«Улыбыз балалар бакчасына 4 яшенә кадәр чиратта торды. Урын булмады. Хәзер балалар бакчаларына кытлык мәсьәләсе хәл ителеп килә кебек, аның каравы тәрбиячеләр җитми. Уку елы башында Казан һәм республика балалар бакчаларына меңгә якын тәрбияче, нянечка таләп ителә, диделәр”. Күптән түгел җырчылар Зинира белән Ризат Рамазановлар да социаль челтәрдә бу проблемага карата фикерен җиткерде.
“32 БАЛАГА — БЕР ТӘРБИЯЧЕ”
Зинира үзе дә бер ел тирәсе Казанның 162 нче балалар бакчасында эшләп алган. Бу мәсьәлә аңа яхшы таныш.
— Тәрбиячеләрнең хезмәт хакы аз. Ул гына да түгел, хәзер әти-әниләр белән эшләве авыр. Зинира декрет ялыннан соң балалар бакчасына эшкә чыгып тормады, — ди Ризат.
Рамазановларның уллары йөри торган Казан шәһәре Совет районының 167 нче балалар бакчасында тәрбиячеләр җитми.
— Улыбыз ник еш авырый соң, дибез, баксаң, төркемнәрендәге 32 балага бер тәрбияче икән. Алмаш булмаганга, ул ике смена эшләргә мәҗбүр. Барысын да киендергәнче, балалар тирләп бетә. Нянечка да юк. Аны күптәннән эзлибез инде. Игълан да биреп карадык. Берәү дә килми. Балалар бакчасы мөдире белән дә сөйләштек. Мондый хәл бездә генә түгел, бөтен Казанда, 23 мең сумга берәү дә килергә теләми, ди. Балалар — безнең киләчәгебез, дибез. Шулай булгач, ник бу сорауны хәл итмиләр? Каядыр миллионнар түгәләр. Кем моны хәл итә ала? — дип аптырый Ризат.
Социаль челтәрдәге мөрәҗәгатеннән соң, аңа баласын шәхси балалар бакчасына бирергә киңәш итүчеләр дә булган.
— Балабызны әни дә карый ала. Шәхси бакчага да бирергә мөмкин. Тик нигә әле мин, янәшәдә балалар бакчасы була торып, шунда йөртмәскә тиеш? Тәрбиячебезне яратабыз. Балабызның яшьтәшләре белән аралашып, җәмгыятькә яраклашып үсүен телибез, — ди Ризат Рамазанов.
ТӘРБИЯЧЕЛӘР ҖИТМӘҮ — ГАДӘТИ КҮРЕНЕШ
Кагыйдә буенча, бер төркемдә 2 тәрбияче булырга тиеш. Гадәттә, аның берсе беренче сменада төшкә кадәр, икенчесе төштән соң эшли. Тик 1 ставка булганда, хезмәт хакы 30 мең сум тирәсе генә чыга. Хезмәткәрләр җитмәгәнгә, хезмәт хакы да аз булганга, тәрбиячеләр 1,5-2 ставка эшләргә мәҗбүр.
— Мин ике смена эшлим. Әле дежур төркемнәр белән дә калам. Эш сәгатем иртәнге 7 дән 19.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Эш стажым 15 елдан артык. Категориям бар. Ай саен 30 мең сум кредит түлисем бар, шуңа өстәмә эшлим, — дип сөйли Казанның Г.Кайбицкая урамындагы бер балалар бакчасында эшләүче тәрбияче.
Лаеш районының Усад бистәсендәге балалар бакчасында нянечка булып эшләүче бер танышым, аена 24 мең сум алам, ди.
— Баланы урнаштырыр өчен, балалар бакчасына эшкә кердем. Хезмәт җиңел түгел. Идән, савыт-саба да юабыз. Балаларны киендерергә кирәк, җаваплылык зур. Тәрбиячеләр балалар белән эшләүдән тыш укулар, аттестация узалар, план төзиләр, хисап бирәләр, төрле чараларда катнашалар. Ишегалды җыештырырга, чәчәк утыртырга да аларга кушалар. Категориям дә, стажым да юк. Бер уңай ягы бар — баланы чиратсыз алдылар, ул гел күз уңымда, — ди.
ӨСТӘМӘ 10 МЕҢ СУМ
Казанның 358 нче балалар бакчасы коймасында былтырдан бирле “тәрбиячеләр, нянечкалар” эзлибез дигән язу тора.
— Быел да ике тәрбияче җитми әле. Икәү килделәр. Эш хезмәт хакында гына да түгелдер, җаваплылык, әти-әниләр белән эшләү — барысы да яшьләрне куркыта, — диделәр 358 нче балалар бакчасында.
Кадрлар җитмәү проблемасын педагогика көллияте студентлары хисабына хәл итәргә дә тырышалар. Сүз уңаеннан, быелның 1 сентябреннән яшь педагогик хезмәткәрләргә беренче өч ел дәвамында ай саен хезмәт хакына 10 мең сум өстәлеп түләнә. Тәрбиячеләрне җәлеп итәр өчен башка чаралар да җитәрлек.
Хезмәт хакы стажга да бәйле. Беренче, югары квалификация категориясе өчен түләү каралган. Хезмәт интенсивлыгы, туган телне укыту дәүләт бүләкләре һәм башкалар өчен өстәмәләр дә бар.
— “Физик яктан мөмкинлеге чикле балалар белән эшләүче иң яхшы педагог” исеменә былтыр 30 кеше лаек булды, аларга 100 әр мең сум түләнде. 50 яшькә кадәрге укытучыларга, тәрбиячеләргә кредитка алынган торакның беренчел кертемен түләү максатында 1 әр миллион сум сертификат бирелә. Моның өчен торакка мохтаҗ булырга, кимендә бер ставка эшләргә, 3 ел эш стажы булырга тиеш. Сертификатны алгач, кимендә 5 ел эшләргә кирәк. Арендага фатир алып торучыларга да компенсация каралган, — диделәр Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында.
АВЫЛЛАРДА КИРЕСЕНЧӘ
Ә менә районнарда тәрбиячеләргә эш җитми, чөнки балалар саны аз.
— Кама Тамагы районында ике балалар бакчасы. Безнең мәктәпкәчә белем бирү оешмасында элек бер төркемдә 32 бала иде. Хәзер 12-17 бала белән эшлибез. Бала табучылар аз. Яшьләр районда төпләнеп калмый, шәһәргә китә. Балалар бакчасында элек 12 төркем булса, хәзер 6-7 гә калды. Балалар аз булгач, төркемнәрне берләштерәләр, пенсия яшендәге хезмәткәрләрне эштән җибәрәләр, — ди Кама Тамагы районыннан бер тәрбияче.
Авыл җирендә эш бик юк. Шуңа да мөмкинлеге булган кеше белгечлеге буенча эшләргә тырыша. Авылда яшәүче тәрбиячеләрнең күбесе зарланмый, “Хезмәт хакын авыл җире өчен аз дип әйтеп булмый”, — диләр.
Яшел Үзән районы Норлат авылы балалар бакчасында барлыгы 5 төркем, шуның икесе ясле төркеме. Бакчада 80 гә якын бала исәпләнә, барлыгы 28 хезмәткәр эшли.
— Тәрбиячеләр, музыкаль хезмәткәр, рус теле укытучысы белән бергә без 10 га якын. Нянечкаларыбыз да җитәрлек. 11 нче ел биредә эшлим. Эшкә яңа килгән тәрбияченең хезмәт хакы, бәлки, азрактыр да, тик югары категорияле, эш стажы булган хезмәткәр аена 40-45 мең сум тирәсе эшли ала. Авыл җире өчен бу начар акча түгел. Шимбә, якшәмбе — ял көннәре. Авыл тәрбиячеләренә өстәмә 1300 сум түләнә. Балалар бакчасы мөдиренең эшне оештыра белүеннән дә күп нәрсә тора, — ди тәрбияче Илсинә.
Балалар — киләчәгебез, дибез. Димәк, аларның холкына йогынты ясаучы тәрбиячеләр дә иң яхшы, заманча карашлы, тәҗрибәле булырга тиеш. Кызганыч, бу өлкәдә сайлап алу түгел, булган хезмәткәрләрне тотып калу да бер проблема. Мәгариф системасы, хөкүмәт тәрбиячеләрнең дәрәҗәсен күтәрү өчен тагын да нәтиҗәлерәк чаралар күрер, бу мәсьәлә уңай хәл ителер дип ышаныйк.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
“Балалар бакчасында унынчы ел эшлим”
Укытучылар, тәрбиячеләр арасында ир-ат хезмәткәрләр сирәк күренеш. Ә менә Фирзәр Галеев унынчы ел Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында 10 нчы балалар бакчасында музыкаль җитәкче булып эшли.
— Көз көне хәрби хезмәттән кайттым да, эш эзләп, мәгариф бүлегенә юл тоттым. Миңа укытучы йә тәрбияче эшен тәкъдим иттеләр. Арча педагогика көллиятен тәмамлаган идем, балалар бакчасына урнаштым. Ярты гына көн эшлим. Калган вакытта түгәрәкләр алып барам, бәйрәмнәр оештырам. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит. Югары категориям бар, параллель рәвештә КФУда югары белем алдым. Хатыным да — балалар бакчасында тәрбияче. Акча күпме эшләсәң дә җитми инде ул, иң мөһиме — бәрәкәте булсын. Эшемнән канәгать, балалар белән эшләү рәхәтлек бирә, — ди Фирзәр.
Фото: serrnovik/123rf.com