“БУЛАЧАК ӘНИНЕ КОСМОСКА ӘЗЕРЛӘГӘН КЕБЕК ТИКШЕРӘБЕЗ”

Бала таба алмау  проблемасы турында бүген еш ишетергә туры килә. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, медицина ЭКО ысулын тәкъдим итә. Бу юл белән йөккә узу, ЭКОның организмга тәэсире хакында репродуктолог Юлия БОРОДИНА белән сөйләштек.

“ЭКОНЫ БУШЛАЙ ЯСАТЫРГА БУЛА”

— Юлия Юрьевна, бүген Татарстанда йөккә уза алмаучылар күпме? Моның сәбәпләре нидә икән?

— Бүген республикада парларның 17 %ында йөккә уза алмау күзәтелә. Бер бала тапканнан соң, икенчесен алып кайта алмау проблемасы да бар. Экологиянең тәэсире, хатын-кыздагы авырулар, гормональ үзгәрешләр, төрле инфекцияләр, аз хәрәкәтләнү, стресс йөккә уза алмауга сәбәпче булырга мөмкин. 30 % очракта бу ирләр аркасында килеп чыга.

— Ничә ел йөккә уза алмасаң, репродуктологка барырга киңәш итәсез?

— Һәр гаиләгә аерым вакыт кирәк. 35 яшькә кадәрге хатын-кыз бер ел дәвамында, 35 яшьтән соң 6 ай эчендә йөккә узмаса, репродуктологка барырга киңәш ителә. Күрем циклында тайпылышлар булса, кан килү, башка проблемалар борчыса, иртәрәк мөрәҗәгать итәргә кирәк.

— ЭКО нәрсә ул? Татарстанда аны бушлай ясатырга буламы?

— ЭКО ул — гормональ стимуляция ярдәмендә йә ансыз хатын-кызга йөккә узарга ярдәм итү. Әлеге процедура вакытында, хатын-кызның күкәй күзәнәкләрен, ир-атның мәниен (сперма) алып, пробиркада ясалма аталандыралар һәм әзер эмбрионны аналыкка күчерәләр. Әлеге ысулның төрле программалары бар. Гадәттә, ир белән хатыннан алынган күзәнәкләр белән эшлибез. Тик әгәр пациент берничә тапкырдан йөккә уза алмаса, хатын-кызның күкәй күзәнәкләре йә мәнинең сыйфаты начар булганда, донор, ягъни башка кешенең материалы тәкъдим ителә. Татарстанда ЭКО белән шөгыльләнгән махсус үзәкләр бар. Алар барысы да шәхси. Әлеге программа, анализларны исәпкә алмаганда, 100 мең сумнан башлана. Шулай ук 2013 елдан алып дәүләт гарантиясе буенча, иминиятләштерү полисы белән ЭКОны бушлай ясатырга була. Моның өчен уртача бер ел тирәсе чират көтәргә туры килә.

“ЭКОНЫҢ ОРГАНИЗМГА ЗЫЯНЫ ЮК”

— Нинди очракта ЭКО ясатырга ярамый?

— ЭКО ясар алдыннан хатын-кызны космоска очарга әзерләгән кебек җентекләп тикшерәбез. Бигрәк тә авырлы хатын-кыз өчен мөһим булган әгъзалар: калкансыман биз, күкәйлекләр, гормоннар торышын һ.б. ны контрольдә тотабыз. Хроник чирләр кискенләшкәндә, кан басымы югары булганда, психик тайпылышлар күзәтелгәндә, йөрәккә катлаулы операциядән соң, онкологик чир вакытында, табиб рөхсәт итмәсә, ЭКО ясатырга ярамый. Кыскасы, бу мәсьәлә һәр пациент белән аерым хәл ителә.

— ЭКО хатын-кыз өчен зыянлы, дип ишеткәнем бар. Имеш, онкологик чирләр китереп чыгара. Бу ысул белән туган балалар да яшьтәшләреннән үсеш ягыннан калыша, диләр, дөресме?

— Йөккә узгач, хатын-кызда гормоннар бүленеп чыга. ЭКО вакытында шул гормоннарны ясалма булдыралар. Бары аз гына күбрәк дозада. Тикшерүләр күрсәткәнчә, ЭКОның организмга зыяны юк. Бер программа белән 10 лап эмбрион алырга мөмкин. Аларның һәрберсен аналыкка күчереп утыртырга туры килә икән, гел стимуляция кулланыла дигән сүз түгел, моны даими күрем циклы вакытында, табигый юл белән дә эшләргә була. Аннары һәр йөклелек — нинди юл белән, ничә яшьтә булуга карамастан, хатын-кыз өчен сынау ул. Үзен сау-сәламәт дип санаган хатын-кызның да, йөккә узгач, хәле кинәт начарланырга, авырулары кузгалырга мөмкин. Рак күзәнәкләре һәр кешедә бар бит. Шуңа пациентларның сәламәтлеген гел контрольдә тотарга тырышабыз. Бөердә проблема икән, нефрологка, кан басымы күтәрелсә, кардиологка җибәрәбез.

ЭКО Татарстанда 29 ел гамәлдә. Элек бу ысул белән бала табу гадәттән тыш хәл кебек иде. Хәзер кайбер хатыннар ЭКО белән узганнарын бала табу йортында әйтеп тә тормыйлар. Үзләре тудыралар. ЭКО белән туган балалар безгә үз сабыйлары белән килә. Сау-сәламәт, акыллы балалар. ЭКО ысулы белән туучылар башка балаларга караганда масса ягыннан бераз авыррак булуы белән генә аерылып тора. Монысын да аңлатырга буладыр. Көтелгән бала булгач, әни үзенә бик игътибарлы, тәмле ашый. Ә йөклелекнең 30 нчы атнасыннан соң ашаган ризык яралгының массасына китә.

“ИҢ ЯХШЫСЫ: БЕР ЭМБРИОН — БЕР БАЛА”

— Ни өчен ЭКО белән игезәкләр еш туа?

— Эмбрионнар көчсезрәк, сыйфатсызрак булганда, аналыкка берьюлы икене күчереп утыртабыз. Кайчакта аларның икесе дә тернәкләнеп китә. Нәтиҗәдә игезәкләр туа. Гадәттә, нәселдә игезәкләр булган очракта гына шулай эшләргә тырышабыз. Иң яхшысы: бер эмбрион — бер бала. Хатын-кыз организмы өчен ике яралгы йөртү авыррак, балаларның җитлегеп бетми туу куркынычы бар.

— ЭКО ярдәмендә бала табарга җыенган хатын-кызларга киңәшләрегез?

— Көненә 2 литрга кадәр су эчәргә киңәш итәр идем. Бу очракта стимуляция җиңелрәк уза. Эч авыртуы бик сизелми. Аннары аксымга бай ризыклар ашарга кирәк. Эмбрионны аналыкка күчереп утыртканнан соң, авыр физик эшләрдән тыелып тору мөһим, мунча, сауна керергә, спиртлы эчемлекләр кулланырга ярамый.

— ЭКО белән бөтен хатын-кыз да йөккә уза аламы?

— Иминиятләштерү программасы буенча ЭКОны бушлай ясаганда төп шартлар: хатын-кызның антимюллер гормоны күрсәткече 1,2 дән кимрәк һәм күкәйлекләрдә фолликулалар саны 5 тән азрак булмаска тиеш. Акча түләп ясатканда, бу күрсәткечләргә игътибар бирмиләр. 40 яшькә кадәргеләрне алсак, беренче тапкырдан, гадәттә, хатын-кызларның 40-45 %ы, икенче мәртәбәдән 50-55 %ы йөккә уза. Унынчы тапкырдан гына узучылар да бар. Хатын-кызның яше дә зур роль уйный. ЭКО белән 50 яшьтә дә бәби алып кайтучылар бар барын. Шулай да яшь барган саен йөккә узу авырлаша. Статистика буенча, 43 яшьтән соң хатын-кызның күкәй күзәнәкләренең сыйфаты да, саны да кими. Олырак яшьтәге хатын-кызлар турында сүз барганда, эмбрионны аналыкка күчереп утыртканчы, аның кимчелекләрен тикшерәбез. Бу исә сау-сәламәт бала табу ихтималын арттыра. Тагын бер ысул турында әйтеп китәсем килә — күкәй күзәнәкләрне криоконсервацияләү. Әйтик, 30-32 яшьлек хатын-кызның пары юк, ләкин ул киләчәктә гаилә корырга хыяллана, ди. Бу очракта аның күкәй күзәнәкләрен алып, туңдырып куярга була. Аннары, әйтик, 40 яшендә бала табарга теләсә, аларны эретеп кулланырга мөмкин. Яшьрәк чактагы күкәй күзәнәкләр күпкә сыйфатлырак. Кызганыч, күпләр бу хакта белми.

Йөккә узу ул — шундый могҗизалы нәрсә. Табиблардан гына тормый, илаһи көч бик зур роль уйный. Кайчак бик матур, сәламәт пар килә. Күпме тырышсалар да, балалары юк. Ничек кенә булмасын, үзе бала табамы, ЭКО ысулын кулланамы, ятимнәр йортыннан сабый аламы, һәр хатын-кыз әни булырга лаек.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Фото: ©familylifestyle/123rf.com

 

 

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх