экологиянең елдан-ел пычрана баруы яңалык түгел. Астма китереп чыгара торган тагын бер сәбәп — аллергеннар. Моңа чәчәк серкәсе, ризык, төрле дарулар, исләр, күгәрек, гөмбәчекләр, хайван йоны, тузан һәм башкалар керә. Астма нәселдән күчәргә дә мөмкин. Әгәр әти-әнинең берсендә астма булса, балаларында да бу авыру барлыкка килү ихтималы зур. Кайбер очракта сулыш юллары ялкынсынуын вакытында дәваламаганда, авыру астмага әйләнә. Тормыш рәвеше дә мөһим роль уйный. Тәмәке тарту, артык гәүдә авырлыгы астма килеп чыгуга сәбәп була ала. Салкын һәм дымлы һава, төрле инфекцияләр, авыр физик эш — барысы да астмага китерергә мөмкин.
— Тәмәке тарту, вейп астмага китерә аламы?
— Астма турында сүз барганда, кешенең нинди тормыш рәвеше алып баруы, йорттагы мохит — барысы да роль уйный. Тәмәке, вейп тарту сулыш юллары өчен генә түгел, бөтен организмга куркыныч тудыра. Тарткан кешенең тора-бара ишетү, күрү сәләте кими, калкансыман биз эшчәнлеге начарлана, йөрәк- кан тамырлары системасына зыян килә, тән тиресендә проблемалар күзәтелә, игътибар кими. Тәмәке тарту авыз куышлыгында, тамакта, үпкәдә яман шешкә китерергә мөмкин. Астмалы кеше тәмәке, вейп тартса, өянәге көчәюе бар. Хәтта тарткан кеше янында басып торырга да киңәш ителми. Бу бигрәк тә балалар сәламәтлеге өчен куркыныч.

“АСТМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА ДӘВАЛАП БУЛМЫЙ”
— Аллергия һәрчак астмага әйләнәме?
— Бу авырулар күп очракта бергә очрый. Астма килеп чыгуның бер сәбәбе дә аллергеннар бит. Әмма кемдәдер аллергия була, ә астма күзәтелми. Кайчак, киресенчә, астмалы кешедә аллергия булмаска мөмкин. Мондый астма, гадәттә, нәселгә, аллергеннарга бәйле түгел. Ул олы кешеләрдә күбрәк күзәтелә. Сәбәбе хатын-кызлардагы гормональ үзгәрешләр, тәмәке тарту, авыр шартларда эшләү, еш салкын тидереп авыру булырга мөмкин.
— Астма өянәге нинди сәбәпләр аркасында көчәя?
— Астмалы кешене өянәк тотып алганда, тыны кысыла башлый. Бу берничә минуттан берничә сәгатькә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Өянәк, гадәттә, аллергеннар белән контактка керсәң, чәчәк ату чорында серкә бүленеп чыкканда, авыр физик күнегүләр ясасаң, салкын һава тәэсирендә көчәергә мөмкин. ОРВИ белән авырганнан соң да күзәтелгән очраклар бар.
— Астманы тулысынча дәвалап булмый, диләр. Шулай да авыруның хәлен ничек җиңеләйтергә соң?
— Чынлап та астмадан да, аллергиядән дә тулысынча котылып булмый. Әмма астма белән яшәүчеләр җитәрлек. Авыруны контрольдә тоту, аллергеннар тәэсирен киметү уңай нәтиҗәләр бирә, саклану чараларын күргәндә, тулы тормыш белән яшәргә була. Астма вакытында нәтиҗәле дарулар бар. Иң мөһиме — бронхларда ялкынсынуны киметергә кирәк.
Тын кысылганда сулыш алуны җиңеләйтү өчен ингалятор, небулайзер кебек җайланмалар кулланыла. Пациент аларны дөрес куллана белергә тиеш. Һәр препаратның үз ингаляция техникасы. Бронхолитикларны үз белдегең белән контрольсез куллану куркыныч булырга мөмкин.

