• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 23.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Язмышлар

“ӘНИЛӘР ҺӘРВАКЫТ БЕЗНЕ КӨТӘ”

“ӘНИЛӘР ҺӘРВАКЫТ БЕЗНЕ КӨТӘ”

Күптән түгел Аксубай районы Яңа Ибрай авылында Әфган, Чечня сугышларында һәлак булган солдатлар истәлегенә “Әниләр безне һәрвакыт көтә” дигән һәйкәл ачылды. Бу мәртәбәле чарада төрле чорда “кайнар” нокталарда якыннарын югалткан ибрайлыларның җан ярасыннан янә кан сарку белән беррәттән, моннан дистә еллар элек булган хатирәләр дә яңарды. Башкача мөмкин дә түгелдер. Чөнки Яңа Ибрай авылыннан Әфган сугышында гына 22 егет катнаша. Мәсәлән, хәрби хезмәткә чакырылган өч сабакташ — параллель сыйныфта укучылар — Әхәт Насретдинов, Фәрит Нургатин, Илһам Сөләйманов та Әфган сугышына эләгә. Ни кызганыч, араларыннан Фәриткә генә туган ягына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була, калган ике егет яу кырында башларын сала. Андыйлар Яңа Ибрайда өчәү.

“ӘНИ БЕЗНЕ 4 ЕЛ ДА 5 АЙ КӨТТЕ!”
Фәрит Нургатин, армиядән кайткач, туган авылында төпләнә. Бүгенге көндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәсендә эшли. Хатыны Алсу — укытучы. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары читтә, үз гаиләләре белән көн күрәләр.
— Армиягә 1987 елның маенда, Илһам белән Әхәттән ярты елга соңарып киттем, — дип башлады ул сүзен. — Озак та үтмәде, авылдан Илһамның үлеме турында хат килде. Әлбәттә, кайда да андый хәбәр алу авыр. Без — армиягә үзебезнең Әфган сугышына керәсен белеп киткән егетләр бит. Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәрендә хәрби өйрәнүләр узгач, 4 ноябрьдә вертолет белән Кабулга килеп төштек…
Илһам Сөләйманов армиягә чакырылып, дүрт ай узгач, Әфганстанга эләгә, яу кырында сугыш кирәк-яраклары ташый, аларның автоколоннасы берничә тапкыр утка тотыла. Чираттагы шундый “эссе” көннәрнең берсендә, Кабул — Баграм маршрутында зыян күргән автомобильне ут астында төзекләндереп, куркынычсызрак урынга чыгарырга азапланганда, солдатны снайпер ядрәсе яралый. Хезмәттәшләре тиз арада медсанчастька алып барып җиткерсә дә, батыр егетне табиблар коткарып кала алмый. Илһам вафатыннан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Хәрби хезмәте барышында сугышчан частьларга һәм бүлекчәләргә ягулык-майлау материалларын китерү буенча 60 тан артык рейс ясарга өлгерә ул!
Әнә шулай япь-яшь килеш дустын югалткан Фәрит Нургатин әле мәктәптә укыганда ук Әфган сугышы турында чит-ят авызлардан ишетеп кенә түгел, ә үзеннән дүрт яшькә өлкән абыйсы Мансур язган хатлардан укып белә. Әниләре Асия апаның йөрәк парәсе өчен ничек өзгәләнгәнен, качып-посып күз яше түккәнен дә күреп тора. Үзе, канкоеш барган җиргә аяк баскач та, иң элек шуларны исенә төшерә, әнисен уйлый. Башта кая эләгүен әйтергә теләмәсә дә, сугышта икәнен яшереп кала алмый. Хәер, әни йөрәген алдап буламы? Улы җылы якта өйрәнүләр узгач, ана кеше үзе дә баласын “кайнар” ноктага җибәрәчәкләрен сизә.
— Без гаиләдә өч малай үстек, — дип дәвам итте әңгәмәдәшем. — Әти иртә бакыйлыкка күчкәч, әни ялгызы тәрбияләде. Олы абый Германиядә хезмәт итте. Мансур абый белән мин Әфганстанга эләктек. Әни безне 4 ел да 5 ай көтте! Арабыздан киткәненә 14 ел инде. Безнең өчен борчылулар да гомерен кыскартмый калмагандыр. 40 елга якын фельдшер булып эшләде.
Фәрит абый мотоукчылар полкында БМП механигы вазыйфасында хезмәт итә. Бу инде дошманнарның иң курыккан хәрби техникасы була, алар аны теләсә нинди юл белән юк итәргә тырыша. Шуңа да анда йөрүче солдатларның гомере гел кыл өстендә тора.
— Башта куркыныч иде, аннары колонна белән барганда, гранатометтан атып машина шартлатулар яки минага эләгүләр гадәти хәлгә әйләнде, — ди танышым болар хакында сөйләгәндә. Әфганстанда аның ел ярым гомере уза. Бу арада совет солдатларын чыгарырга дигән фәрман да имзалана. Танышыма әлеге бәхет 1989 елның 13 февралендә елмая. Ике көннән совет гаскәрләрен чыгару бөтенләй тәмамлана.

“ДУСТЫМНЫҢ ҮЛЕМЕНӘ КҮҢЕЛНЕҢ ЫШАНАСЫ КИЛМӘДЕ”
Фәрит абый өчен Әфган җирендә сабакташы Әхәт Насретдинов белән күрешү иң күңелле мизгелләрнең берсенә әйләнә. Авылдашы машина белән май-ягулык ташый һәм чимал алырга Фәрит абыйлар саклый торган базага килеп йөри. Менә шунда күрешеп сөйләшүләр егетләрнең күңелен җылыта, исән-сау авылга әйләнеп кайтачакларына өмет уята.
— Әхәтне югалту тагын да кыен булды, — дип дәвам итә ветеран. — Алар безнең базага ике атнага бер килә иде. Берсендә Әхәт хезмәт иткән колонна тора, ә аның машинасы юк. Эзлим-эзлим, таба алмыйм. Егетләрдән: “Әхәт килмәдеме әле?” — дип сорагач: “Үлде”, — диделәр. Имәнеп киттем. Авылдан әнидән хат алгач та әле, озак вакыт дустымның үлеменә ышанасы килми йөрдем. Күрешкәндә, иркенләп гәпләшергә җай булмаса да, авыл хәлләрен сөйләшеп, кайтабыз да шулай-шулай эшлибез, дип хыяллана идек… Ниятләр чынга ашмады… Туган ягыма исән-сау кайтуым бер яктан сөенечле, ә икенче яктан дусларның анда ятып калуы авыр хис-тойгылар уятты… Әхәтнең дә, Илһамның да туганнары белән гел элемтәдә торабыз. Каберләренә дә еш барабыз, дога кылып кайтабыз. Кырык елга якын вакыт узса да, йөзләре күз алдыннан китми, алар белән бәйле хатирәләр дә истән чыкмый. Чөнки анда ниләр күргәнне үзебез генә беләбез. Әфган халкы да бик астыртын, безне яратмыйлар, басып алучылар, дип саныйлар иде. Көндез синең белән елмаеп аралашалар, төнлә килеп үтереп китәргә дә күп сорамыйлар. Совет гаскәрләрен чыгаргач кына, алар безнең яхшылыкны аңлады. Аңа кадәр хәтта балалардан нәфрәт ташый иде. Берсендә шулай Баграмга бардык. Командир частька кереп киткәч, урамда аны көтеп калдык. Бер көтү үсмер урап алды үзебезне. Сабын ише әйберләр сорыйлар, кайсы нидер алыштырырга тели. Кыскасы, сагыз кебек чат ябыштылар. Куган идек, таш ыргытырга тотындылар. Аяк асларына атабыз, курыкмыйлар. БМП эченә кереп качарга мәҗбүр булдык. Фараларны ватып, машинаны яньчеп бетерделәр. Икенче юлы килгәч карасак, теге малай-шалайдан җилләр искән. Шулай солдатларга таш бәргәндә аякларына атканнар да, берсенә пуля эләгеп үлгән. Шуннан соң килми башлаганнар… Яшь егетләр бит инде без… Шаярткан вакытлар да була иде. Ашарга утырасың гына, ракета оча, утка тота башлыйлар. Котелок-кружкаларны ташлыйсың да сузылып ятасың яки “укрытие”га чабасың. Тирә-юньдә тынлык урнашкач, янә тамак ялгарга җыелабыз. Шунда берәрсе шаяртып, ракета тавышы чыгарып сызгырып җибәрә һәм бөтен егетләр янә кайсы кая сибелә. Әфганстанда бит һава шартлары да кырыс: көндез кояш кыздыра, төннәрен суык җелеккә үтә…

“БЕР ЕЛ БУЕ БЕР КАБИНАДА ЙОКЛАДЫК”
Әхәт Насретдинов белән Илһам Сөләйманов Әфганстанга Чаллы автомәктәбендә укып китә. Шофер һөнәрен үзләштерүчеләр арасында Минзәлә районы егете Азат Әхмәтханов та була. Соңрак алар Әхәт белән бер батальонга эләгеп, якын дуска әйләнәләр. Әхәтнең гомере өзелгәч, биш хезмәттәше, шул исәптән Азат та: “Каберен онытмыйбыз, әти-әнисен ташламыйбыз”, — дип, ант хаты яза хәтта. Егетләр — хәзер инде гомер көзенә аяк атлаган ирләр — антларына тугры калып, әле дә елына ике мәртәбә Ибрайга кайтып, хезмәттәшләренең каберен зиярәт кыла, әти-әнисенең хәлен белеп, ярдәм итеп торалар. Араларыннан берсе генә еракта яши, бик кайта алмый, ә калганнар сызгыруга килеп җитә икән.
— Әле менә Әхәтнең бертуган энесенең улын өйләндердек, бик матур туй уздырдылар, — дип сөйләде Яңа Ибрайда һәйкәл кую эшен дә башлап йөргән Азат Әхмәтханов. Ул 1913 елда турист буларак Әфганстанга барып, Әхәт соңгы сулышын алган җирдән туфрак та алып кайткан. Туфрак салынган капсуланы Бөек Ватан сугышында һәлак булган ибрайлылар истәлегенә куелган һәйкәл янында күмгәннәр.
— Әхәт белән Чаллы автомәктәбендә машина йөртү курсларында таныштык. Термез янындагы “учебка”да янә очрашкач, туганнар кебек күрештек. Икебез ике ротага эләксәк тә, гел бергә идек. Аңа бензовоз бирделәр. Берсендә шулай, машинасы кечкенә дип, Әхәтне рейска алмадылар. Мин командир белән сөйләшеп, барыбер бергә юлга кузгалдык. Шуннан соң тагын да якынаеп киттек. Бер ел буе бер кабинада йокладык. Бары — бергә, югы уртак иде. Буш вакытта рәхәтләнеп үзебезнең туган телдә — татарча сөйләшә идек. “Дембель” турындагы приказга йөз көн кала кич шулай бик озак сөйләшеп утырдык. Ахырдан мине йокы басты, ә Әхәт бертуктаусыз һаман сөйли дә сөйли: озакламый өйгә кайтуыбыз, өйләнеп туй итүебез, анда бер-беребезнең шаһитлары булачагыбыз турында… Гел үзе белән йөртә торган җыентыктан татар телендә шигырьләр дә укыды. Үзе үлгәч, машинасында шул китапны эзләдем, тик тапмадым, күрәсең, янган… Аңа яшь солдат биргәннәр иде, колоннаны утка тотканда рульдә шул егет булган. Ут ачкач, күрәсең, Әхәт яраланган килеш тә машинаны юл читенә алып төшеп китәргә теләгән, ул да рульгә ябышкан иде, диделәр. Санчастька алып барып җиткергәч, шлагбаум янында җан биргән… — дип хәтер йомгагын сүтте Азат абый. Шул еллардан алып ул инде Әхәтнең гаиләсе өчен кадерле кешегә әйләнгән, мәрхүмнең әнисе Мәдинә апа аны үз улыдай якын күрә. Алар хезмәт иткән 446 нчы аерым автомобиль батальоны да Әхәт Насретдиновның туган ягына берничә тапкыр килгән. Һәр килү ниндидер вакыйгага бәйле — капсуланы күмү, Әхәтнең тууына 50 ел, 446 нчы батальон сугышчы-интернационалистлары призларына хоккей буенча турнир уздыру… Батальон Әхәт Насретдинов укыган Чаллы автомәктәбенә “КамАЗ” машиналарының берсенә герой исемен бирүне сорап та мөрәҗәгать иткән һәм аларның үтенечен кире какмаганнар.

“ӘЛЕ ДӘ ӘНИ ҖЫЛЫСЫН ТОЯМ КЕБЕК”
Яңа Ибрай авылындагы “Әниләр безне һәрвакыт көтә” дигән композиция урынын җирле үзидарә ярдәме белән авыл ир-егетләре үзләре ясаган. Ә инде ачылыш чарасына республикабыз районнарыннан, күрше төбәкләрдән йөзләрчә кеше җыелган. 446 нчы батальон гына түгел, ә Әхәт Насретдиновның командиры Юрий Охотников та кайткан.
Һәйкәл ачылышында Әхәт Насретдиновның әнисе Мәдинә апа да катнашырга үзендә көч һәм сабырлык тапкан. “Улым, син һәрвакыт минем йөрәгемдә!” — дигән сүзләрен ишеткәч, күпләрнең, хәтта сугыш кичкән ирләрнең, күзләре яшьләнде, диде чарада катнашучылар. Әйе, үлгәннәргә түгел, калганнарга кыен, дип юкка гына әйтмиләр. Бигрәк тә аналарга. Фәрит Нургатин белән аралашканда, шуңа игътибар иттем: Әфган сугышы турындагы хатирәләренең күбесе әнисе белән бәйле.
— Кайтканда самолет Ташкент аша иде, — дип сөйләде ул. — Аны озак көтәргә туры килде. Шул чагында әнигә бүләккә дигән яулык, хезмәттәшләр белән төшкән фотолар салынган дипломатны саклау камерасыннан урладылар. Алай гынамы соң, “кайтам” дип суккан телеграмманы да җибәрмәгәннәр. Язган хатым белән бушлат салынган посылка үзем кайтып бер ай узгач килеп җитте. Шулай итеп өйдәгеләр минем кайтасын алдан белмәде. Миннән кош теле кадәр дә хәбәр булмагач, әни бәгърем ниләр кичергәндер? Апрель башы иде бу. Кар эри да башламаган, буран уйный. Бер кат телогрейкадан кайтып төштем. Аякта — туфли. Андый вакытта ул хакта уйлап торалармыни, олы юлдан авылга кадәр
10 чакрымны җәяүләп киттем. Каршыга трактор белән күрше егете килә. Танып алып, кайтарып куям, диде. Туган йортка якынлашабыз, бездән күрше әби чыгып бара. Элек бит бер кеше өчен бөтен авыл ут йотып борчылып тора иде. Ул да иртән-иртүк әнинең хәлен белергә кергән. Мине күреп алды да кире безнең өйгә борылды — сөенче алырга ашыга. Трактор аны әйләнеп узмакчы була, шулай ук сөенечне ычкындырырга теләми. Шул чагында әнине кочаклау — тормышымдагы иң зур бәйрәмгә әйләнде. Әле дә йөрәгем белән аның җылысын тоям кебек…
Аксубай районы буенча Әфган сугышыннан цинк табутта кайтучылар саны җидегә тула. “Безнең авылга Әфган ярасы бик каты эләкте”, — дип, Фәрит Нургатин да юкка көрсенми. Яңа Ибрайга иң беренче 1981 елның 20 февралендә Мансур Гыйззәтуллинның үле хәбәре килә. Ул радиотелефончы булып хезмәт итә. Фәрит, Илһам, Самат бу вакытта әле мәктәптә генә укый. Мансур авылдашы Хәйдәр кулында җан бирә. Ә моңа кадәр өч көн алдан гына Гыйззәтуллиннар йортына солдат хаты килгән була. Егет анда алдагы тормышына планнар корып, исән-имин кайтырга вәгъдә итә. Ләкин… Мансур Гыйззәтуллин сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Гүзәл САБИРОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?
Төрлесеннән

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?

by irekmanager irekmanager
4 августа, 2025
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru