Аның һәрчак тамашачысына әйтер сүзе бар, сәгатьләр буе авызына гына каратып тота белә. Энергетикасы көчле, репертуары бай, ә янында аның белән 39 нчы елын иңне-иңгә атлаучы төп терәге, таянычы бар. Күпләрегез таныгандыр дип уйлыйм: сүзем Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зөлфия ШАКИРОВА турында. Быел Зөлфия апа өчен аеруча дулкынландыргыч ел: ул 60 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. 27 майда туса да, паспортына 5 июнь дип язганнар. Җырчының үзенә 27 май датасы якынрак икән. Зөлфия апа белән үткәнгә нәтиҗәләр ясадык, киләчәккә планнары хакында сөйләштек.
“ҖИДЕ КАТ УЙЛЫЙМ, БЕР КАТ КИСӘМ”
— Зөлфия апа, күптән түгел Казанда юбилей концертыгызны зурлап үткәрдегез. Аңа әзерлек күпме дәвам итте?
— Юбилей дип әйтергә генә җиңел, ул — үз хезмәтеңә йомгак ясау чоры. Шуңа да бик нык әзерләндем. Күлмәк-костюмнарны ярты ел алдан тектерергә заказ биргән идем. Мин бер нәрсәнең дә ашык-пошык эшләнгәнен яратмыйм. Алдан уйлап фикер йөртәм. Сәхнә образларының эскизларын сызып, башка беркемнекенә дә охшамасын дип тырыштык. Концерт үземә бик ошады. “Программасы бик рәхәт, җиңел булды”, — дигән күп кайтавазлар килде. Кыскасы, юбилей концерты бер сулышта үтте дә китте.
— Быелгы җәй бакча уңышы белән сөендердеме? Бакчада көзге эшләр төгәлләндеме инде?
— Җәй кояшлы көннәре азрак, яңгырлы булуы белән истә калды. Нәрсә генә дисәң дә, табигать үзенекен итә. Майдан кыяр ашый башлаган идек инде. Менә әле шушы көннәрдә генә кыярларның чүпләрен чистартып, теплицаны киләсе елга әзерләп куйдык. Помидор, җиләк тә искиткеч күп булды. Кура җиләген оныклар туйганчы авыз итте. Быел чөгендер, кишер, суган утыртмадык. Яшел тәмләткечләргә күбрәк өстенлек бирдек.
— Улыгыз Илһам гаиләсе белән сезгә кунакка еш киләме? Оныкларыгыз сезне нинди шөгыльләре белән шатландыралар?
— Улыбыз Илһам бездән ерак түгел генә яши. Алар һәр атна саен җомга көнне кичтән безгә килә. Үзебез туган көннәрендә барабыз. Үзләре безгә ешрак килә, дияр идем. Оныклар белән калырга кирәк булса, тиз генә аларга барабыз. Өлкән оныгыбыз Самира VII сыйныфта укый, 10 ел инде гимнастика белән шөгыльләнә, фортепиано сыйныфына, хорга йөри. Уртанчы оныгыбыз Сәид II сыйныфта белем ала. Дзюдо, футбол белән кызыксына, музыка мәктәбендә гитарада уйнарга өйрәнә. Ике оныгыбыз да мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый. Төпчек оныгыбыз Сәлим балалар бакчасына йөри.
— Искәндәр кайда эшли? Үз бизнесы бармы? Иҗатта никадәр актив эш алып бара?
— Бизнес дигән әйбер иң беренче чиратта канда булырга тиештер. Җәвит белән миндә бу әйбер бөтенләй юк. Кем нәрсәгә укыган, шул һөнәргә тугры калып яшибез. Искәндәр — һөнәре буенча журналист. Шигырьләр, көйләр яза, музыкага күңеле белән бирелгән. Безгә дә киңәшләрен бирә. Балаларга булышырга гына торабыз. Дөрес юлда йөриләр, йөзгә кызыллык китергәннәре юк.
— Сез Игезәкләр йолдызлыгында туган. Әлеге йолдызлыкта ике кеше яши, диләр. Бу дөресме?
— Миндә чыннан да ике кеше яши. Кайчак үземә дә авыр, Җәвиткә икеләтә кыендыр. Чөнки мин гомер буе гел ике кеше белән көрәшәм. Әйтик, берсе: “Бар, бар”, — дияргә мөмкин, икенчесе: “Барма”, — ди. Ишек төбенә җиткәч: “Мин бармыйм, барасым килми, аяк тартмый”, — дип өйгә кереп киткән вакытлар булгалый. Кибеттә әйбер сайлаганда да шулай. Җиде кат уйлыйм, бер кат кисәм.
— Хәзерге көндә репертуарыгызда күпме җыр бар? Кайсы авторлар белән хезмәттәшлек итәсез?
— Мин хәтта үзем дә күпме җыр барлыгын белмим. Бервакытта да җырлар мәсьәләсендә кытлык кичергәнем булмады. Халык җырларын репертуарымнан төшергәнем юк. Классик композиторларыбызның да композицияләрен яратып башкарам. Ризван Хәкимов, Мөхтәр Минһаҗев, Зифа Нагаева кебек авторлар белән эшләргә яратам. Юбилей концертымда Зифа Нагаева белән 9 уртак иҗат җимешебезне башкардым. Без инде күптәнге танышлар, 30 елдан артык иңне-иңгә куеп эшлибез. Соңгы вакытта Альфред Якшимбетов җырларын да башкарам.
“ГАИЛӘ КОРГАНЫБЫЗГА ДА 38 ЕЛ ВАКЫТ УЗГАН”
— Зөлфия апа, ял итәргә вакыт табыламы? Иң рәхәт ял сезнең өчен кайсы һәм нинди?
— Минем өчен иң рәхәт ял — үз илемдә, өемдә. Әлбәттә, без чит илләргә, курортларга да күп тапкыр бардык. Аеруча Татарстан, Башкортстандагы ял йортларында сихәтлек алырга яратам. Башкортстанда туган кеше буларак, үзебезнең табигатькә сокланып яшим. Таулар, урманнарга барсам, көч җыеп кайтам. Үзебезнең илдән дә матуррак җир юк! Әлбәттә, моны күрә белергә генә кирәк.
— Җәвит абый белән яшәргә авырмы, җиңелме? Өйдә кем лидер?
— Бер-береңне хөрмәт итмәсәң, яратмасаң, утырып сөйләшеп тә булмый бит ул. Гаилә корганыбызга да 38 ел вакыт узган. Без хәзер бер-беребезне хәтта күз карашыннан да аңлыйбыз. Бер мисал гына китерим әле. Машинада барганда эчтән ниндидер җыр көйләп барсам, берничә минуттан Җәвит шул җырны кычкырып җырлап җибәрә, йә булмаса мин шулай. Без бербөтен кеше булып беткәнбез. Мин Җәвитсез, Җәвит Зөлфиясез тора алмый, дияр идем. Өйдә мин аш бүлмәсендә булып, Җәвит күренмәсә, тизрәк аны эзләп ишегалдына чыгам. Шул ук хәлнең Җәвит белән дә булганы бар. 38 ел 38 көн кебек кенә узып китте. Яраткан кешең белән яшәү шулкадәр тиз, гомер үткәнен дә сизмичә каласың. Әле кичә генә өйләнешкән кебек идек. Хәзер безнең арттан балалар белән бергә оныклар да үсеп килә. Таң аткан саен, илләр тыныч булып, Аллаһы Тәгалә тигезлектән аермасын, канатлар каерылмасын иде, дип сорыйм. Сине аңлый торган, утка, суга керергә әзер кешең булу ул — зур бәхет!
— Сәламәтлеккә никадәр игътибар бирәсез?
— Сәламәтлек адәм баласы өчен беренче урында булырга тиеш. Сезон ябылуга, яз көне Җәвит белән анализлар бирәбез, һәрвакыт тикшеренеп торабыз. Чөнки үзегез беләсез, хәзер экология дә чиста түгел, өч хәрефле чир уйламаган җирдән килеп чыгарга мөмкин. Халык медицинасын, витаминнар да кулланырга тырышабыз. Җәй көне бакчада үскән җиләк-җимеш, яшелчәләрне туңдыргычта катырабыз. Көз, кыш шулардан рәхәтләнеп авыз итәбез. Көз көне һәрвакыт солы суы, солы кесәле ясыйм. Кабак ризыкларын декабрьгә кадәр ашыйбыз. Шулай ук кабакны угычтан уып, туңдыргычка куябыз. Иртән боткаларга шуны салабыз. Мөмкин кадәр дөрес туклануга игътибар бирәбез. Күп вакытта ипине үзем пешерәм. Бик сирәк кенә кибеттән сатып алабыз. Андый вакытта кара, арыш ипиенә өстенлек бирәбез.
— Зөлфия апа, киләчәккә нинди хыяллар, планнар белән яшисез?
— Әле исән-сау булып, тамашачыларыбыз белән кулга-кул тотынышып, иҗат юлында бергә атлап, аларны шатландырырга язсын иде. Юбилейдан соң бик күп кеше: “Зөлфия, сиңа эшләргә дә эшләргә”, — диде. Үз яшеңне бөтенләй биреп булмый, дип тә әйттеләр. Артист халкында эмоция көчле. Бу сүзләргә ышанабыз, шатланабыз. Шулай булгач, алга таба да эшләргә исәп. Шушы көннәрдә Ижау, Сарапул тамашачысын үзебезнең җырлар белән сөендердек. Тиздән Свердловск өлкәсендә гомер кичерүче милләттәшләребез белән дә күрешербез дип ышанып калам!
Арыслан ГӘРӘЕВ.


Уллары Илһам гаиләсе













