Беркөнне Саба районы Сатыш авылы мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт ГАЛИМҖАНОВ белән сөйләшкәндә: “Элек яшьләр мәчеткә килеп никах турында сораша иде, хәзер талак белән күбрәк кызыксыналар”, — диде. Аерылышучылар чынлап та күп хәзер. Дин буенча гаиләне ничек сакларга? Хәзрәт белән никах мәсьәләләре, аерылышу сәбәпләре хакында фикер алыштык.
“НӘРСӘ ҖИТМИ БУ ПАРЛАРГА?”
— Алмаз хәзрәт, ни өчен соңгы арада аерылышучылар күбәйде икән?
— “Нәрсә җитми бу парларга?” дигән сорауны үз-үземә еш бирәм. Элек никахлар күбрәк иде. Соңгы елларда аерылышу очраклары еш күзәтелә. Сәбәпләре төрле. Иң мөһиме — рухый кыйммәтләр юкка чыгу, гаилә институтының мөһимлеге кимү, ир белән хатынның үз вазыйфаларын онытуы. Җавапсызлык никах җимерелүгә китерә. Кеше җаваплы икән, ул гаиләсен кайгырта. Аллаһ каршында җаваплылык тоеп яши. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кеше вафат булгач, аның бөтен гамәлләре, өч нәрсәдән тыш, туктый. Ул өч нәрсә: өзлексез сәдака, башка кешеләргә файда китереп торган гыйлем, бу кеше өчен Аллаһка дога кылып торучы иманлы бала”, — дигән. Кеше аерылып тегендә-монда йөри икән, тормышында үзенә нәрсә кирәген аңламаса, ул нинди җаваплылык тойсын? Нинди иманлы бала тәрбияләсен? Заманча җырларда, фильмнарда шашкын мәхәббәт, хисләр турында еш сөйлиләр, психологлар беренче чиратта үзеңне яратырга кирәк дип аңлата. Шашып гашыйк булу ул — кыска вакытлы мизгел. Барысы да уза. Чын мәхәббәт еллар буена бара. Үзен генә уйлау, башкаларга карата җаваплылык тоймау аркасында адәм балалары бергә яши алмый.
— Талак буенча яшьләрне күбрәк нәрсә борчый?
— Гаилә мәсьәләсендә генә түгел, эштә, гомумән, тормышында максаты булмаганнар бар. 25-35 яшьлек ирләр, хатыннар: “Яшәү мәгънәсе юк, кая барганымны белмим”, — дип киләләр. Ә бит элек 15 яшьтә үк кешенең тормышы билгеле бер нигезгә салынган булган. VIII сыйныфны тәмамлауга, мөстәкыйль тормыш башлаганнар. Хәзер еш кына 25-30 яшьтә дә бала әти-әни канаты астыннан чыга алмый. Ата-анасы аның ипотекасын, бурычын түли. Андый ир-ат өйләнгәч тә шулай яшәвен дәвам итә, ә хатын-кызга бу ошамаска мөмкин. Кызларны да кайчак дөрес тәрбияләмиләр. Берәр нәрсә килеп чыкса, әнисе кызын үзе барып аерып алып кайта. Финанс, торак мәсьәләләре, килен белән каенана мөнәсәбәтләре аркасында бәхәскә килүчеләр бар. Элек яшьләргә гаиләне сакларга әти-әни киңәше ярдәм иткән, хәзер еш кына киресенчә булып чыга. Талак кылу тәртипләре белән кызыксынып та мөрәҗәгать итәләр.
“БЕР ТАПКЫР ТАЛАК ӘЙТҮ ДӘ ҖИТӘ”
— “Талак” дип СМС-хәбәр язып җибәрсәләр, аерылышу буламы?
— Бу аерылу булып санала. Хәтта ире хатынына ишеттермичә генә талак дип урамга чыгып әйтсә дә, алар аерылган була. Шул хәлдән соң бергә яшәүләрен дәвам итәләр икән, зина кылган булып чыгалар. Дөрес, талак сүзен ишетмәгән хатын үзен никахлы дип уйлап яши. Шуңа да бу сүзне уйнап та әйтергә ярамый. Талак дип ялгыш әйтү дә гаиләне җимерә.
— Аерылышыр өчен талак сүзен 3 тапкыр әйтергә кирәк түгелме соң?
— Моның нечкәлекләре бар. Ир-ат бер тапкыр әйтсә дә, талак кылына. Бу очракта 3 ай эчендә берләшсәләр, никах укытырга кирәкми. Шул вакыт эчендә өлгермәсәләр, никах кирәк. 3 тапкыр талак әйтелгәннән соң, яңадан берләшергә уйласалар, хатыны икенче ир белән никахлашып аерылган булырга, аннан соң 3 ай узарга тиеш. Бу — бик катлаулы мәсьәлә. Шуңа да талак белән шаярырга ярамый.
— Талак дип ир-ат кына әйтә аламы?
— Әйе, талак әйтү хокукы ир-атка гына бирелгән. Бик җитди сәбәпләр булганда, әйтик, ир хатынын тәэмин итми, акча тапмый, балаларын карамый, каядыр китеп югалган икән, бу очракта хатыны казыйга барып, аларны аеруларын сорый ала.
— Никахның шартлары нинди?
— Иң төп шарт — кияү белән кәләшнең Аллаһка ышануы, ягъни мөселман булулары. Алар “Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәдүр рәсүлуллаһ” дип иман сүзен әйтәләр. Икенче шарт — шаһитлар булуы. Шаһитлар итеп мөселман булган ике ир-ат яисә бер ир кеше һәм ике хатын-кыз сайлана. Өченче шарт — кияүнең кәләшкә мәһәре. Никах бүләген кыз белән егет үзара хәл итә. Галимнәр аңлатуынча, берәр хәл чыгып, хатын-кыз ялгыз калса, аның кулында өч ай буе яшәрлек малы булырга, мәһәр бәясе шуңа җитәргә тиеш. Рәсүлебез: “Иң хәерле мәһәр — авырлык китерми торганы”, — дигән. Дүртенче шарт — шаһитлар каршында кәләш белән кияүнең ризалыклары сорала. Имамның сорауларына, гадәттә, үткән заманда “риза булып бардым, риза булып алдым” дип җавап бирәләр.
— Элек ул шартларга бик игътибар бирмәгәннәр, никах дөрес укылмаган дигән шик булса, аны кабат яңартырга кирәкме?
— Элек күп очракта башта ЗАГСка барганнар. Галимнәр аңлатуынча, язылышкан вакытта кунаклар, шаһитлар алдында ризалык никах шартларына туры килергә дә мөмкин. Әлбәттә, шик булганда, никахны яңартырга рөхсәт. Ул заманда мәһәр бирелми калу да — гадәти күренеш. Бу очракта ир-ат хатынына соңрак мәһәр бирә ала. Чөнки бу — аның өстендәге вазыйфа. Бирмәсә, гөнаһлы була.
— Башка дин кешесе белән гаилә кору очраклары да күзәтелә. Никах өчен генә шәһадәт кәлимәсен әйтү дөресме?
— Катнаш никах — күңелне борчый торган мәсьәлә. Дин буенча, мөселман егетенең христиан яки яһүди кызына никахы хупланмаса да, тыелмаган. Дөрес, бу очракта яшьләр ислам кануннарын үтәп яшәргә, балалары Коръән һәм сөннәт буенча тәрбияләнергә, бер Аллаһка иман китереп, Пәйгамбәребез (с.г.в.) не танырга тиеш була. Ә мөселман кызына башка диндәге егеткә кияүгә чыгу рөхсәт ителми. Ул ир ислам динен кабул иткән очракта гына ярый. Шәһадәт кәлимәсен әйтү ул — Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы һичбер илаһи зат юк һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) Аның илчесе икәнне тану, моңа ышану, шәригать кануннарын үтәп яшәү дигәнне аңлата. Уйнап кына иман китермиләр. Аның мәгънәсе бик тирән. Имам кешенең чын мөселманмы, түгелме икәнен белмичә никах укырга мөмкин. Тик Аллаһ каршында җавап бирәсе бар.
“ӘТИ-ӘНИ РИЗАЛЫГЫН АЛМАСАҢ, НИКАХ БӘРӘКӘТСЕЗ БУЛА”
— Никах укытыр өчен, әти-әнинең ризалыгы кирәкме?
— Үз көнен үзе күрә торган парлар әти-әни ризалыгыннан башка да никах укыта ала. Тик шулай да ата-ана рөхсәтеннән башка укытылган никахта бәрәкәт булмый. Элекке гореф-гадәтләрне онытмыйча, кызны сорау йоласын үтәп, әти-әни фатыйхасын алып гаилә корсаң, хәерлерәк.
— Өйләнешкәннән соң, дин буенча хатын-кыз фамилиясен алыштырамы?
— Кайбер мөселман кардәшләр арасында, кыз кияүгә чыккач, нәселен, әтисен онытырга тиеш түгел, шуңа фамилияне алыштырмаска кирәк, дигән фикер бар. Әмма монда “отчество” турында сүз бара. Кияүгә чыккач, кыз әтисенең исемен алыштырмый бит. Ир фамилиясен алырга ярый.
— Гаиләдә татулык саклар өчен, яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
— Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, татулык булсын өчен, бер-береңне ишетә белү һәм гаиләгә башка кешене кертмәү мөһим. Ир белән хатын арасындагы мәсьәләләр үзара хәл ителергә тиеш. Бер-береңә юл куя белү кирәк. Ир белән хатын үзенең вазыйфасын аңлап, бер-берсенең кадерен белеп яшәсен иде.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Фото:
dolgachov/123rf.com












