“Артык кызу булса да, артык салкын булса да, чебиләр үсми”

 

Апаста яшәүче Венера Газиеваның көне ир­тәнге сәгать 4 тә чебиләр һәм инкубаторга куйган ­йомыркаларны караудан башлана.

— Хезмәтсез тора алмыйм. Эш булмаса, ял­каулана башлыйбыз, ­олыгая-олыгая аяклар да авырта. Хәрәкәттә — бә­рәкәт, диләр. Шушы шө­гыль белән гел хәрәкәттә мин. Көн узганы сизелми дә. Кышын бер ай ял ит­кәндә дә нәрсә эшләргә белмәдем, — ди уңган ­хуҗабикә.

 

Венера апаның кош-корт­ка тартылуы бала вакытына ба­рып тоташа. Аның әти­се дә идән астына урын көй­ләп,  100 әр чебине кызыл ут ас­тын­да үс­тергән. Әнисе исә күр­­­­кә асрау бе­лән мавыккан. Ве­­нера апа әти-әнисеннән өй­­­­рәнгән тәҗрибәне онытмыйча, белемен интернет аша тагын да баеткан. Хәзер ул йомырка алу, чеби чыгару, аларны үстерү серләрен ях­шы бе­лә.

— Кызым ачы сынаулар аша узды. Башта ирен, 7 айдан соң газиз кызын югалтты. Көн­нәрне ничек үткә­рер­гә белми аптыраганда, шу­­шы эшкә тартылды. Йоклый да алмый ул. Төн­нәр буе уты­рып, кош-корт асрау сер­лә­рен өйрән­де. Үзем дә көн­гә бер мәр­тәбә че­­биләр яны­на чыгып, тикшереп ке­рәм, — ди әнисе Мөзәйнә әби Әхмәтшина.

Венера апа әлеге хезмәт бе­лән 7 ел шө­гыльләнә. Иң элек 500 чеби сатып алган. Аннан тагын 2 меңне алып кайт­кан. Аларны үстереп, тәҗ­рибә туплагач, 1 мең йомыркага исәпләнгән инкубатор алган.

— Чебиләр камыр кебек: үсә барган саен урын җит­ми. Тарлыкны тиз сизә­ләр. Шу­­ңа да урынны киңәйтер­гә туры килде. Хәзер дә 10 көн­лек чебиләрне ае­рып, чит­леккә таратам, — ди ул.

Чебиләр торагы җылы, уңайлы, читлек­ләре, су эчү җайланмалары, азык салу урыннары көйләнгән. Бина эч­ке яктан поликарбонат бе­лән тышланган.

— Чебиләрне җибәргәнче, торакның стеналарын юам, җиренә, идәненә де­зин­фек­ция ясыйм, шашка ян­дырам, җилләтәм. Аз гы­­на инфекция калса да, алар авырый һәм үлә башлый. Күп кеше стена юу бе­лән чик­­­­­лә­нә. Чебиләрнең җир­дә, сеткада, идән­дә йө­рүен оныта. Алар авырмасын өчен, тиешле температура сакланырга, вентиля­ция­­се булырга һәм азыгы да тиешенчә би­ре­лергә тиеш. Чебиләрне җәйгә ка­дәр җы­лы бинада үс­терү отышлы. Бу вакытта чир­­ләр, инфекцияләр әле уян­маган бу­ла. Торак салкын икән, че­бинең ашавы үзен җылытуга китә. Аларның үс­мәве әнә шуңа бәй­ле. Артык кызу булса да, артык сал­кын булса да, чеби үсми. Аларга үтәли йөргән җил дә ярамый, — дип, серләре белән уртаклаша Венера апа.

Йомырка инкубаторга куелган көннән башлап, чеби суыткычка килеп кергәнчегә кадәр, Венера апа аз гына да игътибарын киметми. Че­би чыгару өчен Мәскәү аша чит ил йомыркаларын ал­дыра.

— Инкубаторда йомыркалар үзләре әйләнә. Шулай да гел карап, температурасын кү­зәтергә кирәк. 11 көн­нән йо­мыркага җан керә. Бу вакытта алар йомырка аша сулый башлый. Шуңа да җил­­лә­­теп, һава кертеп алам. 21 көн­нән чеби чыга. Ояга кү­­­чергәч, тем­­пература ре­жи­мын саклау мөһим. Бе­ренче 3-4 тәү­лектә температура +35 оС булса, аннан атналар уз­ган са­ен кими ба­ра. 4 ат­на­­дан 18-22 оС җы­­лы­­лык ки­­­рәк. 1 айлык че­би яшә­гән җир­­дәге тем­пература +20-22 оС булма­са, алар ту­­ңа. Ая­гы бетте дигән сүз­ дә, туңудан, азык дө­рес булмаганнан яки артык кысан җирдә торудан килеп чыга. Чебиләр­нең астын да чистартып торырга кирәк, — дип сөйли Венера апа.

Азык мәсьәләсендә аның үзе генә белгән серлә­ре бар. Аксымның җитәрлек кү­ләмдә булырга тиешлегенә Венера апа кат-кат тукталды.

— Бройлер чебиләр 56 көн­дә өлгерә. Катнаш азык кы­на ашатсаң, 45 көннән  суярга мөмкин. Ләкин әле бу вакытта мае аз, ите ко­ры, ты­гыз була. Без сусыл ит яратабыз. Че­биләргә иң элек катнаш азык ашатам.  1 ай­­дан соң бөртеклеләрдән ясалган фуражга күчәм. Азыкта протеин җитәрлек күләмдә булырга — ул үсә торган чеби өчен 19 %ны тәш­­кил итәргә тиеш. Балык һәм сөяк оны, балык мае, “Чиктоник” витамины, соя һәм көн­багыш шроты өстим. Фуражны кукуруз, бодай, солы, арпа кушып ясый­быз. Суяр алдыннан 1 ат­на бөтен­ләй катнаш азык бирел­ми. Азыкны кинәт алмаштыруны кош-корт шулай ук тиз сизә, — ди ул.

Чебидән тыш, Венера апа үрдәк, күркә, мулард, казлар да үстерә. Узган ел казлары — 5 әр, мулардлары 4 әр кг га җиткән. Бройлер чебиләр исә 3-5 кг булган. Төп нигезгә кайткан һәр кунак тәм­ле авыл ите белән сыйланып, күчтә­нәчкә дә алып кит­кән.

Ләйлә ШИҺАБИЕВА.

 

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх