• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 23.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Спорт

“200 ТАПКЫР КҮТӘРГӘНЕМ БАР”

“200 ТАПКЫР КҮТӘРГӘНЕМ БАР”

Зәй районы Чыбыклы авылында туып-үскән Ленар Нәбиуллин — гер күтәрү остасы. Бу спорт белән профессиональ төстә шөгыльләнә. Алты мәртәбә Татарстан чемпионы була ул, 2005 елда Мәскәү өлкәсендә чемпион кала. Гомумән, спортның төрле төре белән кызыксына. Капчык сугышы, кул көрәшен дә ярата. Сабантуйларда һәрчак актив катнаша. Татарча көрәшне дә бик якын итә. Хәзер үзе көрәшми инде, әмма даими кызыксынып күзәтә.

Ленар Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаган. Гер күтәрү белән ныклап студент вакытта мавыга башлый. Армия сафларына киткәч тә, гер спортын онытмый, киресенчә, тагын да активрак көч сынаша. “Армиядә хезмәт иткәндә, берничә тапкыр авылга ялга кайтты ул. Гер ярышларына бара икән дә, алдынгы урыннар яулаганы өчен отпускка кайтарып җибәрәләр үзен. Рәхәтләнде”, — дип якын итеп көлеп искә ала Ленарның якташлары аның солдат чагын.
Герче егетнең беренче тренеры — Әлмәттән Илгизәр абый Димиев. Бик күп спортчылар әзерләгән күренекле остаз 2022 елда 85 яшендә мәрхүм булды. Икенче тренеры — Зәйдән Рафис Гатин.
— Ленар, хәзерге көндә дә актив шөгыльләнәсеңме? Ничә кг лы герләр күтәрәсең?
— Без һәрчак спортзалда. Тренировкаларга даими йөрибез. Хәзерге вакытта да 32 һәм 24 кг лы герләр күтәрәм.
— Рекордлар турында да сорыйм әле.
— 24 кг лыны иң күбе — 200, 32 кг лы герне 100 мәртәбә күтәргәнем бар.
Ленар гаиләсе белән Зәйдә яши. Өч балалары бар. Олы кызына — 18, уртанчы кызына — 13, улына 12 яшь. Әңгәмәдәшем 18 ел Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында эшли. Сабантуйларда гер күтәрү ярышларында даими катнаша. “Быелгы сезон да уңышлы булды. Призлы урыннар яуладым. Моннан тыш, кул көрәштерәм, капчык белән сугышам”, — ди Ленар.
Буш вакытын бер дә тик уздырмый. Заказга балкон тышлау, мунча эчен ясау кебек эшләр дә башкара. Зәй районы буенча гына түгел, үзләренә якын Әлмәт, Чаллыга да чыгып эшли. “Бу һөнәремне дә бик яратам. Клиентлар канәгать калып, рәхмәт әйткәндә, икеләтә рәхәт”, — ди Ленар. Гаиләсенә, үз эшенә, тренировкаларга — барысына да вакыт таба. Үзе әйтмешли, теләк барда өлгереп була.
Тренерлар әйтүенчә, сәламәтлек мөмкинлек бирсә, гер күтәрү белән гомер буе шөгыльләнергә була. Яшь барган саен, физик мөмкинлекләргә карап, гернең авырлыгын гына киметә баралар. Чыгымлы спорт түгел. Спорт формасы кыйбатка төшми. Бер сатып алган герләр гомер буена җитә. Фитнес заллары кебек чыгымлы биналар да кирәк түгел. Җәен урманда, саф һавада да рәхәтләнеп шөгыльләнергә була.
Лилия ЙОСЫПОВА.

 

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?
Төрлесеннән

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?

by irekmanager irekmanager
4 августа, 2025
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru