• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 03.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“Хуҗабикә булу бик ошый”

“Хуҗабикә булу бик ошый”

Җырчы Диләрә ИЛАЛТДИНОВАның соңгы елларда тормышында зур үзгәрешләр булды. Кияүгә чыкты, бәби алып кайтты… Кая югалды икән дип уйлаучылар, аны күз уңыннан югалтучылар да бардыр. Диләрә хәзер бәби ялында. Әмма иҗатны онытып бетерми.

— Иң зур хыялым тормышка ашты — әни булдым! Бәби ялы шулхәтле рәхәт икән, — ди Диләрә. — Үземне бик бәхетле хис итәм. Аллаһы Тәгаләмә рәхмәт!

Тулы исеме: Диләрә Нәфис кызы Илалтдинова
Туган җире: Әлмәт
Туган көне: 15 декабрь, 1988 ел
Белеме: Казан дәүләт технология университеты
Гаилә хәле: кияүдә
Танылган җыры: “Кирәк миңа игътибарың”

“Бакча “чире” каенанамнан йокты”

— Диләрә, соңгы вакытта син гел Әлмәттә. Кияүгә чыккач, күченеп кайтмагансыздыр бит?

— Мин — Әлмәт кызы. Әнинең туган авылы Бикәсазда үстек. Шунда хәзер җәйләрен бертуган абыем гаиләсе белән кайта. Без дә биредә еш кунак булабыз. Ә болай 2006 елдан бирле Казанда яшим. Укырга дип кенә килгән идем. Шәһәр ошады да калдым.

— Бакчада күп кайнашасың. Ниләр утырттыгыз?

— Берничә ел элек кенә бакчага карашым үзгәрде. Иремнең әнисе — каенанам бакчаны бик ярата. Ул “чир” миңа да йокты. Хәзер шунда бергәләп кайнашабыз. Үсентеләрне әни белән өйдә үстерәбез. Февраль башында чәчәбез, аннары теплицага чыгарабыз. Бер теплицабызда җылыту системасы көйләнгән, бик җайлы. Помидор, кыяр, борыч, баклажан — барысын да аз-азлап үстерәбез. Хәзер өйдә булгач, вакыт җитәрлек.

— Бәби ялы ничек үтә?

— Бик рәхәт икән! Улыбыз — ирем гаиләсендә беренче кадерле онык. Кая барсак та, кулдан төшермиләр, һәрберсенә тансык бәби, улыбызга бу яктан бәхет елмайды (көлә). Балага 17 майда 3 ай булды. Данияр исемен сайладык. Бик сабыр, сәбәпсез еламый, сөйләшергә ярата. “Угу, угу”, — дип аралаша башлады.

Хуҗабикә булу бик рәхәт. Камыр ризыкларын пешерергә дә, ашарга да яратам. Аш-су әзерләргә әнием кечкенәдән өйрәтте. “Инстаграм”да да кайбер рецептларым белән бүлешәм. Өй җыештыру, бакчада кайнашу ошый. Шуңа хуҗабикә булу бер дә авыр һәм күңелсез түгел.

“Күренмәсәң, сәхнәдән тиз югалталар”

Диләрә сәхнәдә кечкенәдән — 4 яшьлек чагыннан ук җырлый башлый. Әлмәттә балалар бакчасында үткәрелгән конкурсларда да алдынгы урыннарны ала. Үскәч, җырчы булам, дип хыяллана. Аннары табиб һөнәренә кызыга. Әмма мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт технология университетына укырга керә. Тик күңел барыбер үзенекен итә — Диләрә җырчы юлын сайлый.

— Әти-әнием җыр-моңга гашыйк иде. Бу нәселебездән килә. Баянда да уйнадылар. Үзем дә X сыйныфта укыганда баян классын тәмамладым, фортепьянода уйнарга да өйрәндем, — дип искә ала Диләрә.

— Кияүгә чыкканчы ук, сәхнәдә сирәгрәк күренә башладың кебек?

— Сәхнәдән киткәнем булмады. “Барс Медиа” компаниясе белән килешү вакыты беткәч, һәр атна хит-парадларда катнашмагач, халыкка кинәт төшеп калдым кебек тоелды. Телеэкраннардан күренми башласаң, тиз югалталар. Югыйсә концертларда катнашуны дәвам иттем, банкетларда җырладым.

Йөккә узуымны белгәч, ирем Руслан: “Гастрольләргә йөрмисең”, — диде. Туачак балабызның сәламәтлеге өчен борчылып шулай әйтте. Аның белән килешәм.

“Ирем белән юлда таныштык”

— Руслан белән ничек таныштыгыз?

— Танышу очраклы рәвештә юлда булды. Шул көннән бирле гел бергә.

— Сәхнә белән кызыксынамы?

— Иремнең эше иҗатка бәйле түгел, башка өлкәдә кайный. Татарча җырлар тыңларга ярата. Кайчак кушылып җырлый.

— Табышлар белән бергә тормышыңда зур югалтулар да булды… Әти-әниең төшеңә кергәлиме?

— Кызганыч, якыннарымның берсе дә арабызда юк. 2008 елда — әтиебезне, 2014 елда әниебезне югалттык. Икесе дә 63 яшьтә китеп барды.

— Ә гаиләдә ничәү сез?

— Өчәү: абыем һәм апам бар. Абыем гаиләле. Апам әлегә насыйп ярын тапмады. Дус-тату торабыз, кунакка йөрешәбез. Аллага шөкер, якыннарым бар.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ШӘХСИ ТОРМЫШНЫ ЧИТКӘ КУЯРГА ТУРЫ КИЛӘ”
Сәхнә арты

“ШӘХСИ ТОРМЫШНЫ ЧИТКӘ КУЯРГА ТУРЫ КИЛӘ”

by irekmanager irekmanager
1 июля, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?
иман нуры

ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?

by irekmanager irekmanager
6 февраля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru