“СӨЛЕКНЕ ЮККА ГЫНА “ТЕРЕ ДАРУХАНӘ” ДИМИЛӘР”

Тарихтан күренгәнчә, гирудотерапия ярдәмендә, ягъни сөлек салдырып дәвалану борынгы Мисыр, Һиндстан, Греция кебек илләрдә безнең эрага кадәр үк киң таралган була. Урта гасырларда ул Европада актив кулланыла башлый һәм бүген дә актуальлеген югалтмый. Россиядә исә сөлек белән дәвалау рәсми медицина алымы саналмаса да, халыкта аны үз итүчеләр бихисап. “Дару эчеп, организмны химия белән агулаганчы, борынгыдан килгән, Коръәндә дә искәртеп узылган әлеге чара белән дәвалануны хуплыйм”, — ди күпләр. Гирудотерапиянең файдалы үзлекләре һәм шул ук вакытта зыяны турында бу өлкәдә сигез ел тәҗрибәсе булган, Казан һәм Түбән Камада үз эш бүлмәсен ачкан гирудотерапевт Ләйсән САДЫКОВА сөйләде.

“иммун системасын ныгыта, тромбоздан саклый”
— Ләйсән ханым, рәсми медицина никадәр генә алга китсә дә, халык чараларыннан саналган гирудотерапияне үз итүчеләрнең — сөлек салдырырга теләүчеләрнең саны артканнан-арта баруны ничек аңлатыр идегез?
— Сөлек салып кешеләрне дәвалый башлаганчы, аның сихәтен иң элек үземдә күрдем: баш авыртуын гирудотерапия ярдәмендә җиңдем. Шуннан бу төр дәвалану белән тагын да ныграк кызыксынып киттем. Гомерем буе медицина өлкәсендә эшләсәм дә, сөлек салу буенча укырга баргач, әлеге җан ияләре беренче карашка җирәнгеч кебек тоелды. Ә инде тырышлыкларын, файдасын күреп, аларны яраттым. Сөлекнең шифалы үзлекләре бик күп, чөнки биофермаларда үрчетелә торган бу суалчан, кеше тәненә ябышкач, насос кебек кан суыра башлый һәм шунда ук организмга йөз төрдән артык фермент кертә. Алар үз чиратында кан әйләнешен яхшырта, ялкынсынуны киметә, авыртуны баса… Юкка гына сөлекне “тере биофабрика” яки “тере даруханә” димиләр.
— Сөлек салдыру нинди сырхаулардан бигрәк тә нәтиҗәле?
— Сөлек организмга керткән ферментлар терәк-хәрәкәт аппараты авырулары, ягъни артроз, артрит, радикулит, остеохондроз ише муен һәм арка авыртулары булганда уңай нәтиҗә бирә. Ни кызганыч, хәзер һәр икенче пациентым умыртка баганасында бүсер үсүдән зарланып килә. Бу — замана зәхмәте. Моңа әле баш авыртуы да өстәлә — кан басымы уйнау, бигрәк тә гипертония, баш өянәге (мигрень), башның кысып авыртуы кебек тайпылышлар белән бик күп мөрәҗәгать итәләр. Ә иң хәтәре — әлеге чирләр яшьләр арасында киң таралган. 12 яшьлек кыз умыртка баганасы бүсере белән интексен әле?! Гирудотерапия шулай ук иммун системасын ныгыта, тромбоздан саклый.
Әлбәттә, һәр чирне башлангыч стадиясендә, ягъни азганчы дәвалау хәерле. Әйтик, шул ук умыртка баганасы бүсерен сөлек тулысынча бетерә димим, тик гирудотерапия белән дәвалану авыртуны басарга, ялкынсынуларны, шешенүне киметергә булыша һәм шулар бәрабәренә кешенең хәрәкәтләнүе иркенәя. Бүсер үскән урында тукымаларның шешенүе нерв җепселләренең кысылуына китерә, шул сәбәпле авырту кешенең аягына “бәрә” башлый, ягъни хәрәкәтләнгәндә сызланулар көчәя. Сөлектәге ферментлар, организмга эләккәч, канны сыеклый, аның йөреше яхшыра һәм шулар хисабына тукымалардагы шешенү кими, кеше киеренкелектән арына, авырту да азая. Шулай ук умырткалыгында бүсер булган бер ханым сөлек куйдырырга көч-хәл белән килде. Беренче сеанстан соң ук үзендә җиңеллек сизде. Югыйсә нинди генә медицина процедуралары узмаган иде ул. Сөлек аңа әнә шулай килеште.
Сөлекнең уңай тәэсире гинекология авырулары вакытында аеруча зур. Үземнең практикамда гына озак еллар йөккә уза алмаган хатын-кызлар, гирудотерапия курсы үткәч, әни булды. Андый вакытта күңелем тула. ЭКО ясатыр алдыннан да сөлек салдыру уңай нәтиҗә бирә. Табиб буларак, мин сөлек салдыруга медицина яссылыгында карыйм. Шуңа да шифа эзләп килүчеләргә дә, табиблар кушканны протокол буенча үтибез, сөлекне өстәмә рәвештә ярдәмчел ысул буларак кулланабыз, дим.

“сөлек салдыруга җиңел карарга ярамый”
— Ковид чорыннан соң күпләр үпкә, йөрәк авырулы булып калды.
— Ковид белән авыручыларда кан куеру күзәтелде. Ә инде тромбоцитлар тиешле нормадан артса, сөлек куйдыру канны сыеклый, тромблар барлыкка килүне кисәтә. Гомумән, тромблардан саклану өчен күбрәк җәяү йөрергә, кан йөрешен яхшыртырга киңәш итәм. Ковидтан соң бронхлар спазмы да — еш очрый торган җитешсезлек. Сөлек — бу уңайдан да бик нәтиҗәле чара. Шулай ук ковид белән авыручыларга чәч коелу кебек күңелсезлек яхшы таныш. Андый вакытта да сөлек бик булыша.
— Сөлек геморройдан файдалы, диләр.
— Бик дөрес. Билгеле, дәвалану курсыннан соң геморрой беркая да китми, кала, ләкин сөлек салдыргач, ул сизелерлек кими, уңайсызлык тудырмый башлый. Анда җыелган әшәке кан чыга, авырту басыла. Берничә процедурадан соң ук пациент җиңеллек тоя. Ләкин алга таба да, профилактика өчен, әйтик, айга бер мәртәбә, сөлек куйдырып торырга кирәк, юкса авыруның янә азуы ихтимал.
— Бер сеанста ничә сөлек куясыз?
— Иң элек кешедән нинди проблема белән килүе турында сорашып мәгълүмат туплыйм. Кан басымы, гәүдә авырлыгы нинди — белешәм, кан анализларын карыйм. Беренче процедурада 3-4 тән артык сөлек куймыйм. Алга таба, пациентның үзен ничек хис итүенә карап, сөлек күләмен арттырам. Ләкин уникедән дә күбрәк куйганым юк. Процедура, гадәттә, 30-40 минут дәвам итә, аннары сөлек үзе төшә. Кайчак берьюлы 25 яки аннан да күп сөлек куйганнарын ишетеп шаккатам. Сөлек тешләгән урыннан 18-20 сәгать дәвамында кан саркып тора. Кан басымы түбән булганда, кеше аңын җуеп егылырга яки, каны начар ойый икән, күп кан югалтырга мөмкин. Шуңа да сөлек салдыруга җиңел карарга ярамый.
— Процедура алдыннан анализлар бирү кирәкме?
— ВИЧ, гепатит, сифилис кебек йогышлы авыруларга һәм гомуми кан анализы бирү яхшы.
— Файдасы булсын өчен, гадәттә, ничә процедура узу сорала?
— Бу инде авыру төренә карап хәл ителә. Кемдер бер мәртәбә килә дә, хәле яхшырган кебек тоелгач, югала. Аннары файдасы тимәде, дип йөри. Алай эшләгәнче, бөтенләй куйдырмау яхшы. Беренче процедура ул организмның ферментлар белән танышуы гына. Баштагы берничә сеанста дренаж нокталарга эшлим, бу организмны ферментлар кабул итүгә әзерләү өчен мөһим. Кеше үзен яхшы хис итсә, алга таба схема буенча дәвалауга күчәм. Сөлек салдыру гади процедура түгел. Әйтик, берәрсе аягым яки башым авырта дип килә, сөлекне башка яки авырткан аякка куя дип уйлый. Юк! Гирудотерапиянең үз тәртибе, һәр чиргә исәпләнгән схемасы бар. Пациентның шундук башына куйсаң, хәтта инсультка китерүе дә ихтимал. Әйткәнемчә, канның оешу үзлеге нинди булуы да мөһим. Процедурадан соң пациент белән элемтәдә торам. Чөнки минем янга сәламәт кеше килми, аларның һәммәсен нидер борчый. Берсендә бер кыз аягы авыртудан зарлана. “Рентген ясадыгызмы?” — дим. “Юк”, — ди. Сөйләшә торгач, аягының төнлә генә сызлавы ачыкланды. “Синдром тревожных ног” дигән төшенчә бар. Бу кызда да шул булып чыкты. Андый вакытта сөлек салдыру бөтенләй кирәкми, магний эчү җитә.

“ямаш шеш авыруыннан гирудотерапия рөхсәт ителми”
— Сөлектән аллергия булырга мөмкинме?
— Әлбәттә! Аллергиядән интеккән, астма белән авырган кешеләр бу хакта табибка әйтергә тиеш. Сөлек тәнгә керткән ферментларның барысы да өйрәнелеп бетмәгән һәм кемгә ничек тәэсир итәчәген белмисең. Шуңа да үземнең эш бүлмәсендәге суыткычта беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәкле бөтен кирәк-ярак һәрчак тора.
— Сөлекне бөтенләй куйдырырга ярамаган очраклар бармы?
— Йогышлы авырулар вакытында, организм талчыкканда, анемия борчыганда, кан оешу процессы бозылганда, ягъни гемофилия күзәтелгәндә, йөкле яки бала имезүче хатын-кызларга, ямаш шеш авыруыннан гирудотерапия рөхсәт ителми. Хәер, яман шеш вакытында кемдер куярга мөмкин, ди. Табиб буларак, моның белән килешмим.
— Шикәр чире булганда, сөлек салалармы?
— Бу очракта сөлек куярга ярый, тик чаманы белеп, пациентның үзен ничек хис итүен игътибарга алып кына эшләү сорала.
— Сөлек белән дәваланганда, пациентның яше мөһимме?
— Сөлек салдыруны 70-80 яшькә кадәр генә мөмкин, диләр. Практикада, гадәттә, сиксәннән узган апа-әбиләр килә. Күбесенчә аларны балалары йөртә. “Кайсы төшегез авырта?” — дип сорагач: “Кызым, сәламәтлегемнән зарланмыйм, бераз кан басымы гына борчый”, — диләр. Әлбәттә, андый вакытта күрсәтелгән тәртип буенча сөлек куям. Миңа биш яшьлек баланы да алып килгәннәре бар. Сабый курка, көйсезләнә, елый икән, мин сөлек салмау яклы. Чөнки андый шартларда аның организмы стресс кичерәчәк һәм бу бер дә уңай хәл түгел. Ә инде әти-әнисе алдан аңлаткан, үгетләгән һәм сабый үзен тыныч тота икән, дәвалый башларга мөмкин.
— Сөлек куйдырырга ничек әзерләнергә?
— Мин пациентларыма, яхшылап ашагыз, кайнар чәй эчегез, дим. Эчке халәтегез белән дә әзер булу мөһим. Кеше начар уйлар белән килсә, ничек кенә тырышма, ул сөлекнең файдасын күрмәячәк. Уңай хисләргә корылса, тәнендәге һәр күзәнәге савыгуга ачык тора һәм сөлекнең дә шифасы тия. Хәзер 20-30 яшьлекләр еш килә. Күбесе профилактика өчен йөри.
— Килештеме-юкмы икәнен ничек аңларга? Кайберәүләр: “Сөлекнең файдасын күрмәдем, киресенчә, хәл бетте, эч китте”, — диләр.
— Сөлек салдыргач, табиб әйткән киңәшләрне үтәү зарур. Өйгә кайтыгыз, ял итегез, ятып торыгыз, дим. Кемдер тыңламый, бакчасына барып җир җимерттереп эшли дә аннары, хәл бетте, ди. Шулай ук су эчәргә кушам. Юкса шулай ук хәлсезлек борчырга, йокы килергә мөмкин. Сөлек салдыргач, энергиясе артып, җиңеләеп, рәхәтләнеп кайтып китүчеләр дә бар. Һәр организм төрле һәм һәркем дәвалануны үзенчә кичерә. Әмма шунысы хак: сөлектән соң кан йөреше яхшыра, организм чистара. Чөнки кан белән бергә лимфа да чыга. Лимфа ул — аксыл, үтә күренмәле сыекча, без аны күрмибез. Ул шлак, токсиннарны җыя һәм кан белән алар барысы да организмнан чыга. Лимфалар чистарыну хисабына, сөлек салдыру дерматит, псориаз кебек тире авыруларын да дәвалый.
— Сөлек косметологиядә дә кулланыла. Бу уңайдан фикерегез нинди?
— Әйе, сөлек вак җыерчыкларны бетерә, битнең төсен, халәтен яхшырта.
— Тәндә тешләгән эзләр калмыймы соң?
— Биттә калмый, чөнки косметологиядә моның өчен үрчетелгән махсус кечкенә сөлекләр файдаланыла. Ә инде тәндәге теш эзләренең төзәлү вакыты тиренең ни дәрәҗәдә тиз яңаруына бәйле. Кемдер бер атнадан килә, бернинди җәрәхәт күренми, икенче берәүләрдә озаграк уза.
— Бер сөлекне кабат куярга мөмкинме?
— Cөлек тулысынча чистарынсын өчен, ярты еллап вакыт кирәк. Чөнки кан аша чирләр иярүе ихтимал. Үзем сөлекне пациентларыма биреп җибәрәм, ничек юк итәргә икәнен өйрәтәм.
— Курс узгач яки профилактика максатында сөлекне нинди ешлыкта куйдырырга киңәш ителә?
— Сөлек ферментларын безнең организм дүрт ай хәтерли. Шуннан соң аның тәэсире кими башлый. Бу вакытта сөлекне кабат салдырырга мөмкин. Хроник авырулары булган кешеләр өчен курсны даими узып тору сәламәтлекне сакларга ярдәм итә.
— Ләйсән ханым, әңгәмәгез өчен рәхмәт! Эшегездә уңышлар телибез!
Гүзәл САБИРОВА.

Сөлек турында кызыклы фактлар
Медицина сөлеге, гадәттә, 5-8 см озынлыкта, ач вакытында 1,5-2 г авырлыкта була. Кан суыргач, озынлыгы — 10 см, калынлыгы 2 см га җитә.
Сөлек селәгәендәге гирудин матдәсе — кан оешуга каршы торган табигый антикоагулянт. Ул, тромбин ферментының эшчәнлеген туктатып, канны оешудан саклый.
Сөлекләрне биофабрикада үрчетәләр, аларны бозау каны ашатып үстерәләр. Карантинда тоткач, сатуга чыгаралар.
Сөлекне өйдә чиста сулы банкага салып, караңгы урында тотарга мөмкин. Кан суыргач, ул 6 айдан 2 елга кадәр ашамыйча яши ала.
Сөлекнең 5 пар күзе, 300 гә якын тешчекләре бар. Ул 15 мл кан суыра.

 

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх