Биектау районы Каракүл авылы егете Илшат ГАРИПОВ соңгы елларда фитнес-тренер эшен алып бара. Үзе көрәшче, келәмдә хөкемдарлык вазыйфасын да башкара. Яшьтән спорт белән кызыксына. Башлангыч сыйныфларны — үз авылында, IX сыйныфка хәтле — күрше, XI сыйныфны өченче авыл мәктәбендә укып тәмамлый. Көн саен авыллар арасында әллә ничә чакрым җәяү йөреп, чыныгып үсә.
— Гел спортта булдым. Бүген дә шул юнәлештә. Һәм миңа ул тормышта да күпне бирде, — ди Илшат.
“КҮПЛӘРНЕҢ ИХТЫЯР КӨЧЕ ЮК”
Илшатка 35 яшь. Әлегә гаиләле түгел. Тренерлык эшен “Биектау” спорткомплексында алып бара. Биектауда яшәп эшли. Аңа хәтле Казанда “Оргсинтез” заводында эшләгән. Казан нефтехимия көллиятен тәмамлаган. Гаиләдә дүрт бала үскәннәр. Әтисе Вилдан абый Илшат VII сыйныфта укыганда начар авырудан үлә. Нибары 48 яшендә була. Әнисе Рәдифә апа лаеклы ялда, авылда яши.
— Әти үлгәч, бөтен авырлык әни җилкәсенә төште, — ди Илшат. — Шуңа да карамастан, башкалардан ким булмадык. Әни аякка бастырды. Атна саен әнием янына кайтырга тырышам.
— Илшат, ни өчен Биектауга кайтырга булдың?
— Заводта эшләп ялыктым, икенче төрле юл сайлыйсым килә башлады. Тренажер залга гел йөри идем. Үземне ник шул өлкәдә сынап карамаска әле, дидем. Фитнес-тренерлык буенча курсларда укыдым. Казанда “Планета-Фитнес” залында эшләдем. Көн саен Биектаудан килеп йөрдем. Иртә чыгып китәсең, кич кайтасың. Ярты гомер юлда үтә. Биектауда фатирым бар иде, спортзал да якында гына. Үзебезгә кайтып эшләргә булдым. Башта тренажер залга 1-2 кеше язылды, аннары “сарафан” радиосы үзенекен итә башлады, 20 гә якын кеше җыелды. Параллель ике, иң күбе өч кеше белән эшлим. Чөнки һәркайсына индивидуаль якын килү кирәк. Дәрес 1 сәгать бара. Үзем дә шөгыльләнәм, кулдан гантельләр төшми. Тимер арасында уза гомер, дип көләм.
— Күбрәк хатын-кызлар йөриме, ир-атлармы?
— Уртача 35-40 яшьлекләр йөри, олыраклар да бар. Күбрәк хатын-кызлар килә. Күбесе үзен формага китерү теләгеннән бигрәк, бил, арка, муен сызлауларыннан зарланып килә. Офиста, компьютер артында утырып эшләү үзенекен итә.
Фитнес-тренер психолог та булырга тиеш. Тренировка вакытында үзләренең проблемалары белән уртаклашалар, бушаналар. Аларны начар уйлардан арындырырга тырышам. Ике-өч көнлек дөньяда матурлыкны күрергә, өмет белән яшәргә кирәк. Тагын бер момент: берничә тренировкадан соң сәламәтләнеп була, дип уйлыйлар. Алай гына булса иде ул… Кайбер кешегә еллар буе җыелган авыруларын таратырга айлар, еллар дәвамында шөгыльләнергә кирәк. Тора-бара аңлыйлар үзе. Нәтиҗәләр дә бар.
— Бераз киңәшләр дә бирсәң иде.
— Арка, муен сызламасын өчен, һәр иртә иренмичә 7-10 минут булса да физик күнегү ясарга, тәнне язарга кирәк. Эштә дә бер-ике сәгать саен, торып селкенеп алырга. Әлбәттә инде, туклануны көйләргә. Тозлы, ачы, кыздырылган, баллы ризыклар белән артык мавыкмаска. Сәламәтлекнең 80 %ы туклану режимына бәйле. Иртән торуга бер стакан җылымса су эчәргә. Көн дәвамында уртача 2 литр су эчү зарур. Кич соң ашамаска. Файдалы ризыклар белән тукланырга. Сәламәт булуның серләре катлаулы да түгел. Әмма күпләрнең ихтыяр көче юк.
— Студент та икәнсең.
— Югары белемем юк иде. Читтән торып Казан дәүләт аграр университетының механика факультетына укырга кердем. Мартта диплом яклыйм.
— Футболда да актив син. Еш җыеласызмы?
— Үзебезнең футбол командасы бар. Анда артистлар да уйный. “Микрофон” командасы дип йөртәбез. Команданың капитаны — алып баручы Фәнил Вакказов. Турнирларда катнашабыз. Атнага 1-2 көн тренировкага җыелабыз. Артистлар уен-көлке белән сөйләшә. Физик кына түгел, рухый ял да алып кайтабыз.
— Спорттан тыш ничек ял итәсең?
— Быел диңгезгә бардым, рәхәт икән. Атна саен авылда мунча керәм. Бөтен аруны, начар энергетиканы юа. Дуслар белән очрашабыз. Дөресен әйткәндә, буш вакыт сирәк эләгә.
“КЕШЕ СҮЗЕН ТЫҢЛАМАСКА ТЫРЫШАМ”
— Илшат, син көрәштә келәмдә хөкемдарлык та итәсең бит әле.
— Тренер, хөкемдар Динар Зиннәтуллин: “Үзеңне хөкемдарлык буенча сынап карамыйсыңмы?” — дип тәкъдим итте. Әле ике-өч ел элек кенә алындым. Россия, Дөнья чемпионатларына да чакырдылар. Комлы көрәштә дә хөкемдарлык иткәнем бар.
— Бездә, Татарстанда, көрәш буенча хөкемдарлар запасы җитәме?
— Яшьләр үсә. Студентлар да матур гына эшли. Олылар көрәшендә генә кайчак хөкемдарлар буенча бераз дефицит сизелә.
— Яңа кагыйдәләр кереп тора. Кыен түгелме?
— Безне алдан җыеп семинарлар уздыралар, өйрәтәләр. Аңлаганы аңлый, аңламаганы юк инде…
— Хөкемдарларга тәнкыйть сүзләре еш ява…
— Төрле чак була. Кеше сүзен тыңламаска тырышам. Игътибарымны 100 % келәмгә, көрәшчеләргә юнәлтәм. Һәр ярыштан соң анализ ясыйм. Икенче юлы ул хаталарны җибәрмәскә, дип күңелгә киртләп барам. Шулар өстендә эшләгәндә генә алга таба үсәргә була.
“АРТЫК ЗУР ҖИҢҮЛӘР ЯУЛАМАСАМ ДА…”
— Илшат, көрәшәсең дә бит әле син. Рәсми ярышларда күрәбез үзеңне.
— Көрәш канда инде. Әти ягыннан өченче буын туган абыем Әнвәр Гыйләҗев заманында бик каты көрәште. Кызганыч, кисәк кенә авырып, үлеп китте. Данил абый Галиев та туган тиеш безгә. Көрәшкә X-XI сыйныфта укыганда йөри башладым. Тренерым Надыйр Лотфуллин иде. Без үсмер чакта спортзаллар гөрләп торды. Бил алышкан егетләрнең “Көрәшче!” дигән дәрәҗәле исеме бар иде. Артык зур җиңүләр яуламасам да, хәйран көрәштем. Тәкә күтәргән вакытлар истә. Ике ел элек Биектау районы Сабан туеның баш батыры булдым. Җиткәндер инде, дим, хәзер хөкемдарлык итәм.
— Үзеңә иң ошаган көрәшче кем?
— Раил Нургалиев. Заманында Биектауда бергә шөгыльләнгән чак булды.
— Биектауда көрәш буенча эшләр ничек бара?
— Егетләр тырыша. Тренерлар бик матур эшләп килә. Акча җитмәү сәбәпле, бераз артка төшү бар. Кайбер авырлык категорияләренә яшь көрәшчеләр җитми. Шулай да егетләр килә, юк дип әйтеп булмый. Шөгыльләнергә теләүчеләргә мөмкинлекләр бар. Заллар уңайлы, көрәш түгәрәкләре бушлай.
Лилия ЙОСЫПОВА.
