• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 21.12.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Гаилә

“ӘНИЛӘРНЕ ИСӘН ЧАКТА КАДЕРЛӘРГӘ КИРӘК!”

“ӘНИЛӘРНЕ ИСӘН ЧАКТА КАДЕРЛӘРГӘ КИРӘК!”

“ҮЗ ӘНИЕМӘ БҮЛӘК АЛСАМ, КАЕНАНАМА ДА САЙЛЫЙМ”
Фәридә ВӘЛИӘХМӘТОВА, 4 бала әнисе, “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының иртәнге тапшырулар дирекциясе җитәкчесе, “Гаилә учагы” тапшыруы авторы:
— Ирем Илшат белән дүрт бала тәрбиялибез. Олы кызыбыз Мәликә быел табиб булырга укырга керде, Зәринә — V, Нурсолтан III сыйныфта белем ала. Төпчегебез Нурсәеткә 4 яшь.
Балалар — Аллаһы Тәгалә бүләге. Безгә ул аларны әманәт итеп биргән. Шуңа күрә һәрберсен сөенеп, рәхмәтле булып кабул иттек. Ә тәрбия бирүгә килгәндә, үзебезнең әти-әниләр ысулларын кулланырга тырышабыз. Күбрәк гамәлләр белән күрсәтәбез. Кызларыбызны хатын, килен, әни булырга әзерлим. Мәсәлән, үз әниемә бүләк сатып алам икән, каенанама да нәкъ шундыйны сайлыйм. Үз әниемә шалтыратсам, шундук каенанамның да хәлен беләм. Моны күреп үскән кызларым начар булмас дип өметләнәм. Ирем дә минем әнием өчен өзелеп тора.

 

“БАЛАЛАРНЫ АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ БИРДЕ”
Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, җырчы, 4 бала әнисе:
— Мин үзем биш балалы гаиләдә үскәч, 4 бала табуым гаҗәп түгел. Аллаһы Тәгалә бирде, мин таптым. Яшь чакта сәхнәгә шактый вакытымны бирдем, тагын да күбрәк бала табасы калган дип уйлыйм хәзер. Олы улым Данилга — 22, кызыбыз Эльвинага — 16, Ильяска — 9, Илһамга 6 яшь. Ничек үстерербез дигән курку хисе юк, бер авырсынмыйча карыйм. Хәзерге балаларга без үскәндәге тәрбия ысуллары туры килми. Күбрәк сөйләшеп аңлатабыз. Шулай да кайчак усал булгалыйбыз. Әмма барыбер безгә эләккән чыбык аларга тимәде. Олыларына каеш төште, кечкенәләренә анысы да эләкмәде. Яшь барган саен, балаларны тагын да яратып, наз белән иркәлисең икән.

 

“АЛЛАҺКА ШӨКЕР, БАЛАЛАР ТӘРТИПЛЕ”
Зилә ИБРАҺИМОВА, Саба районы Икшермә авылыннан 6 бала анасы:
— Каенанам да, кызы да 5 бала тапкан. Безнең гаилә дә ишле. Ураза аенда үземнең алтынчыга йөкле икәнемне белдем. Бу бүләкне сөенеп кабул иттек. Бала төшертү — зур гөнаһ. Бүген олы улыбыз Гаделгә — 15, Әдиләгә — 12, Ләйләгә — 8, Әмиргә — 6, Динәгә 5 яшь, Мөхәммәтебез 7 ноябрьдә дөньяга аваз салды.
Гаиләбездә бар балага да бертөрле караш. Кычкырып, сугып тәрбияләмибез. Улым, шулай итәргә кирәк, болай хәерлерәк, дип аңлатабыз. Дини тәрбия дә күрсәтәбез. Аллаһка шөкер, ул-кызларыбыз тәртипле. Артык әйбер дә сорамыйлар. Әлегә мөмкинлек юк, соңрак алырбыз, дигәнне яхшы аңлыйлар. Шул ук вакытта үзләрен ким-хур итеп тоярга да юл куймыйбыз.

 

“ҮЗЕБЕЗНЕ ТӘРБИЯЛИБЕЗ”
Гөлназ СӘФӘРГАЛИЕВА, Казан, 11 бала әнисе:
— Ирем белән балалар яратабыз. Олы кызыбызга 18 яшь, төпчегебезгә нибары 3 ай. Һәр бала үз ризыгы белән туа. 11 нчебез, Сәкинәбез дөньяга килгәч, Казанның “Салават күпере” торак комплексыннан ике өч бүлмәле фатир бирделәр. Арча районы Югары Мәтәскә авылыннан шәһәргә күчендек.
Балаларны тыныч шартларда үстерергә тырышабыз. Иң элек үзебезне тәрбиялибез. Чөнки балалар бездән үрнәк ала. Ояда ни күрсә, очканда да шул була. Үзара ызгышып китәргә мөмкиннәр, бер-берегезгә юл куегыз, дип өйрәтәбез. Әлбәттә, авыр вакытлары да була, ләкин ул үтә, онытыла. Сабыр итәргә генә кирәк. Көн-таң атса, Аллаһы Тәгаләдән, балаларымны тәүфыйклы ит, дип сорыйм. Илебез өчен лаеклы кешеләр итеп үстерергә язсын иде.

 

Шагыйрә, бик күп җырлар авторы, телевидение алып баручысы Ләйлә ДӘҮЛӘТОВА соңгы елларда иҗат итүдән туктады кебек. “ТНВ”дан киткәч, ул челтәрле бизнес белән шөгыльләнә башлады. Еш кына әнисе һәм кызы белән чит илдә ял итүен күрәм.
— Әнкәем Ринага 80 яшь, — дип әйтте Ләйлә. — Тумышы белән Актаныш районы Чирү авылыннан. Әнисе үлеп, үги әни тәрбиясендә үскән. Әтием Рәшит белән өйләнешкәч, Богады авылында гомер иттеләр. Әни 30 елдан артык каенана белән торган. Әти белән алтын туйга җиттеләр. Шулкадәр тату, бер-берсен яратып тордылар, үрнәк гаилә булдылар. Биш бала (дүрт малай, бер кыз) тәрбияләп үстерделәр. Кызганыч, әтием инде мәрхүм.
Әни үз вакытында җитәкче дә, баш бухгалтер да булып эшләде. Бүген авылыбызда бик хөрмәтле абыстай. Аңа җиңгиләр дә, мин дә, хәтта кызым да иярде. “Үзеңнән соң намаз укый торган балалар калдыра алу — зур бәхет”, — ди әни. Аның канатлы сүзләре күп: “Үзеңә ошаса, кешегә ошар”, “Калса калсын минем хәтер, калмасын синең хәтер”, “Синнән соң кеше сөенеп калырга тиеш” дигән афоризмнарын тормышта кулланам.
Бу дөньяда үз әниеңне сөендерү — зур савап. Үзенең кирәкле һәм кадерле икәнен белсә, әни кеше озак яши. Әнинең ризалыгын алып башкарылган эш кенә бәрәкәтле була. Ел саен әни белән бергәләп диңгезгә барабыз. Башта каршы килде, хәзер сәяхәтне көтеп ала. Әнкәй Казанга килгәч, театр, концертларга йөрибез.
Бездә җыелып кайтып өй юу гадәте бар. Абыйлар Актанышта яши, көн дә төш вакытында кайтып, хәлен белә. Әни белән һәр көнне телефоннан сөйләшәм. Ул миңа иң якын дус та әле.
“Адәм белән Һава” тапшыруын төшергәндә, төрле гаиләләр белән очрашырга туры килде. Әниләрен нык караган җитәкчеләр бар, үзе яхшы шартларда яшәп тә, мескен хәлдә көн иткән артист әниләре бар. Соңыннан, әнигә кадер-хөрмәт күрсәтә алмадым, дип үкенә. Әниләрне исән чакта кадерләргә кирәк! Әнинең туган көненә бүләк итеп хаҗга юллама алдык.
— Ә үзең нинди әни?
— Кызым Гөлмәрьям туганчы, бик усал, таләпчән, кырыс әни булырмын дип уйлый идем. Ләкин 35 яшьтә көтеп алынган кызым тугач, фикерем үзгәрде. Бәлки, әйбәт хатын була алмаганмындыр, чөнки аерылдык. Иң тәмле әйбер бу дөньяда — әни булу! Һәр хатын-кызга шундый бөхет телим!
Эльмира СӘЛАХОВА.

 

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Язмышлар

“ИҢ ЯКЫН КЕШЕЛӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
3 апреля, 2025
Гөлдания ХӘЙРУЛЛИНА:  “ДӘҮ ӘНИ БУЛУ БИК РӘХӘТ”
Сәхнә арты

Гөлдания ХӘЙРУЛЛИНА:  “ДӘҮ ӘНИ БУЛУ БИК РӘХӘТ”

by irekmanager irekmanager
15 февраля, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru