Бу запеканка бик җиңел әзерләнә, матур һәм тәмле килеп чыга.
750 г эремчек, 120 г каймак, 3 йомырка, 30 г кукуруз крахмалы, 100 г шикәр комы, бер чеметем тоз.
Барлык ингредиентларны бергә кушып, блендер белән төерләре беткәнче болгатырга. Массаны пергамент җәелгән формага бушатырга. 180 оС кызулыктагы духовкада 50-55 минут алтынсу төскә кергәнче пешерергә. Духовканы сүндереп, ишеген ачып, 30 минут тотарга кирәк. Аннан суыткычка 3-4 сәгатькә куярга, шулай тәмлерәк була. Запеканканы үзегез теләгәнчә бизи аласыз.
Гөлнара ГАБДУЛЛИНА, Башкортстан, Илеш районы Тыпый авылы.












