“ТНВ” һәм “ТНВ-Планета” каналлары алып баручысы Ләйсәнә САДРЕТДИНОВАны бөтен дөнья татарлары беләдер, мөгаен. “Татарлар” һәм “Халкым минем…” тапшырулары аша ул безгә иң еракта яшәүче милләттәшләребезнең дә яңалыкларын җиткереп, яшәешләрен күрсәтеп, Татарстаннан сәламнәрне — аларга, аларныкын безгә тапшырып, чит төбәкләрдәге татар авылларының хәлен күрсәтеп тора. Кайчан очрашсак та, Ләйсәнәнең кулында камера булыр, үзе гел юлда.
— Эшемне бик яратам. Кая гына барсам да, татарларым җылы каршы ала, — ди Ләйсәнә. — Без — җир кешеләре. Татарларның күбесе авылдан чыккан. Туган нигез, телебезне югалтмыйча, саклап кала алсак иде. Гомумән, авылларга игътибар күбрәк булсын иде.
“КҮРЕШҮГӘ, АРЫГАННАР ОНЫТЫЛА”
— Ләйсәнә, татар журналистлары арасында ерак юлларга синең кебек шулай күп йөрүчеләр сирәктер. Атнаның ничә көне, сәгате юлда уза икән… Санап караганың юкмы?
— Санаганымны хәтерләмим. Соңгы эшлекле сәяхәтләрне алсак, бер атнада Луганск, Донецкига барып кайттык. Башта Краснодарга очтык. Аннан соң машинага күчеп утырдык, 2 мең чакрым йөргәнбездер. Кайтуга, эш буенча көнендә генә Самарага барып кайтасы булды. Ике якка 800 чакрым чамасы. Аннары бер көннән Кыргызстанга киттем. Санап бетерә торган түгел. Кайвакыт шулай күп, кайчак алай ук булмый.
— Иң ерак юл кайсы булды?
— Владивостоктыр, мөгаен. 7 сәгать аерма, әллә 9 сәгать очасы шунда. Якутия, Бурятиядә булдым. Барып кайтам да, башны “чистартып” куям: күпме йөргән, нинди авырлыклар булган — онытам. Дөрес, юл җиңел түгел инде. Хәзер яшь тә бар. Паспортны ачып карыйм да, “әллә-лә-лә” дим (көлешәбез).
— Сиңа юллар узганда туган хисләр, күргән истәлекләрне туплап, киләчәктә аерым сәхифә башлап җибәрергә була. Тапшыруларга керми калган хәлләр күпме бит әле…
— Берара яза башлаган да идем. Чынлап та, анда керми калган әйберләр бик күп. Ничек кенә авыр булса да, без бит андагы милләттәшләрнең яшәешен күрсәтергә тырышабыз. Юл газаплары исәпкә керми. Иң авыры — вакыт аермасы, йокламыйча эшләү. Ике тәүлек йокламыйча эшләп була, ә аннан соң авасың. Вакыт аермасына өстәп, мескен ашказаны гына чыдасын… Организмга авыр, сүз дә юк. Әмма барып җиткәч, милләттәшләр белән очрашкач, бөтен дөньямны, арыганнарны онытам.
— “Татарлар” редакциясенең баш мөхәррире, “Халкым минем…” — бар да синең җаваплылыкта. Коллектив, юллар, сюжетлар әзерләү… Өйгә кайтып кергәнең бармы, дип сорасам гына.
— Кайвакыт айлар буе кайтам-китәм, шулай йөрим. “Татарлар” редакциясендә редактор буларак бер ун ел эшлимдер. Анда хәзер әйбәт төркем җыелды. Чыгып китүем редакциягә бернинди зыян китерми, һәркем үз җаваплылыгын белә. Коллективның бер кешесе хәтта тапшыруны эфирга җыеп чыгара ала. Шул дәрәҗәдә профессионаллар. Шуңа бер дә борчылмыйм. Ә “Халкым минем…” тулысы белән минем өстә. Материал күп булса, чыгарам. Әгәр азрак җыелса, “Татарлар” тапшыруына сюжет итеп бирәм. Һәр командировкадан “Татарлар”га да аерым материал ясарга тырышам. Чөнки ике тапшыруның да миссиясе бер бит.
— “Халкым минем…” тапшыруының ничә еллык тарихы бар?
— Быел 25 октябрьдә 20 ел булды. Башта өч ел оператор белән, аннан соң үзем генә эшләдем. Чөнки ул вакытта операторны озакка алып чыгып китеп булмый иде. Берничә көн, хәтта атна буена да киткән чакларым булды. Үзем оператор булып йөргәндә җиңелрәк тә. Ничек күрәм һәм кирәген генә төшерәм, аңлатып торасы юк. Ярдәм кирәксә, шушы төбәктә озата йөрүчеләрнең берәрсенә камераны тоттырам. “Халкым минем…” — Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә эшләүче тапшыру. Камераны да алар бирә иде. Хәзер дә конгресс үзеннән калдырмый.
— Журналистика тормышы кайдан башланды?
— Журналистика эшем Азнакайда башланды. Башта рәсем-сызым укытучысы идем мин. “Азнакай” телевидениесеннән Әлфия Иксанова шулай берсендә үзләренә алып баручы кирәк булуын әйтте, килеп кара әле, дип тәкъдим итте. Килүгә алдылар. Башта ике эштә эшләдем, аннары тулысынча телевидениегә күчтем. Бик күп тапшырулар алып бардым, алты ел хезмәт куйдым. Элек “На волне Татарстана” фестивале бар иде. Шунда конкурска үземнең бер тапшыруны җибәреп, “Лучшая ведущая татарских программ” дигән номинациядә җиңдем һәм Казанга чакырдылар. 2002 елда килдем. “Чулпан”да (хәзер “Манзара”), аннан соң яшьләр редакциясендә эшләдем, 2003 елда “Татарлар”га килдем, соңрак “Халкым минем…” тапшыруын башладым. Конгресста да “Халкым минем…” дигән газета барлыкка килде. Кадр артында калган кайбер мизгелләрне анда язгалыйм. Хәзер ул “Татарлар” дип атала.
— Журналистикада хезмәт хакы да әллә ни зур түгел инде…
— Килешәм, журналистның хезмәт хакы зур түгел. Әмма нәтиҗәсе, рухый байлыгы күп. Журналистика канәгатьләнү хисе китерә ул. Эшенә бирелгән бөтен кеше шулайдыр инде, акчасын артык чутламыйсың. Төрле вакытлар булды, акчасызлыктан нык нужа чиктем. Ләкин, кая барып төшсәң дә, бер апаның аркаңнан сөеп: “Яратабыз тапшыруыңны”, — дип әйтүе меңнәргә тора. Беркайчан акчага карамадым. Янымда яхшы дусларым бар. Кирәк чакта акчасын да биреп тордылар.
— Эшеңне күрәләрме, бәялиләрме? Исемнәр бирелдеме?
— Эшемне Бөтендөнья татар конгрессы гел бәяләде. Миңа “Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре” исеме бирелде. Төрле медальләр белән дә бүләкләндем. Конгресс нык терәк. Анда эшләүче Гөлназ Шәйхи — иң якын дустым. Хәзер якын күршеләр дә. Элек “Халкым минем…” тапшыруы белән бергә чыгып китә идек. Бөтен оештыру эшләрен Гөлназ алып барды. Мин барып төшерә генә идем. Бик күп илләр, җирләр гиздек. Бәяләүләр, исемнәр бирелүдә аның тырышлыгы да бар, дип уйлыйм. Тапшырулар өчен, Башкортстан “Мифтахетдин Акмулла” исемендәге премияне дә бирде. Рәхмәт!
“АРЫСАМ, ТУГАН ЯГЫМ ТАВЫ КӨЧ БИРӘ”
— Ләйсәнә, син — Азнакай кызы. Туган якта хәзер кемнәрең бар? Туган нигез буш түгелме?
— Тумышым белән Баланлы Бүләктән мин, Чалпыда үстем. Азнакай гел уемда, күңелдә. Яз, җәй, көз ешрак кайтырга тырышам. Кыш бик ешламыйм, чөнки рульдә үзем йөрим. Туган нигез буш түгел, анда абый яши.
Бик арысам, Азнакайга кайтып китәм. Җылы көннәрдә Чатыр тауга менәм. Чатыр тау — Татарстанның иң биек ноктасы. Шунда менеп күп көч алып төшәм. Азнакайга кайтмасам, җаным, күңелем буш. Чөнки Актүбәдә зиратта әнием белән әбием ята. Баланлы Бүләктә — әти, әби-бабай, Азнакайда — ирем, каенанам, каенатам… Бөтенесенең каберен караштырып, чәчәкләр утыртып киләм.
— Элек “ТНВ”га якын гына Волгоград урамында фатирда яши идегез. Анда 15 еллар элек мин дә кунак булдым. Үзең ясаган картиналар бик күп иде. Әле дә шулай ясыйсыңмы?
— Хәзер Дәрвишләр бистәсендә үз йортым белән яшим. Аерым остаханәмне булдырдым. Хәзер картиналар тагын да күбрәк. Картина ясамыйча тора алмыйм, ул — минем халәт. Елыйсы килгәндә дә, күңелем сөенгәндә дә ясыйм. Әле менә алтын шарчыклар ясадым. Матур, өлгергән вакыты бит, миләшләрне төшердем. Мин профессионал түгел, училище гына бетердем. Ләкин ул — бер дә тукталмый торган эшем.
— Аларны сатканың юкмы?
— Картиналарны беркайчан да сатарга дип ясамадым. Элек портретларга заказ бирәләр иде. Аннары анысыннан туктадым. Портрет ясавы ул хәтле рәхәт түгел. Гомумән, сатар өчен дип әйбер эшли алмыйм. Күңелем кушканга ясап куям да бүләк итәргә әзер булып тора. Миңа шулай рәхәтрәк.
— Үз йортың белән яшәү рәхәт тә, эше дә күп инде. Ремонт, төзү эшләре җайландымы? Бакчада ниләр үстерәсең? Үзең юкта кем карап тора? Күршеләр әйбәтме?
— 2017 елда алдым, 2018 дә күчендем. Башта участок, 6х6 метр үлчәмдәге бура йорт иде. Ике якка янкормалар ясадым: бер якта остаханәм, икенче якта ванна, бәдрәф бүлмәләре. Хәзер өй 9х9 метр. Тулаем алганда, 100 кв.м, бәләкәй матур бер “теремочек”. Бакчамда бик күп әйбер үсә. Күчү белән койма буйлап шомырт, миләшләр утырттым. Безгә урман бик якын. Сара кушаматлы этем бар. Икәү урманга йөрибез. Барган саен бер миләш төпләп алып кайтып утырттым. Алмагач, слива, кура җиләге, чия, груша, сырганак… — бөтенесе бар. Зәңгәр чыршылар, 6-7 туя, декоратив наратларым бар. Яшелчә, чәчәкләр үстерәм. Күршеләрем бик әйбәт. Үзем юкта этне Гөлназ Шәйхи ашата. Бер чит машина туктаса да, шундук хәбәр итеп яза күршеләрем.
“АЕРЫЛЫШКАЧ ТА, БИК ДУС БУЛДЫК”
— Гаилә хәлеңә килгәндә, Искәндәрнең әтисе — ирең Илдар бакыйлыкка күчте, дип беләм… Ул Азнакайда яши идеме?
— Илдар белән 23 ел яшәдек. Аерылышкач та бик дус булдык. Ул Азнакайны ташлый алмады, җиргә береккән кеше иде, шул гына. Без Казанга киттек, Илдар Азнакайда калды. Үлгәненә ике ел. Аның каберен карап торам. Искәндәр һәрвакыт әтисе белән аралашып яшәде. Мөнәсәбәтләребез яхшы булды. Бик әйбәт иде. Урыны оҗмахта булсын, сүзләребез дога булып ирешсен.
— Хәзер Ләйсәнәнең күңеле буш түгелме?
— Янымда яраткан кешем бар, күңелем буш түгел, Аллаһка шөкер. Аны улым да яхшы кабул итте.
— Искәндәр Казанда яшиме? Нинди өлкәне сайлады?
— Улым үз юлы белән китте. Эше компьютер белән бәйле. Ул Казанда түгел. Эшләре әйбәт бара. Видеоэлемтә аша сөйләшеп торабыз. Исән-сау йөрсен.
— Алда әйткәнемчә, бөтен дөнья татарлары белән безне экраннар аша таныштырып, очраштырып торасың, Ләйсәнә. Юлларың гел уңсын, хәвеф-хәтәрсез йөрергә насыйп булсын!
— Татарларыма рәхмәт әйтәм! Кая гына барып урнашсалар да, үзләрен югалтмыйча яшәгәннәре, кайчан килеп төшсәк тә, безне кабул итеп, яшәешләренә, күңелләренә керткәннәре, язмышлары хакында сөйләгәннәре өчен рәхмәт. Хыялланып, яратып яшәсеннәр. Хыял дигәннән… Яшь чакта, ирем эчми торган, тыныч кеше булсын иде, дип теләдем. Мин бит Ат елында туган, ут кебек, дөбер-шатыр идем. Хәзер дә шулайрак. Киләсе елга минем ел керә, 60 яшем тулачак. Аллаһы Тәгалә сораганымны бирде: ирем тыныч, эчми торган кеше булды. Балачак, студент вакытларымда, дөнья буйлап сәяхәт итәргә иде, дип хыялландым. Ул чакта нинди чит илгә чыгу… СССР заманында яшәдек бит. Ә мин хыялландым. Аллаһы Тәгалә шундый эш бүләк итте. Чикләр ачылып, бөтен дөнья буйлап гиздем. Бу хыялым да тормышка ашты. Үз йортым белән торырга хыялландым. Аны да бирде. Яраткан кешем белән очраштыруын сорадым, анысы да булды, Аллаһка шөкер. Дөрес итеп хыяллана белергә генә кирәк икән. Хыялларым күп һәм гади. Мәсәлән, тау башында яткан карны тотып карарга, зур лотосларны күрергә хыялландым. Аларына да ирештем. Әстерханга баргач, хыялымдагы шушы зур лотосларны кочаклап карадым.
— Хәзерге вакытта Ләйсәнә нәрсә турында хыяллана икән?
— Зоопарк түгел, иректә йөрүче алсу фламинголарны күрәсем килә. Бер хыял тормышка ашуга, икенчесен хыялланып куям. Шулай итеп гомеремне озынайтамдыр сыман. Хыялланып сөйләп утырам, әйеме (көлешәбез). Ә иң яраткан бәйрәмем — Яңа ел. Урамдагы чыршыларны уенчыклар белән бизәп куйдым. Беренче кар яугач, өйдәгесен дә бизим. Шушы бәйрәмне көтү процессын яратам.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Безнең белешмә:
Тулы исеме: Ләйсәнә Илгиз кызы Садретдинова
Туган җире: Азнакай районы Баланлы Бүләк авылы
Туган көне: 18 сентябрь, 1966 ел
Белеме: Лениногорск педагогика училищесы, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты

Улы Искәндәр белән

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән
