“Беренче көннән үк үземне кулга алдым”

Кама Тамагы егете Динар МИФТАХОВ — спортның берничә төрендә зур үрләр яулаган спортчы! Ул — спорт остасына кандидат. Татарстан, Россия генә түгел, Дөнья чемпионатында ярышып, алдынгы урыннарны яулады. Мөмкинлеге чикле егеткә кир­тәләр юк диярсең. Ишкәкле йөзү, армрестлинг, следж-хоккейдагы җиңүләрен санарга шактый вакыт кирәк булыр иде. Инвалид коляскасында мин дип, үз эченә бикләнеп утырмый. Югары белем алган, машина йөртә, ярышлардан кайтып керми. Тормышны ярата!

— Яшәргә, яшәргә һәм тагын бер кат яшәргә! Тормыш девизым — шушы, — ди Динар. — Аллаһы Тәгалә биргән гомерне матур итеп кичерергә язсын!

Динарга 29 яшь. Кама Тамагында әти-әнисе белән яши. Әлегә өйләнмәгән, юрист белгечлеген үзләштергән. Балачактан спорт белән мавыга, хоккейчы булырга, зур ярышларда катнашырга хыяллана. 2008 елдан ул инвалид коляскасында…

 

Гел якты өметләр белән яшим”

— Әти юл хезмәтендә эш­ли. Трактор йөртә, юллар ре­монтлыйлар, чистарталар. Әни сатучы, соңрак мәк­тәп аш­ханәсендә пешекче булып эшләде. Хәзер өйдә ге­нә. Мал-туарны күп асрыйбыз. Эш өйдә дә җитә. Гаи­ләдә без ике бала: апам Ру­зи­лә бар, — дип таныштырды Динар якыннары белән.

— Динар, бу фаҗига ничек килеп чыкты? Аз булса да уңай якка үзгә­реш бармы? 

— 2008 елда мотоцикл бе­лән капланып, умыртка бага­насын сындырдым. Аяк­ларым шуннан соң йөр­мәс бул­ды. Инде 13 ел узды. Сә­ламәтлектә бераз уңай якка үз­гәреш сизәм. Үз өстеңдә эш­ләсәң генә, мо­ңа ирешеп була. Гел якты өметләр бе­лән яшим, тө­шенкелеккә бирелмәскә тырышам.

— Үзеңне ничек кулга ал­дың?

— Аллаһы Тәгалә кешегә авырлыкны, үтә алырсың, дип бирә. Минем белән дә шулай булды. Беренче көн­нәрдән үк үземне кулга алдым. “Була”, — дип яшәдем һәм шулай дә­вам итәм, тырышам. Һәла­кәт­тән соң беренче елларда ук хастаха­нә­ләргә, тернәкләндерү үзәк­ләренә йө­ри башладым. Ан­да үзем кебек мөмкинлеге чикле булганнар белән таныштым, аралаштым.

 

Ишкәкле спортны туктатырга туры килде”

— Зур спортка керергә кем этәргеч бирде? Бүген кайсы төрләре белән профессиональ рәвештә шө­гыльләнәсең?

— 2010 елда районыбызда “Акчарлак” дип аталган спорт комплексы ачылды. 2011 елның гыйнварыннан шунда йөри башладым. Ат­на­га өч тапкыр бассейнда йөз­­дем, ике мәртәбә тренажер залда шөгыльлән­дем. Үземдә көч артканын сиздем. Телевизордан паралимпия спорт төрләрен карый башладым. Мөмкинлеге чикле кешеләрнең ничек шө­гыльләнгәнен кү­зәт­тем. Алар үрнәгендә үземнең дә теләк артты.

2012 елда ТРның Спорт ми­нистрлыгына шалтыраттым. “Үземне сынап карыйсым, профессиональ дәрә­җә­дә шөгыльләнәсем килә”, — дип хәлне аңлаттым. Алар: “Афәрин! Көчле рухлы икәнсең!” — дип мине үсендереп җибәрделәр, тагын да өмет чаткысы уяттылар һәм бер телефон номеры бирделәр. Бу ТР буенча инвалидлар җәм­­­­гыяте булып чыкты. Аның рәисе Фәридә Идрис кы­зы Сафиуллинага йөзү буенча ки­тәргә теләвемне аңлаттым. Ул: “Ишкәкле йөзү белән шө­гыльләнәсең килмиме?” — дип тәкъдим итте. Шун­дук ри­залаштым. 2013 ел­дан шу­ңа керештем. 1, 2, 3 нче урыннарны алдым. Биш ел шө­гыль­ләнгәч, иш­кәкле спортны туктатырга ту­ры килде.

— Нишләп мондый карарга килдең?

— Чөнки анда бераз кы­­енлыклар булды. Моны хәт­та гаделсезлек дияр идем. Һәр ин­­валидка паралимпия спорт төрендә классификация булырга тиеш иде. Һәр мөм­кинлеге чикле кеше үз классында ярышырга ти­еш. Мә­сәлән, ампутантлар — аяк­сыз калганнар үз классында, без — аерым, баш­ка диагнозлы авырулар бү­тән классларда. Ишкәкле спорт тө­рендә андый аерма юк. Шу­ңа бераз авыррак булды. Урыннар алдым. Әмма спорт­­­та үзеңә югары планка куясың бит. Ишкәкле йөзүдә ул үрләргә менәргә авыррак булды, бу спорт төре сәламәтлегемне тагын да какшатты. Биш ел шө­гыль­лән­гәч, башка якны карый башладым. Ике ел Әл­мәттә следж-хоккей уйнадым. Тик нигәдер аны яптылар. Аннары, дуслар тәкъдиме белән, 2018 елдан про­фес­сиональ рәвештә армрестлинг (бер кул белән өс­тәл өстендә махсус кагый­дә­ләр буенча кө­рәш) белән нык­лап шө­гыль­ләнергә тотындым. Шул елны ук Татарстан чемпионатында 1 нче урын алдым. 2019 елда ­Рос­сия чемпионатына киттем, 3 нче урынны яуладым. Мине Россия җыелма командасына резервка керттеләр. Шунда көтмәгәндә тре­нер шалтыратты. “2 нче урынны алган егет Дөнья чемпионатына бара алмый. Алыштырырга кирәк. Аның урынына барырга әзерме?” — диде. 2019 елда Румыния­гә Дөнья чемпионатына очтык. Анда сул кулда 3 нче урынны яуладым. Бу — иң зур җиңүем! Сабантуйларда сә­ламәт кешеләр белән кө­рәшеп, 2 нче һәм 3 нче урыннарны күп алдым. Алар — ба­сып, ә мин утырган килеш көч сынашабыз.

Армрестлингтан тыш, бад­минтон белән ике ел шө­гыльләнәм. Мөмкинлеге чик­­леләр махсус коляскаларда ярышабыз. Монда да уңышларга якынаеп барам. Ярышларда үземне елдан-ел яхшырак күрсәтәм.

 

“Спортка тартылсаң, үзеңдә көч табыла”

— Тренерларың кем, Динар?

— Бадминтонда — Альберт Петр улы Ильин. Аңа зур рәхмәт! Армрестлинг бу­енча Теләче районыннан Айрат Әүхәт улы Кыямов кул астында шөгыльләнәм. Аңа чиксез рәхмәтлемен! Спортта тренерсыз бик авыр. Ки­ләчәктә дә Айрат абый бе­лән бергәлектә зур уңыш­лар­га ирешергә язсын!

— Бик ярдәмчел кешегә охшагансың.

— Үземне мактарга яратмыйм. Ачык, ягымлы егет ди­яр идем. Һәр кеше белән уңай мөнәсәбәттә булырга тырышам. Һәркемгә хәлем­нән килгәнчә булышырга әзер.

— Тормышта үз юлыңны тапкансың. Афәрин! Башкаларга ниндирәк киңәш­ләр бирер идең?

— Россиядә, кызганыч, мөм­кинлеге чиклеләр бик күп. Ничек тә төшенкелеккә би­релмәскә. Догалар өйрә­нергә, намазга басарга ки­ңәш итәр идем. Аллаһы Тә­га­лә бу тормышка тудырган икән, димәк, без кирәк! Шул хакта уйланырга. Үзеңдә көч туплап, берәр шөгыль, һө­нәр табарга. Гади спортка тар­ты­лырга. Спорт — кызыклы дөнья ул, шул ук вакытта серле дә. Аның белән мавыга башлаган кеше үзендә көч таба, рухый яктан ныгый һәм дөньяга башкача карый башлый. Яшәргә! Әйткәнем­чә, без — бу җирдә кирәкле ке­шеләр.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх