Редакциягә Казанның Карбышев урамындагы 13, 15, 40 һәм 48 нче күпкатлы йортларда яшәүчеләр исеменнән Лилия исемле укучыбыз шалтыратты. Соңгы каттагы фатир хуҗаларына үзләре түбә астына керткән, тышлаган балконнарның өстен яңадан сүтәргә, дигән боерык бирелгән. Кайберләре: “Идарә компаниясе барыбер таләп иткәнчә эшләтәчәк”, — дип, теләмәсә дә сүткән. Ә күпләр бу карар белән тиз генә килешергә уйламый әле. Эшләр судка барып җиткән. Әлеге хәлләр белән якынрак танышу өчен, без дә Карбышев урамындагы шушы йортларга барып, кайбер фатир хуҗалары белән аралашып кайттык.
“СҮТҮЕ ДӘ АРЗАНГА ТӨШМИ”
Юл аша капма-каршы урнашкан әлеге дүрт йорт 1977 елда төзелгән. Совет районына карыйлар. Бишәр подъездлы алар. Балкон өсләрен сүтәргә дигән боерык исә 9 нчы катта яшәүче фатир хуҗаларына кагыла. Бишәр подъездлы бу йортларның беренче һәм соңгы подъездларында этаж саен — бишәр, калган өчесендә җидешәр фатир. Шулай булгач, балкон проблемасы 9 нчы каттагылар өчен генә булса да, шактый фатирга кагыла, дигән сүз.
— Без бу фатирны сатып алып күченеп килгәндә, балкон тышланган иде инде. Әмма бер җиреннән кар керә иде, — дип сөйли 13 нче йортта яшәүче Лилия. — Бүлмәләр көтеп тә торыр, салкын булмасын дип, беренче эш итеп балконны үзебез тагын яңартып, такта һәм пыяла белән тышладык, буядык. Балконыбыз бик кечкенә: 1х1,5 м. Бөтен нәрсә, бигрәк тә азык-төлек шунда саклана. Аны сүттерсәләр, бик кыен була. Бердән, салкын үтә, икенчедән, ачык балкон балаларыбыз өчен куркыныч, өченчедән, әйткәнемчә, ул — әйбер саклау урыны.
— Без, мәсәлән, бу йортта 27 ел яшибез. Ни өчен тышлаганны, түбә ясаганны яңадан сүтәргә дигән боерык хәзер генә чыккан? Элек куркыныч тудырмаган бит. Ни өчен быел исләренә төште икән? — дип гаҗәпләнеп сөйләде Алия.
— Балкон өстен киредән сүтәргә риза булмаган фатир хуҗаларын идарә компаниясе судка бирде. Суд
31 октябрьдә була, — дип сөйли башлады 40 нчы йорт буенча җаваплы Роза апа. — Сүз кузгатканнан соң,
9 нчы катта яшәүчеләрнең кайберләре балкон өстен алды. Әмма күпләр әле ашыкмый. “Төзүче компания түгел, балконнарны хуҗалар үзләре түбә астына керткән. Бу законлы түгел. Ул балконнарның өске өлеше проектта юк”, — дип аңлата идарә компаниясе. Калган катларда да тышланган, әмма алары комачау итми. Йорт янында “палисадник” юк. 9 нчы катның балконыннан төшә. Күрше йортларда куелган ул. Бездә ни өчендер ясалмаган. Кемнәр сүтәргә риза түгел, штраф булачак, диделәр. Монда кайсы яктан карасак та, таякның иң авыр башы фатир хуҗаларына төшә. Сүткән очракта, демонтаж эшен түләп башкартасы. Югары кат булгач, куркыныч та. Балконы зур булган кайбер хуҗалар 40-50 шәр мең сум түләп сүттерә. Кечкенә метражлысын сүтү дә 10 мең сумнан арзанрак булмый. Фатирлары почмакка туры килгәннәр 300 мең сумга яңартып ясаган иде. Аларның балкон мәйданы зур. Хәзер еламыйлар гына. Үзләре сүтә алмый. Күпме чыгым, нерв. “Проектта юк”, — дигәч, фатир хуҗаларының җиңү шансы юк дәрәҗәсендә, дип уйлыйбыз. Кызганыч, әлбәттә. Йорт төзелгәнгә 50 елга якын вакыт үткәч, кемнәр генә яшәп китмәгән инде ул фатирларда. Кайсылары иске хуҗалардан шул килеш сатып алган, кемнәрдер үлеп, якыннарына шулай үзгәртелгән килеш күчкән. Түбәле, тышланган балкон белән алганда, моның серен белми дә калганнардыр. Ә хәзер шундый проблема…
— Бу хәл кайчан башланды соң?
— Быел яз. Моңа хәтле түбәдән карны, бозны идарә компаниясе түләп төшерттерде. Хәзер алар бу хезмәттән баш тарта. Куркыныч эш бит. Шуннан соң балкон мәсьәләсе кузгалды, — ди Роза апа. — Бу йортларның урам ягында беренче катта рәттән кибет, даруханәләр тезелеп киткән. Аларга да түбәдән, бу балкон өсләреннән боз төшү куркынычы зур. Төзегәндә үк дөрес булмаган инде. Шул вакытта эшен бетереп, “палисадник” ясап калдырсалар, болай килеп чыкмый иде. Ул чакта урын да җитәрлек булган. Бу проблема безгә генә кагылмый инде, Казан буенча шулай.
“ИКЕ ВАРИАНТ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ”
Әлеге йортлар “Танкодром торак-коммуналь хуҗалыгы” идарә компаниясенә карый. Фатир хуҗаларына: “Үз белдекләре белән балконга түбә ясау милеккә яки гражданнар сәламәтлегенә зыян салырга, йөк арту аркасында, балкон плитәсенең ишелүенә китерергә мөмкин. Техник проект буенча балкон түбәсе каралмаган, ул йорт милке исемлегенә керми һәм аны кардан, боздан чистартып торуны да идарә компаниясе башкарырга тиеш түгел”, — дип алдан хат юллаганнар.
— 9 нчы катта урнашкан фатир хуҗаларына ике вариант тәкъдим ителә: демонтаж яки барысын да җирле үзидарә органнары белән килештерү, — дип белдерә безгә идарә компаниясенең юристы Александр Павлович Мохов. — Моның өчен нишләргә? Проектка заказ бирергә. Әмма бу — бик озак процесс. Проект үзе дә арзанга төшми. Артыннан йөри башласаң, бер кочак документ кирәк. Ә очыну чыгуга ышаныч юк дәрәҗәсендә. Аннары моны күпфатирлы йорт хуҗалары белән гомуми җыелышта килештерергә. Аларның өчтән икесе хуплаганда гына, эшне алга таба дәвам итеп була. Район хакимияте башлыгы исеменә хат язарга. Әгәр ул проектны хупласа, карар чыгарса — безнең яктан бернинди шикаять булмаячак. Бу эш, беренче чиратта, гражданнар куркынычсызлыгы өчен башкарыла. Анда җәяүлеләр күп йөри. Язын кеше өстенә боз төшү очраклары булмады түгел. Ә инде судта идарә компаниясе җиңеп чыгып та, фатир хуҗалары балкон өстен сүтми икән, эш суд приставларына тапшырылып, алар штрафка тартыла башлаячак. Аңлап кабул итсеннәр иде. Бу мәсьәлә ул йортларга гына кагылмый. Алга таба, мәсәлән, Курчатов урамында да шундый эшләр башланачак.
— Алырга дигәч, алдыртачак инде алар, — ди Роза апа. — Киресе булган очракта, штрафлары да арзанга төшмәячәк. Тәүлегенә 500 сум булырга мөмкин, дип сөйлиләр. Үзегез беләсез, 50 еллык мондый йортларда байлар яшәми…
Лилия ЙОСЫПОВА.
Шундый очраклар булып тора…
Түбәдән боз төшеп зыян күрүчеләр, кызганыч, ел саен булып тора. Мисал өчен, узган ел Казанның Горький урамында шундый күңелсез хәл килеп чыга. Өч катлы бина түбәсеннән зур боз кисәге төшеп, бер кыз авыр җәрәхәтләр алып, тиз арада хастаханәгә озатыла. Түбән Каманың Вахитов проспектында бер малай өстенә боз төшеп, тиз арада Казанга алып китәләр. Аның баш мие каты җәрәхәтләнә, авыр хәлдә реанимациядә ята. Әлеге хәл буенча җинаять эше ачалар. Ике ел элек Санкт-Петербургта шуңа бәйле аянычлы хәл була: боз сөңгесе төшеп, кызганыч, торак-коммуналь хезмәтендә эшләүче 31 яшьлек ир-ат үлә.
