Композитор, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәлимуллин белән якташлар без, тамырлар Апас районыннан. Шулай булса да, моңа кадәр Рәшит абый белән якыннан аралашкан юк иде. Быел җәен бер чарада очраклы рәвештә таныштык. Шуннан бирле элемтәдә торабыз. Рәшит абый затлы, зыялы. Аның белән теләсә кайсы темага сөйләшеп була.
Рәшит Кәлимуллин — Мәскәүдә дә үз кеше, төрки халыклар да аны ярата. Бүген ул Мәскәү-Казан арасында яши һәм актив рәвештә иҗат белән шөгыльләнә. Чит илләрдә гастрольләрдә йөри. Якташым белән татар музыкасының үткәне, бүгенгесе турында сөйләштек, аерым проблемаларга да тукталдык.
“МИНДӘ 1500 ГӘ ЯКЫН УЕН КОРАЛЫ БАР”
— Рәшит абый, иҗатка мәхәббәт ничек башланды? Кем, ә бәлки, нәрсә сәбәпче булды?
— Яшел Үзәндә туганмын. Миңа калса, зур булмаган бу шәһәрнең бер көчле энергетикасы бар, чөнки анда зур дәрәҗәләргә ирешкән сәләтле кешеләр байтак.
Иҗатка мәхәббәт ничек башланды дигәндә, башлангыч сыйныфта укыганда, үзем теләп Пионерлар йортына бардым. Анда курчак театры түгәрәге бар иде, берничә ел шунда йөрдем. Тагын әле музыка түгәрәгенә язылдым. Һич онытмыйм: курчак театры түгәрәгеннән чыгам да музыка мәктәбенә китәм. (Алар икесе дә Пионерлар йортында урнашкан иде). Һәм шуннан яңгыраган музыка уен кораллары тавышын бик ләззәтләнеп тыңлап торам. Берсендә укытучы чыкты да: “Син гел шушы ишек төбендә торасың, берәр уен коралында уйнап карыйсың киләме? Теләсәң, сине музыка мәктәбенә укырга алабыз”, — диде. Менә шулай итеп, һич уйламаган җирдән музыка дөньясына кереп киттем. Укытучы киңәше белән уен коралы итеп кларнетны сайладым. Армиягә киткәч тә, хәрби оркестрда хезмәт иттем, кларнетта уйнадым. Кыскасы, музыка мәктәбендә укуымның ярдәме тиде. Алай гына да түгел, шул башлангыч алга таба Казан дәүләт консерваториясендә белем алырга, аннан соң аспирантура тәмамларга да этәргеч булды.
— Казан дәүләт консерваториясен тәмамлагансыз. Әле биредә дистә елдан артык укыткансыз да. Ни өчен мөгаллимлек эшен ташладыгыз?
— Мөгаллимлек эшен бик яратып башкардым. Кафедра мөдире дә булдым, әмма консерваториядәге эшем бик күп вакытны алды. Иҗатка вакыт калсын өчен, мөгаллимлек эшен ташларга туры килде.
— Рәшит абый, сез бит музыка уен коралларына мөкиббән. Бүген коллекциягездә ничә уен коралы бар? Шуның иң үзенчәлеклесе нинди?
— Бу инде икенче коллекциям. Беренчесен “Татнефть” оешмасы сатып алды, ул бүген Әлмәт күргәзмәләр залының иң затлы экспонатлар тупланмасы булып тора. Анда дөнья халыкларының 624 уен коралы бар. Аны 35 ел җыйган идем. Шуннан соң икенче коллекциямне тупладым: хәзерге көндә миндә 1500 гә якын уен коралы бар. Алар бөтенесе дә кабатланмас һәм минем өчен кадерле. Уен коралларына бик сак карыйм: һава дымлылыгын даими тикшерәм, кулга алып тотып карыйм, хәтта сөйләшәм дә. Уен кораллары — минем өчен җанлы әйбер. Барысында булмаса да, күбесендә уйный беләм. Кыллы уен кораллары гына авыррак бирелә, чөнки аның өчен бармаклар дөрес ятарга тиеш. Аның каравы тынлы уен коралларында яхшы уйныйм.
Бу кызыксынуым мәктәп яшендә үк башланды: берәр уен коралы күрсәм, тотып-тотып карый идем. Инде профессиональ композитор булгач, шундый уй туды — кул астында музыка уен кораллары торса, иҗат итәргә җиңелрәк булачак. Төрле спектакльләргә музыкалар язганда дип әйтүем. Аллаһы Тәгалә шушы уйларымны ишетте, ахры. Берсендә җырчы Ринат Ибраһимов өйгә килде. Аның белән дуслар идек, аңа күп кенә җырлар яздым. Һәм шунда телевидениедән шалтыраттылар: Ибн Фадлан турында фильм төшерәләр, көй язарга сорыйлар. Төркем Казахстанга бара икән, ә минем аларга иярергә вакытым юк. “Эх, кул астында думбра да юк. Шуның белән уйнап, көй язып караган булыр идем”, — дидем Ринатка. Ә ул әйтә: “Миндә думбра бар, сиңа аны бүләк итәм, барыбер тик ята!” Менә шуннан башланды инде… Дөньяның кайсы гына почмагына барсам да, берәр музыка уен коралы карыйм. Һиндстанда, акчам җитмәгәч, фотоаппаратымны да биреп, үзенчәлекле музыка уен коралы алып кайттым. Кемдер чит илдән затлы кием карый, ә мин музыка уен коралы эзлим. Бүген машинам юк, гомумән, дөнья байлыгын беркайчан беренче урынга куймадым, ә шәп коллекциям бар. Аллаһы Тәгаләгә мин бик рәхмәтле, әллә нинди затлы, үзенчәлекле уен коралларын юлыма чыгарып тора.
“УКЫРГА КИРӘК, ШУНСЫЗ ҮЗЕШЧӘН БУЛЫП КАЛАСЫҢ”
— 35 ел буе Татарстан композиторлар берлеген җитәкләдегез. Бүген инде анда кунак буларак киләсезме? Әллә инде әле һаман хуҗаларча йөрисезме?
— Кадерле кунак буларак киләмдер. Заманында Мирсәет абый Яруллин мине үз урынына калдырды. Нәтиҗәдә композиторлар берлеген 35 ел җитәкләргә туры килде. Хәтта озаккарак та сузылды. Вакытында китә белү бик кирәк. Бәлки, бу вазыйфадан иртәрәк тә баш тарткан булыр идем, лаеклы кеше калсын, дип теләдем. Татарстан композиторлар берлеген бүген талантлы, бик өметле егет — Ильяс Камалов җитәкли. Союз ышанычлы кулларда, дип курыкмыйча әйтә алам.
Үзем өчен дә оят түгел: күпме композиторга торак проблемаcын хәл итәргә ярдәм иттем, берлекнең бинасына капиталь ремонт ясалды…
— Сара Садыйкованы үләренә ике ел кала гына ТР Композиторлар берлегенә алганнар. Юкса СССР күләмендә танылган композитор, җырчы. Аны туры сүзле булган дип сөйлиләр. Бәлки, сәбәп шундадыр…
— Дөресен әйткәндә, бу — шактый четерекле сорау. Профессиональ композитор булу өчен кешеләр 25 ел укый. Ни кызганыч, Сара апаның белеме җитеп бетмәгән, Мәскәүдәге бер еллык курсларда гына укыган. Сүз дә юк, ул бик талантлы, Аллаһы Тәгалә аңа зур сәләт биргән. Ләкин… җырга көй язып кына профессионал була алмыйсың шул әле. Мин аны яшьләргә дә, алай гына да түгел, инде композитор исеме йөрткән берничә кешегә дә әйттем: “Укырга кирәк, шунсыз үзешчән булып каласың”. Бу очракта сатулашмыйм: кемгәдер үзешчән булып калу да җитә…
— Бүген саллы музыкаль әсәрләр языламы? Яшьләр арасында татар музыкасын дөнья дәрәҗәсенә чыгарырлык талантлар бармы?
— Сәләтле яшь композиторлар бар. Ильяс Камалов, Миләүшә Хәйруллина, Эльмир Низамов, Илдар Камалов һәм башкалар. Илдар, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, Чикагога укырга китте, кино музыкасы жанрында белем ала. Энем, син анда да, монда да эшлә, шулай уңышка күбрәк ирешәчәксең, дип киңәш бирдем. Тагын әле бүгенге өметле композиторлар арасыннан Эльмира Галимова, Алсу Абдуллинаны әйтер идем. Кыскасы, сәләтле, милли көйләр иҗат итүче композиторлар бар һәм моңа ихластан сөенәм. Алар — безнең таяныч.
— Опера һәм балет театры, Дәүләт симфоник оркестры репертуары миллилек белән аерылып тормый. Минем белән килешәсезме? Бу нидән шулай? Лаеклы әсәрләр иҗат ителмиме?
— Бу сорауны шушы өлкә өчен җаваплы кешеләрдән сорарга кирәк. Шуны гына әйтәм, Дәүләт симфоник оркестры чит илгә чыга икән, ул милли көйне сәхнәгә алып чыгарга тиеш, чөнки алар шушы республика хисабына яши.
Советлар Союзында бик дөрес сәясәт бар иде — һәр республикада иҗат базалары төзеделәр. Шул рәвешле һәр милләтнең сәнгатен, әдәбиятын үстерү өстендә эшләделәр. Татарстаннан гына да күпме кеше Мәскәүгә барып, махсус курсларда белем алды. Нәтиҗәдә ул артистлар аннан соң зур танылу алды, иҗатлары гөрләп барды. Ни кызганыч, хәзер мондый иҗат базалары юк дәрәҗәсендә.
— ТР Язучылар берлегендә бүген 300 дән артык кеше исәпләнә. Ә композиторлар берлегендә алтмышлап кына кеше дип беләм. Димәк, бездә музыка сәнгате алай киң җәелмәгәнме, әллә композиторлар союзына иләк аша иләнеп узалармы?
— Музыка өлкәсендә үзеңне даими үстереп тору бик мөһим, чөнки бу һөнәр сине әле ашатырга да тиеш. ТР Композиторлар берлегенә эләгү бер дә җиңел түгел. Өч көй язып кына анда эләгә алмыйсың. Беренче чиратта син профессионал булырга тиеш. Ә менә ТР Язучылар берлегенә, мәсәлән, төзелештә эшләп йөргән кешене дә кабул итәләр дип беләм, чөнки аның китаплары чыкты, диләр. Ә бүген китап чыгару модада.
“БАЛАЛАР ҮСЕП БЕТКӘЧ, ИКЕНЧЕ ТАПКЫР ӨЙЛӘНДЕМ”
— Сез күбрәк Мәскәүдә яшисезме? Балалар, оныклар белән еш аралашасызмы?
— Мәскәү белән ике арада йөрим. Җәен туган якта күбрәк булам. Кызым гаиләсе белән Төркиядә яши. Заманында музыка мәктәбен тәмамлады. Әмма сәнгать юлыннан китмәде, югыйсә сәләте дә бар иде. Әмма ул: “Әти, мин үз юлымнан китәм”, — диде. Каршы килмәдем. Башта КФУны бетерде, аннан Америкага барып, укып кайтты. Инглиз, немец телләрен камил белә, хәзер инде төрекчә дә өйрәнде. 45 яшендә икенче тапкыр әни булды.
Улымның да ике баласы бар, җәмәгате белән бер ул, бер кыз үстерә. Музыка мәктәбендә дә, сәнгать мәктәбендә дә белем алды. Ләкин, ике арада йөри торгач, сәнгать мәктәбен генә калдырды. Аннан соң Казан дәүләт төзелеш институтын тәмамлады. Бүген шул юнәлештә эшли.
Балалар үсеп беткәч, икенче тапкыр өйләндем. Җәмәгатем Ләйлә — бүген уң кулым. Минем гастрольләр графигын төзи, концертлар оештырганда ярдәм итә. Ландшафт дизайнеры булып эшләде, шул юнәлеш буенча Венгрия, Англиядә белем алды. Хәзер инде лаеклы ялда.
— Рәшит Фәһимович, әгәр тормышны яңадан башларга дисәләр, нәрсәләрне үзгәртер идегез?
— Беренчедән, вакытның кадерен күбрәк белер идем. Халкым өчен тагын да юмартрак булыр идем. Шөкер, беркайчан начар яшәмәдем, дөнья гиздем. Әле дә гел гастрольләрдә. Төрле халыклар өчен музыка язам, бу да — бәхет. Кавказ республикалары, Тыва, Якутия белән тыгыз элемтәдә. Аеруча төрки халыклар белән дуслык зур, алар мине ярата.
Үземне юмарт кеше дип саныйм: күп кенә дус, танышларга әле дә ярдәм итеп торам. Шул исәптән, матди яктан да. Остазларым белән дә элек булган элемтәләрне югалтмаска, кайчандыр миңа ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтле булырга тырышам.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.
Рәшит КӘЛИМУЛЛИН — “Европа-Азия”, “Muz-Transit” кебек халыкара фестивальләргә нигез салучы, дәрәҗәле халыкара конкурсларның жюри әгъзасы, 35 ел Татарстан композиторлар берлеген җитәкләгән кеше. Бүген Россия композиторлар берлеге советы әгъзасы.


Кызы һәм улы белән

Хатыны белән

Яшь чак, композитор Нәҗип Җиһанов белән