Астма вакытында спорт ярыймы?
— Астмалы кешегә спорт белән шөгыльләнергә ярыймы?
— Гомумән, астма вакытында физик күнегүләр ясау файдалы. Бу сулыш юллары мускулларын ныгыта, үпкә эшчәнлеген яхшырта, иммунитет өчен файдалы. Гәүдә авырлыгын нормада тотарга да булыша. Әмма чамасын белергә, саклык чаралары турында онытмаска кирәк. Авыр физик күнегүләр, зур спорт астма өянәге кузгалуга китерерлек булмасын. Шуңа да спорт белән шөгыльләнә башлаганчы табиб белән киңәшләшергә кирәк. Организм үзенчәлекләрен исәпкә алу мөһим.
— Астманы ничек кисәтергә?
— Иң беренче чиратта сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк: әйткәнемчә, тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр кулланмаска, юк-бар өчен борчылмаска, психик сәламәтлекне сакларга, чама белән физик күнегүләр, сулыш гимнастикасы ясарга, организмны чыныктырырга, саф һавада булырга тырышыгыз. Дөрес туклану да мөһим. Ризык төрле һәм витаминнарга бай булсын. Ысланган ризык, тозлы, артык баллы ашамагыз. Астмалы кешегә диета сакларга киңәш ителә.
Икенчесе — тузаннан арыныгыз. Яши торган бүлмәдә чисталык сакларга кирәк. Астма өянәген көчәйтергә мөмкин булган нәрсәләр: гөлләр, хайваннар, йомшак уенчыклар, аквариум һ.б. бүлмәдә булмаса яхшырак. Келәмнәр җәймәгез. Тузанны юеш чүпрәк белән сөртеп торыгыз. Бүлмәне гел чиста тотыгыз.
Серкәгә аллергия булганда, яз көне агачлар яфрак ярганда, үсемлекләр чәчәк аткан вакытта табигатькә чыкмасагыз яхшырак. Бу вакытта урамга күзлек киеп, борынга фильтр җайланмасы куеп чыгу ярдәм итә. Паркларда йөреп кергәч, юынырга, киемнәрне алыштырырга, борын эчен физиологик эретмә (физраствор) белән чайкарга киңәш ителә. Тәрәзәне ачмаска тырышыгыз. Эссе вакытта кондиционер кабызсагыз әйбәтрәк.
Колак, борын, тамак, башка йогышлы авыруларга күз йоммагыз, ахырга кадәр дәвалап бетерегез. Зур шәһәрләрдә, тузан, төтен, завод-фабрикалар эшләп торган районнарда яшәү дә хәлне катлауландыра.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Астма өянәге тотканда нишләргә?
Өянәккә китергән, астманы көчәйтә торган нәрсәләрдән ерак торырга тырышыгыз.
Бронхларны киңәйтә торган махсус ингаляторны һәрчак үзегез белән йөртегез.
Әгәр дә тын алу авырлашса, йөрәк тибеше ешайса (минутына 100 тапкырдан күбрәк), сөйләм аңлашылмый башласа, аң югалыр кебек тоелса, иреннәр зәңгәрләнсә, тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга кирәк.

Фото: © voronaman/123rf.com

Хәбәрләр

Биектауда әкәм-төкәмнәр үрчетү фермасы ачылган.

1 октябрьдә китап сөючеләр өчен XXXIII “Әдәби марафон” башланды.

Язучы Әхәт Гаффар иҗатына багышланган сайт ачылды: gaffar.ru

4 октябрьгә кадәр “Тәңкә атналыгы” уза — банкларда тәңкәләрне банкнотларга алыштырып була.

11-12 октябрьдә Казанда М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры гастрольләре уза.

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 1 октябрьдә башлана.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ЭКРАНДА БИК ҖИТДИ ҺӘМ УСАЛ КҮРЕНӘСЕҢ, ДИЛӘР”
Сәхнә арты

“ЭКРАНДА БИК ҖИТДИ ҺӘМ УСАЛ КҮРЕНӘСЕҢ, ДИЛӘР”

by irekmanager irekmanager
5 февраля, 2024
“БЛОГЕР БУЛАМ, ДИП ТЫРЫШЫП ЙӨРГӘНЕМ БУЛМАДЫ”
Тырышкан табар

“БЛОГЕР БУЛАМ, ДИП ТЫРЫШЫП ЙӨРГӘНЕМ БУЛМАДЫ”

by irekmanager irekmanager
25 сентября, 2025
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru