Талантлы керамист Наилә АЙЗАТОВАның Казанда Иске Татар бистәсендә урнашкан кибете зәвык белән бизәлгән, туристлар һәм татарстанлылар әлеге оста янына матур, сыйфатлы савыт-саба сатып алыр өчен ашыга.
— Наилә, аңлавымча, сез бирегә күченеп килгәнсез?
— Гаиләм белән бирегә 10 ел элек күчендем. Тату гаиләм бар: ирем Ренат, кызыбыз Алсу һәм улыбыз Камил. Шәхси йортта яшәргә ниятләгәч, нәкъ Казанны сайладык. Аннары бертуган абыем Фәрит тә Камчаткадан Казанга күченгән иде.
Мин Самарада туып-үсеп, Самара дәүләт техник институтының экономика факультетын тәмамладым. Белгечлегем нефть һәм газ чыгару өлкәсе предприятиеләрендә идарә итү икътисады белән бәйле. Әтием Искәндәр — нефтьче, әнием Нәкыя техник-технолог иде, алар инде лаеклы ялда. Институттан соң банкта эшләдем. Балаларыбыз тугач, декрет ялында чын иҗатка алындым.
— Сынлы сәнгать мәктәбен тәмамлаган идегезме?
— Самара балалар музыка мәктәбендә фортепиано классы буенча 8 ел белем алдым. Декрет ялында исә күңелем гамәли сәнгатькә тартылды. Рәсем ясауга сәләтем булуын сиздем. Керамик савытлар ясап, шуларны бизи башладым. Аннары аш-су бүлмәсе стенасы өчен плиткалар иҗат итәргә алындым. Ул бик авыр хезмәт булып чыкты. 1 кв.м га 220 данә плитка кирәк… Миңа 10 ар кв.м га заказлар килә башлады. Хатын-кыз өчен бу авыр эш, вакыт та күп китә. Шуңа әлеге сәнгатьтән читләштем. Тик шәхси эшмәкәр булып теркәлгәч, иҗат итмичә утыра алмыйсың. Зур мич кирәк иде, кирәкле сумма җыелгач, анысын да сатып алдым. Кала керамистларының күбесе осталык дәресләре алып бармый. Бу төр сәнгатькә бары тәҗрибәләр аша гына төшенеп була. Күп белемне интернет аша тупладым.
— Наилә, сез бары милли бизәкле савыт-саба гына ясыйсызмы?
— Әйе. Чөнки мин татарлыкка бик сусадым. Самарада татарча мохит юк иде. Татарча өйдә генә сөйләштек. Мәктәпкә сыйныфта бердәнбер татар кызы идем. Бөек Болгар тарихы хакында да миңа әбием сөйләде. Үз студиямне “Болгар Керамика” дип атадым. Савыт-сабаны бары тик милли бизәкләр кулланып ясасам, кешеләр өчен файдам күбрәк булыр дип уйлыйм. Шөкер, эшем яхшы темплар белән алга бара.
— Фарфор савыт-саба кыйммәт, аны ясавы да гаять четерекле бит…
— Мин авырлыклардан куркып калмыйм. Сабырлык әниемнән күчкән. Ул мех һәм күн кием-салым техник-технологы булып эшләде, ә бу гаять җаваплы хезмәт. Баш киемнәре, туннар үтә кыйммәтле материаллардан тегелә бит. Аңа карап, мин дә тегә башладым. Бу шөгыль осталык таләп итә. Әле дә истә: замокны үтә пөхтә итеп тегәргә өйрәнер өчен аны җиде кат сүтеп теккән идем… Теләсә кайсы кул эше сабырлык таләп итә, фарфор савыт-саба ясау — шулай ук бер дә җиңел хезмәт түгел. Фарфор савыт-сабаны формага китерү — катлаулы процесс, чөнки фарфор юка материал һәм бик эластик түгел, бу аның составының күп өлеше пыяладан, комнан, ак үзле балчык — каолиннан торуы белән дә аңлатыла. Ул үз сыйфатларына туры килсен өчен, 1350 градус эсселектәге мичтә чыныктырыла. Мондый эшләнмәләрне тәҗрибәле профессионаллар гына ясый, ә андый осталар Татарстанда бик аз.
Фарфорның составын ясарга өйрәнү өчен күп укыдым. Ирем дә бик нык булыша, шөкер, составны ул да әзерли. Шунысы да бар: кулдан ясалган фарфор савыт-саба идеаль формада була алмый, чөнки орнаментлар ясаганда аның өслегенә махсус оттисклар яки дизайн накладкалары белән басам. Шунлыктан пиала, чынаякның диаметры бераз гына деформацияләнә. Орнаментлы чынаякны тигезләп куйсаң да, материалның үз “хәтере” бар: мичтә фарфор басым ясалган якка таба кыйшая, форма үзгәрә. Моны берничек тә үзгәртеп булмый. Бар осталар да шулай ясый.
Минем эшләнмәләремә күз төшергәч, аларның кулдан ясалган булуы ачык күренә. Билгеле, кул хезмәте арзан түгел: тәлинкәле чәй чынаягы 1800 сум тора, чәй сервизларымның бәясе 5-6 мең сумнан башлана.
— Эшләнмәләрне сату ничек башланып китте?
— 2020 елда беренче мәртәбә “Печән базары”нда катнаштым. Психологик яктан авырга туры килде. Эшләнмәләр ясый белсәм дә, аларны сата алмыйм икән бит! Ул көнне иҗатымны халыкка тәкъдим итүдә ирем Ренат бик булышты.
Ә хәзер инде мәдәни чараларда, фестивальләрдә теләп катнашам. “Болгар Керамика”ны Татарстан мәдәният министрлыгында да яхшы кабул итәләр. Моннан берничә ел элек милли орнаментлы савыт-сабамны илебезнең үзәк телевидениесе, “1 нче канал” тапшыруы өчен дә сатып алдылар хәтта. Эшләнмәләрем татарлардагы туй тантанасы күренешләре төшерелгән кадрларга керде.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
