• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“Лаләләрне 4 меңгә җиткердек”

“Лаләләрне 4 меңгә җиткердек”

Буа районы Татар Буасы авылында гомер итүче Гүзәл һәм Илфат Җаббаровларның хуҗалыгы кышын да шау чәчәккә күмелгән. Икенче ел рәттән алар күпләп лалә үстерү белән мәшгуль. Яңа ел алдыннан утырталар, язга инде чәчәкләр сатуга әзер була. Гүзәл — медицина, ире Илфат газ өлкәсендә эшли. Чәчәк үстерүгә ничек алынганнар?

— Бу эшкә уйламаганда тотындык, — ди Гүзәл. — Лаләләр бакчада ата башлаганчы ук алдан, кышын урамда кар яткан чакта чәчәккә төренүләрен күрәсем килде. Ә нишләп үстермәскә әле, дидем. Иремә бу хакта әйткәч, ул фикеремне күтәреп алды. Кызыксынып тотынган эшебез уңышлы башланып китте.

“Бер өлешен ташларга туры килде…”

Март башында Җаббаровларда кызу урак өсте иде. Бер-бер артлы бәйрәмнәр гөрләде бит. Лалә бәйләмнәрен сорап килүчеләр күп булган.

— Миңа 43 яшь. Буа районы хастаханәсендә эшлим. Чәчәкләр белән төп эшемә зыян китерми генә мавыгам. Бу арада төннәрен йокы тәтемәде, — ди Гүзәл. — Эш башлар алдыннан интернеттан күп мәгълүмат җыйдым. Чәчәк суганнарын кайтаручыларны эзли башладым. Килеп чыгармы икән, дип шикләнгән чак та булды. Шуңа эшкә тотынгач, башта теплица корырга ашыкмадык. Лаләләр үстерергә кечерәк бина әзерләдек. Утырту өчен елга комы кайтарттык. Тәвәккәлләп, 3 сорт лаләгә заказ бирдек: “Непал”, “Династия”, “Стронг Голд”. Барлыгы 2000 төп алдык. Яңа ел алдыннан утырткан лаләләребез язгы бәйрәмнәргә өлгерде.

Чәчәк аткач, хуҗалар лаләләрне бәйрәмнәргә тәкъдим итеп карый. “Сарафан” радиосы да үз эшен башкара. Туганнарының чәчәк кибете дә бар икән. Шунда сатуга куялар. Кызыксыну арта, заказ арты заказ килә башлый.

— Эшкә ирем, кызым, улым — бөтен гаилә белән керештек. Беренче тапкырдан ук барысы да килеп чыкты, дип әйтә алмыйм. Бер өлешен ташларга туры килде. Ә калганы бик матур булып шытты. Лаләләр шау чәчәктә утыргач, күңел тагын да үсте. Бу эш минеке дип уйладым, — ди Гүзәл.

“Тагын 7 сортка заказ бирдек”

Бер эш тә җиңел бирелми. Башлаганда чыгымнар да шактый җыела. Әмма Җаббаровлар тукталып калмый. Кредит алмыйча, ярдәмгә өметләнмичә, үз көчләре белән эшлиләр.

— Тагын 7 төрле сортка заказ бирдек: “Супермодель”, “Голден Оксфорд”, “Бьюти Тренд”, “Ред Пауэр” һ.б. Эшли торгач, санны 4000 гә җиткердек, — ди Гүзәл.

Аның әйтүенчә, чәчәкләр үстергәндә бинада температура, дымлылык, җилләтү, яктылыкны гел контрольдә тоту мөһим. Берсенең режимы бозылса да, зыян килүе бар. Бөтенесе дә таләп ителгәнчә үтәлгәндә, көткән нәтиҗәгә ирешеп була.

Җаббаровлар эшне тагын да киңәйтергә уйлый.

— Лалә үстерү процессы күңелгә якын булып чыкты, — ди Гүзәл. — Үткән ел ирем белән теплица төзи башладык. Аның эше төгәлләнмәде әле. Уңайлыклар тудырырга, җиһазлар белән тәэмин итәргә кирәк. Суыткыч камера да куярга телибез. Озакка сузмыйча, шушы эшләрне башкарырга план корабыз. Лаләнең сортларын, исәбен тагын да арттырырга ниятлибез. Насыйп булса, киләсе елларда теплицабыз шау чәчәккә күмелер әле.

 

Лилия ЙОСЫПОВА, Буа районы.

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”
Сәхнә арты

“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”

by irekmanager irekmanager
26 мая, 2025
ТИНЧУРИНДА — «АЛТЫН АЛМА»
Татар дөньясы

ТИНЧУРИНДА — «АЛТЫН АЛМА»

by irekmanager irekmanager
21 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru