Тырышкан тамчы таш тишкән, дигән борынгылар. Арабызда үҗәт, искиткеч үрнәк кешеләр шактый. Бүген шуларның берсе белән сезне дә таныштырасым килә. Казанның Залесный бистәсендә гомер кичерүче Альмира Гайнуллина күп еллар чәйнекләр җыю белән шөгыльләнә. Күз алдына китерәсезме, аның йортында чәйнекләр саны 1200 гә җиткән инде. Соңгы вакытта самавырлар белән дә кызыксына башлаган. Альмира апа Югары Ослан районындагы стендка һәм ядрә белән ату буенча спорт мәктәбендә эшли.
— Альмира апа, сезнең коллекциягә килеп кергән иң соңгы чәйнек белән таныштырып китсәгез иде…
— Соңгы чәйнекне төпчек улымның гаиләсе бүләк итте. Ул — өстәл фонтаны. Һавада чәйнек эленеп торган кебек. Шуннан су ага, төбендә чуар ташлар да бар. Шулай ук алар Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән ике чәйнек алып кайтты. Алары — хушбуй сала торган, энҗе ташлар белән бизәлгән чәйнек. Тагын берсе Камчаткадан, анысы — улым белән бергә хоккей командасында шөгыльләнгән дусты, хәзерге вакытта “Сочи” хоккей клубында һөҗүмче Артур Тянулиннан сувенир чәйнек. Артур Америкадан, Кытайдан алып кайткан сувенирларны да күз карасыдай саклыйм. Үзебез Шри-Ланкадан алып кайткан чәйнек тә — иң кадерле ядкәрләремнең берсе. Улым хәзерге вакытта “Ак Барс” хоккей командасының балалар мәктәбендә капкачыларны уеннарга әзерли. Иң беренче чәйнегемне нәкъ менә хоккейчы улым белән Пензага баргач алып кайткан идем. Коллекция җыю шул вакытта, 20 ел элек башланып китте.
— Чәйнекләр саклана торган бүлмәгә кергәч, нинди хисләр кичерәсез?
— Һәр кич йоклар алдыннан чәйнекләр бүлмәсенә кереп, озаклап аларны барлап, каян килгәннәрен исемә төшереп, хозурланып, хыялланып торырга яратам. Чәйнек җыючылар белән даими аралашып торабыз. Чәйнекләрнең кайсы фабрикада ясалганы, каян яңа чәйнекләр алып булганы турында киңәшләшәбез. Бер-беребезгә яңа чәйнекләребез белән мактанышып та алабыз.
— Самавыр да җыясыз икән…
— Төрле-төрле 19 самавырым бар. Арада утын белән ягыла һәм электр белән эшли торганнары да очрый. Августта ирем Рөстәм белән Суздаль, Переславль-Залесский, Гусь-Хрустальный шәһәрләрендә сәяхәттә булып кайттык. Тормыш иптәшем миңа анда бәллүр самавыр алып бирде. Ә чәйнек бүлмәсендә урын бетте. Урын чамалы булгач, чәйнекләрнең бик үзенчәлекле булганнарын гына алырга тырышам, шуңа күрә коллекция акрынлап үскәннән-үсте. Аннары, ни кызганыч, бәяләр дә артты. Бер чәйнекне интернет аша Мәскәү өлкәсеннән алдым. Сатып алырга теләүчеләр бихисап иде. Мин — коллекционер, дигәч, хуҗалары мине сайлады.
Хыялда — күршедәге бүлмәне әзерләү. Анысы чәйнек бүлмәсе генә булмаячак. Иске, борынгы экспонатлар бүлмәсе булыр, дип хыялланам. Иске буфет сатып алдым, сандык, комод, иске үтүкләр һәм башка шундыйрак көнкүреш техникасын урнаштырасым килә. Хәзер түгәрәк өстәл кирәк. Шунда кунаклар белән чәй эчә торган итеп күзаллыйм. Идеяләремне даими хуплаган өчен гаиләмә чиксез рәхмәтлемен.
Арыслан ГӘРӘЕВ.













