Автосалоннарда халык мәш килә. Киләсе айдан машиналарга бәяләр арта, диләр, шуңа да күпләр автомобиль алып калырга ашыга.
Бу беренче чиратта 1 декабрьдән утильләштерү җыемына бәя арту белән бәйле. Утильләштерү җыемы — транспорт чарасын чил илдән кайтартканда, сатканда бер тапкыр алына торган мәҗбүри түләү. Элек аны исәпләгәндә, автомобильнең җитештерелү елы һәм двигательнең күләменә генә карасалар, хәзер егәрлекне дә исәпкә алачаклар.
Физик затларга двигательнең егәрлеге 160 ат көченнән артмаган машиналар өчен ташламалар саклана: яңа машинага — 3400 сум, ә 3 елдан күбрәк йөргән автомобильләргә 5200 сум түләргә туры киләчәк. Ә менә егәрлеге көчлерәк (160 ат көченнән күбрәк, мәсәлән, “Тойота РАВ4”, “БМВ Х3”, “КИА Соренто”, “Джили Монжаро”, “Фольксваген Тигуан” һ.б.) машина сайлаучыларга утильләштерү җыемы өчен коммерция ставкалары белән түләргә кирәк булачак. Кыскасы, машина көчлерәк булган саен, утильләштерү җыемы да кыйммәтрәк.
Казандагы автосалоннарның берсендә эшләүче менеджерлар исәпләп чыгарды.
— 1-2 литр двигательле, егәрлеге 160-190 ат көче булган яңа машина өчен — 750 мең сум, ә 3 елдан артык йөргән, тотылган машиналарга 1,2 миллион сумга кадәр түләргә кирәк булачак, — дип аңлаттылар.
Утильләштерү җыемы киләсе елның 1 гыйнварыннан кабат 15-20 %ка артачак, диделәр. 2030 елга кадәр ул шулай акрынлап кыйммәтләнеп барачак. Бу исә автомобиль бәясенә сизелерлек тәэсир итәр, мөгаен.
— “Джили Монжаро” автомобилен генә алыйк. Аны кайтартканда, утильләштерү җыемы өчен 3400 сум түли идек, 1 декабрьдән ул бәя 842 мең сумга җитәчәк. Мөгаен, халык ат көче азрак булган машиналарга өстенлек бирер. Йә тотылган автомобиль алыр, — ди автосервиста эшләүче менеджер Айрат.
Әнвәр абый Лаештан Казанга машина алырга килгән.
— Гомерем буе үзебездә җитештерелгән машиналарда йөрдем. Хәзер дә “Лада Ларгус”та җилдерәм. Моңа кадәр тавык-чебеш асрадык. Зур машина кирәк иде. Капчыгы белән игенен дә алып кайтасың, башка кирәк-ярагын да. Хәзер эт белән мәчедән башка бернәрсә асрамыйбыз. Машинаны да алыштырырга вакыт җитте, дип уйлыйм. Чит ил автомобилендә йөреп карарга телим. Карарга дип кенә килгән идек. Тотылган автомобиль аласы килми. Яңаларының күбесе Кытайда җыелган. Декабрьдән бәяләр арта, диделәр. Хәзер аласы булыр, ахры, — ди Әнвәр абый.
Автосалонда исә төрле акцияләр, ташламалар ярдәмендә машина хакларын бер тирәдә тотарга тырышабыз, диләр. Гади халыкның күбесе өстенлек биргән 160 ат көченә кадәрге машиналарга бәя арту бик артык сизелмәс дип тә тынычландырдылар.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.












