Башкортстанның Чишмә бистәсендә яшәүче Айрат Байматов 13 килограммлы карп тоткан. Балыкчы кечкенәдән кармак салырга ярата, үзе иҗадый шәхес. Ярты гасырга якын ул балаларны баянда уйнарга өйрәтә, сәнгать мәктәбендә эшли. Бераз гына вакыты табылуга, елга-күлләргә ашыга.
— Гигант карпны Чишмә бистәсеннән 20 чакрым ераклыкта урнашкан сулыктан тоттым, — ди Айрат абый. — Башта балыкны эхолот белән табарга һәм борчак белән сыйларга кирәк. Җайланмаларны урнаштыргач, аларны ярдан күзәтеп тору мөһим.
Түгәрәк хәрәкәтләнә башлау белән, аны көймәдә куып җитеп, балыкны чыгарырга вакыт дигәнне аңлата. Элегрәк тә 12-15 килограммлы карплар тотканым бар иде. Бу юлы зур балык эләккәч, тагын да шатландым. Үземне белгәннән бирле балык тотам. Кәтүк җебеннән кармак ясаганыбызны әле дә хәтерлим. Бу шөгыль миңа чып-чынлап рәхәтлек бирә. Карп тотар өчен, гадәттә, кунача барабыз. Чөнки әлеге балык төнлә аеруча актив. Кыш көне дә балыкка йөрим. Әмма җәй көне балыкка күбрәк ашкынып барасың. Ник дисәгез, җылыда кармак салу үзе үк күңелле.
— Баянда уйнарга ничек өйрәндегез?
— 5-6 яшемнән музыка коралларында уйный башладым. Абыйлар эшкә киткәч, аларның гармунын алып, көй сузарга керешә идем. Соңрак Уфа дәүләт сәнгать институтында белем алдым. Укучыларны баянда уйнарга өйрәтергә керешкәнемә 50 ел була инде. Балык тоту һәм баянда уйнау — иң яраткан шөгыльләрем.