• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 14.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәламәтлек

“Температура өч тәүлектән төшмәсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк”

“Температура өч тәүлектән төшмәсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк”

Бу көннәрдә кайбер мәктәпләрдә карантин игълан ителде. Вирус эпидемия чигенең 35,4 %ын узган. Роспотребнадзор хезмәте кеше күп йөри торган урыннарга чыгудан тыелырга киңәш итте. Грипп турында сүз чыккач, Балалар республика клиник хастаханәсенең пульмонология бүлегенең тәҗрибәле табибы, медицина фәннәре кандидаты Илнур ЗАКИРОВка мөрәҗәгать иттем. Ни өчен дигәндә, вирус еш кына пневмония кебек җитди катлаулануларга китерә. Гади йөткерүне пневмониядән ничек аерырга? Кайсы очракта грипп пневмониягә әйләнә? Нинди дәвалау ысуллары бар? Шул хакта тәҗрибәле табиб сөйләде.

— Илнур Илгизович, пневмония сүзен ишетүгә, ата-аналарның коты алына. Пневмония нәрсә ул?

— Пневмония грекчадан “үпкәгә салкын тию” дигәнне аңлата. Бу инфекциядән дөньяда ел саен 1,5 миллион кеше вафат була. Иң аянычы: авыруларның күбесе — 5 яшькә кадәрге балалар. Саннарда карасак, 3 яшькәчә мең баланың егермесе һәм 3 яшьтән өлкәнрәкләрнең алтысы пневмония белән чирли.

— Ни өчен пневмония белән ешрак балалар авырый?

— Сәбәпләре күп: сабыйларның тын алу системасы тулысынча формалашмау, тын юллары тар булу, иммунитетның көчсезлеге. Ата-ананың тәмәке тартуы, сабыйга күкрәк сөте ашатмау, балада гипотрофия, рахит авырулары, тиешенчә тәрбия булмау һ.б. ны санарга мөмкин.

— Пневмониянең нинди билгеләре бар?

— Бала организмы бактерияләр эшләп чыгарган матдәләр белән агулана: температурасы күтәрелә, сабый хәлсезләнә, ашамый, косарга мөмкин. Әгәр температура өч тәүлектән дә төшмәсә, пневмония түгелме дип борчылырга җирлек бар. Ата-ана тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Икенчесе — тын бетү. Чир аркасында тын юллары организмны тулысынча кислород белән тәэмин итә алмый. Шуңа күрә бала авыр һәм еш сулый.

Өченчесе — ютәл барлыкка килә. Ләкин кайвакыт йөткерү булмаска да мөмкин. Бу әле пневмония юк дигән сүз түгел.

— Ике ел элек 6 яшьлек кызым пневмония белән чирләде. Өйдә антибиотик белән дәваландык. Аллага шөкер, барысы да узды. Димәк, мондый очракта хастаханәдә ятарга кирәкми?

— Әйе, яхшы шартлар булганда, пневмония авыр узмаса, баланы өйдә дәваларга мөмкин. Әлбәттә, башта табибка күренергә кирәк. Чирнең катлаулыгына карап, табиб дәвалау курсы бирә. Гадәттә, мондый очракта антибиотик билгелиләр.

— Күбебез пневмония салкын тиюдән башлана дип уйлый. Бу шулаймы?

— Пневмония килеп чыгуга бактерияләр сәбәпче, аларның төрләре бик күп. Шуларның иң киң таралганнары: пневмококк, гемофиль таякчыгы, микоплазма, хламидия, стафилококк. Мисал өчен, 5 яшькәчә балалар пневмококк һәм гемофиль таякчыгы аркасында пневмония белән күбрәк чирли. Мәктәптә укучы балалар арасында да пневмококк киң таралган, ләкин бу яшьтә микоплазма яки хламидия бактерияләре дә булырга мөмкин.

— Кайсы очракларда салкын тигәннән соң пневмония барлыкка килә?

— Вирус яки бактериянең төре (мәсәлән, грипп вирусы бик еш пневмониягә китерә); нык туңу, организмга витаминнар җитмәү; нерв авырулары, тумыштан йөрәкнең кимчелекле эшләве, тын юлларының дөрес үсмәве пневмониягә китерә ала.

Пневмония салкын айларда аеруча арта. Юеш салкынча һава вирусның үрчеп, авыруның таралуына китерә. Ул һава аша күчә һәм күп очракта талчыккан, зәгыйфь организмда үсеш ала. Грипп вакытында вируслы пневмония арта.

— Гади гриппның пневмониягә әйләнү билгеләре нинди?

— Алар берничә: сулыш алу кыенлаша, һава җитми, цианоз (тәннең зәңгәрләнүе), аңны югалту күзәтелә, хәл, кәеф булмый (бала кеше белән аралашмый), интоксикация билгеләре үсә.

— Күп илдә пневмониядән прививка ясыйлар. Бездә мондый тәҗрибә бармы?

— 2013 елда Россиядә пневмониягә каршы прививка ясала башлады. Ул халыкара прививкалар исемлегенә кертелде, димәк, барлык балаларга да ике айлык чагында мондый вакцина кертелергә тиеш. Гадәттә, пневмониягә каршы ясалган прививка тискәре нәтиҗә бирми. Кайвакыт укол кадаган урын кызара, температура күтәрелергә мөмкин. Бу прививкага уңай карыйм.

— Пневмония белән авырганнан соң, махсус режим булдыру кирәкме?

— Пневмония катлаулы чирләрдән саналса да, ата-аналарны тынычландырырга телим: дөрес дәвалау курсы булган очракта өзлегү күзәтелми. Шулай да организмны чыныктыру, тернәкләндерү зарур. Массаж һәм дәвалау физкультурасы турында онытмаска кирәк. Үлән чәйләре, витаминнарга бай эчемлекләр кулланыгыз. Ә иң мөһиме — саф һавада йөрү. Бу — тернәкләнүнең төп өлеше.

Гадәттә, пневмония белән авырган балаларга диспансер күзәтүе билгелиләр, ягъни участок педиатры бер ел тирәсе аларны күзәтә. Кан анализы алалар, кайбер очракта рентген тикшеренүенә дә җибәрергә мөмкиннәр.

— Инде йөткерү турында да сөйләшик. Ничек дәваланырга?

— Балалар турында сүз барганда, әлбәттә, башта табибка күренергә кирәк. Тәҗрибәле табиб карамыйча, ютәлдән дару бирергә ярамый. Бу бигрәк тә 3 яшькә кадәрге балаларга кагыла. Йөткергәндә иң яхшысы — күбрәк сыеклык эчү. Мондый вакытта кофе, каты чәй, “Кока-кола” кебек эчемлекләрдән баш тартырга кирәк.

— Ике бала үстергән ана буларак, йөткергәндә ингалятор булыша дип әйтә алам. Һәр очракта да моны эшләргә ярыймы?

— Әйе, ингалятор йөткергәндә бик булыша. Хәзер әлеге җайланма күпләрнең өендә бар. Куллануы җайлы, кыйммәт түгел. Бу аппарат белән дәваланганда, дару эремәсе вак кисәкчәләргә (аэрозоль) таркала һәм сулыш юллары аша үпкә янындагы бронхларга барып җитә. Нәтиҗәдә дару авыруның нәкъ үзәгенә тәэсир итә. Димәк, дәвалану үтемлерәк, савыгу тизрәк була. Шунысы бар: ингалятор һәрвакыт чиста булырга тиеш. Югыйсә сиптергечтәге бактерияләр сулыш юлларына керергә мөмкин. Шулай ук детальләрне (битлек, көпшә һ.б.) стерильләштерү мөһим. Ингаляцияне бронхит, риносинусит, ларингит, пневмония, бронхиаль астма булганда ясарга ярый. Коры ютәл вакытында какырыкны чыгару өчен дә әйбәт.

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА

Хәбәрләр

Гамәлдән чыккан “Космос-482” совет космик станциясе 7-13 майда Җиргә төшәргә мөмкин.

2025 елдан Чаллыдан Башкортстанга кадәр М-7 трассасы 4 полосалы булачак.

8 майда Казанда “Татмедиа” каршында фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылачак.

26 апрельдән футбол буенча Татарстан чемпионаты башлана.

Онкологик авыруларны дәвалау өчен, “Лина М” компаниясе препараты клиник сынауның беренче фазасын үтә.

“Аэрофлот” Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларны озатып баручыга 25 апрельдән 12 майга кадәр бушлай очу мөмкинлеге бирә.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ИСӘН ЧАКТА БӘЯЛӘСЕННӘР ИДЕ ИНДЕ”
Сәхнә арты

“ИСӘН ЧАКТА БӘЯЛӘСЕННӘР ИДЕ ИНДЕ”

by irekmanager irekmanager
7 ноября, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru