Урып-җыю, көзге кыр эшләре төгәлләнде диярлек. Авылларда, пай җирләрен арендалаган өчен, 2025 елга исәп-хисап ясау эше бара. Кайбер якларда халык алып бетерде. Икенчеләрендә әле түләү башланмаган. Оешмалар, гадәттә, акчалата түли яки печән-салам, ашлык, шикәр комы, он бирә — төрле якта төрлечә. Кызганыч, бурычларын вакытында кайтармыйча, озак көттерүче арендаторлар да бар. Ел дәвамында редакциягә: “Вәгъдә итәләр. Әмма һаман берни бирелмәде”, — дигән шалтыратулар килеп тора.
Пай җирен арендалаган өчен исәп-хисап ясау тәртибе һәм суммасы буенча быел үзгәрешләр юкмы? Республикада уртача түләү күләме күпме? Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан белештек:
— Җир кишәрлеге өчен аренда түләве күләме юридик һәм физик затлар арасында төзелгән килешү нигезендә билгеләнә. Чистай, Мамадыш, Сарман, Чүпрәле районнарында узган зонаара семинар-җыелышларда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарафыннан: “Пай җирен арендалау бәясе 1 гектарга 1000 сумнан арзанрак булмаска тиеш”, — дип тәкъдим ителде, — дип белдерделәр безгә министрлыктан. — Кайбер районнарда аренда бәясенә пай җире өчен салым түләү дә кергән. Арендаторлар акчалата, ашлык, печән, салам, шикәр комы белән түлиләр, бакчаларны сөрдерү өчен транспорт белән тәэмин итү дә булырга мөмкин. Моны еш кына арендаторлар үзләре хәл итә. Кайбер якларда сайлау мөмкинлеге дә бар.
— Түләү вакыты ягыннан ниндидер чикләүләр бармы?
— Республикада 2025 ел өчен пай җиренә аренда түләве бара. Түләүләр, гадәттә, октябрь ахырыннан киләсе елның апреленә кадәр башкарыла. Ә акционер җәмгыятьләр өчен — гомуми җыелыш нәтиҗәләре буенча.
Сезнең пай җире бармы? Аренда өчен хисап ясалдымы? Нәрсә бирделәр? Салымны үзегез түлисезме?
Фидаил КАДЫЙМОВ, Әтнә районы Ары авылы:
— Бездә быел пай җиренә бернәрсә булмады. Эшләгән кешегә генә салам биреп чыктылар. Печәнне күп еллар биргәннәре юк. Бер пай җиренә 1 ц (2 капчык) бодай булгалый иде, узган ел арпа бирделәр, быел, әйткәнемчә, бернәрсә юк. Җирне кулланганга 1 ц бодай яки арпа нәрсә инде ул? Халык җирләре “Татнефть”тә, инвесторларда арендада. Бернинди закон да, контроль дә юк. Халык кемгә барып зарлансын инде. Бар ул шундый район-авыллар, мулдан һәм вакытында тараталар. Безнең якларда юк. Телевизордан гына “авыл!” дип матур итеп сөйлиләр, күрсәтәләр.
Илсөяр ЯКУПОВА, Чүпрәле районы Иске Чокалы авылы:
— Бездә бер кешедә 5,21 гектар пай җире. Агрофирма түгел, үзебезнең авыл егетләре чәчә. Исәп-хисап ясадылар: берсе — 1 капчык шикәр комы һәм 5 ц иген, икенчесе печән белән иген бирде. Халык канәгать дип беләм, зарланучы булмады. Салымын үзебез түлибез.
Алинә ЯКИЕВА, Минзәлә районы Югары Тәкермән авылы:
— Пай җирем туган авылым Иске Матвеевкада. Анда сайлау мөмкинлеге бар: акча яки ашлык. Үзем акчалата алам: 8,4 гектар — 10 мең сум. Салымын үзем түлим. Әлегә канәгать. Елдагыча, октябрь азагында исәп-хисап ясадылар. Бирми калганнары юк.
Кадрия САФИНА, Арча районы Иске Му авылы:
— Пай җире — 3,21 гектар. “Ак Барс” АгроКомплекс” ҖЧҖдә арендада. 1,5 ц ашлык, 3 рулон салам, 2 рулон печән бирәләр. Бу — бер пай җиренә. Салымын үзем түлим. Вакытында бирәләр, рәхмәт, быелгысын да алдык. Шәхсән үзем канәгать.
Тәнзилә НУРИЕВА, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы:
— Пай җиребез “Арыш-Агро” ҖЧҖдә арендада. Безнең авылга вакытында исәп-хисап ясалды. Аллаһка шөкерана кылабыз. Печәнне төргәккә төреп, капка төбенә китереп, печәнлеккә өеп тә бирәләр. 1 пай — 6,30 гектар: шуның 5,5 гектары — чәчүлек җире, калганы — болынлык. 1 пайга — бер рулон. Салымын да үзләре түли, рәхмәт.
Гөлсинә ГАЛИУЛЛИНА, Әлки районы Карга авылы:
— Пай җиребез 7 гектар чамасы. “Кызыл Шәрыкъ” оешмасында арендада. Бездә бодай, арпа бирәләр. Әле быелгысын алмаган. Районда Базарлы Матак, Биктимер авылларына 18 ноябрьдә бирә башлыйлар, дип язганнар иде. Бездә гел ахырдан: җирләр бер туңа, бер эри торган вакытта бирәләр. Амбарга барырга юл бик начар. Былтыр бер пай җиренә 3 ц ашлык булды, быелгысы билгеле түгел әле. Салым түләгәнебез юк. Озак көттермичә генә хисаплашсыннар иде инде. Күпме бирсәләр, шуны рәхмәт әйтеп алабыз. Кош-корт күп, ашатырга шактый китә. Әле, пычрак дип, казларыбызны да суймадык.
Гөлфия ГАЗИЗОВА, Саба районы Сабабаш авылы:
— Әниемнең 3,75 гектар пай җирен, ул вафат булгач, үземә күчердем. Килдебәктән ел саен бодай бирәләр. Салым 200 сум тирәсе, үзем түлим. Быел 4 ц бодай бирделәр. Үзебез барып тутырып алып кайтабыз. Мин канәгать.
Гөлчирә ФАРХУШИНА, Әгерҗе районы Гали авылы:
— Безнең пай җирләре узган елдан башлап “Мир” ҖЧҖдә. Әмма ул бернәрсә чәчмәде. Быел басуларны көздән сукаладылар. Киләсе елга ничек булыр? Моңа кадәр Әгерҗе ит комбинаты алган иде, ул ташлады. Алар бер пайга 2-3 ц ашлык бирә иде, әмма сыйфатсыз. Үзебезнең дә 200 гектар чамасы җир бар: арыш, солы, арпа, бодай чәчәбез. Урып-җыю башлану белән пайчыларга исәп-хисап ясыйбыз. Моңа кадәр бодай, арпа, ә быел арыш бирдек. Чөнки бодай басуын ике ел инде кабаннар бетерә. Бик аз гына җыеп алабыз. Пай җирләренең гектары төрле авылда төрлечә.
Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылыннан бер укучыбыз:
— Пай җирем фермер Нәфыйгулла Исмәгыйловта. Күп еллардан бирле 3 ц арпа, 1,5 ц бодай, 1 рулон печән, 2 рулон салам, ел саен чөгендер төяп бетергәч,
25 кг шикәр комы бирә иде. Мин терлек асрамагач, тавыкларга бодай гына алам. Быел исәп-хисап ясалмаган әле. Чөгендерне алып бетерделәр, әмма төялмәгән, шуңа бераз соңрак була. Кышын юлларны чистартып торалар. Безнең җир 4,5 гектар. Бер әйбер дә алмасаң, шушы җир өчен 9 мең сум акча түләнә. Салымны без түлибез, аның өчен бодай бирә. Без риза. Җир эше — авыр хезмәт. Эшләп караган кеше генә аңлый. Бер елны уңыш аласың, икенче елны аз да була. Фермерларыбыз бик тырыш. Бер елда да бирмичә калдырмыйлар.
Занфира СӘРВӘРОВА, Актаныш районы Киров исемендәге совхоз бистәсе:
— Пай җире — 4 гектар. Һәр җир өчен 4 ц ашлык бирәләр. Җиребез агрофирмада арендада. Август ахырында ук исәп-хисап ясадылар. Гел вакытында бирәләр. Иптәшем “Әнәк” агрофирмасында эретеп-ябыштыручы хезмәтен башкара. Пенсиядә булса да, эшләп йөри. Эшен яратып башкарган кешегә авылда да рәхәтләнеп яшәргә була. Пенсиядә булсак та, маллар асрыйбыз. Хәрәкәттә — бәрәкәт.
Рания ВӘЛИЕВА, Апас районы Олы Болгаер авылы:
— Пай җирләребез “Апас-Мол” ҖЧҖдә арендада. Быел исәп-хисап ясалды. Теләгән кешегә печән дә, арпа, бодай да бирделәр. Акчалата яки шикәр комы, онлата да мөмкин. Үзебез быел акчалата алдык. 2 пай җире өчен дә акчасы күчте. Бер пай — 5 гектар, шунысы өчен 6900 сум бирәләр. Салымны үзебез түлибез.
Лилия ЙОСЫПОВА.











