• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 10.08.2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“Йоннан муенса да ясарга була”

“Йоннан муенса да ясарга була”

Сарык йоныннан итек басалар, оекбаш, бияләй бәйлиләр, баксаң, бизәнү әйберләре ясыйлар, сарафанга кадәр тегәләр икән. Чирмешән районының Түбән Чегодай авылы мәдәният йорты директоры Гүзәл Хәмидуллинаның кулыннан килмәгән эше юк, ә иң яраткан шөгыле — йоннан әвәләү.

Тумышы белән Казахстан ягыннан булган кыз кечкенәдән бабасының итек басканын, әбиләренең йоннан зур паласлар, урын-җир әйберләре тукыганын күреп үскән. Чирмешәнгә күченеп кайткач, моның белән ныклап шөгыльләнә башлаган.

— Авылда сарыклар күп, үзебезнекеләр кайчакта

25 башка җитә, йонын җыймыйлар, Кукмарада итеккә килосын 10 сумнан алалар, тик бу бит бөтенләй юк бәя, ә сарык йоны бик файдалы, экологик чиста да. Җитмәсә, аннан нәрсә телисең, шуны ясарга була, — ди Гүзәл.

Йоннан нәрсәдер әвәләү өчен башта шактый тырышырга туры килә: сарык йонын юарга, киптерергә, тетәргә, тарарга, аннары аны камыр изгән кебек басарга, җәяргә кирәк. Йонны пластилин хәленә җиткерү мөһим. Моның өчен Гүзәл кер сабыны куллана. Шулай йонны икешәр сәгать кулында ышкый.

— Йоннан ясалган әйберләр кипкәндә дүрт тапкыр кечерәя. Аннары су тисә дә куркыныч түгел. Гомумән, йоннан эшләнгән киемнәрне кер машинасында юарга ярамый, алар температура үзгәргән вакытта утыра, — ди әңгәмәдәшем.

Пластилин хәленә килгән йоннан теләсә нәрсә ясарга мөмкин. Гүзәл брошка, муенса, сумка, косынка, аяк киемнәре эшләгән, хәтта сарафан да теккән.

— Нигезе марля-тукымадан булган бер сарафанга 300 грамм йон җитә, матуррак булсын өчен төсле җепләр кушам, йонны буйыйм, — ди Гүзәл. Мәдәният йортында балаларны да бу шөгыльгә өйрәтә. “Тылсымлы куллар” түгәрәге алып бара.

— Кызганыч, кул эше бик бәяләнми. Йон гына бит ул, дип карыйлар, югыйсә йон югары бәяләнергә тиеш, үзем эшләнмәләремне тагып чыккач, сокланучылар шактый. Тик бу хезмәтне дәвам итәргә теләүче генә юк. Кызларым да әллә ни кызыксынмады, — ди Гүзәл.

Йоннан тыш ул ясалма чәчәкләр дә эшли. Тукыма, пальто якаларын, йоннарны ташламый. “Аларны кирәк чакта кулланам”, — дип елмая. Кул эшләнмәләрен сатуга чыгарганы юк. “Аларны күңел рәхәтлеге өчен ясыйм, бик яратып башкарам”, — ди Гүзәл.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

Әлмирә Әдиятуллинага багышланган “Фидакарь мөслимә” китабы дөнья күрде.

Казанда 13-14 август төнендә 17 км озынлыкта “Төнге велофест” узачак.

Әлмәттә һәм Түбән Камада “Адымнар” күптелле гимназияләре төзелеше тәмамланды.

БР Башлыгы Радий Хәбиров Украинага киткән Башкортстан батальоннары хәрбиләренең иминлеге хакына корбан чалган.

Төркиядә яшәгән татар галиме Надир Дәүләт турында “Бер гомеренә алты тормыш сыйдырган Надир Дәүләтнең язмышы” китабы чыкты.

Түбән Тагил шәһәре төзәтү колониясендә мәчет ачылды.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ЛИНДА” ТОКЫМЛЫ КАЗЛАРНЫҢ ИТЕ ТӘМЛЕ БУЛА”
Тырышкан табар

“ЛИНДА” ТОКЫМЛЫ КАЗЛАРНЫҢ ИТЕ ТӘМЛЕ БУЛА”

by irekmanager irekmanager
5 августа, 2022
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
НИК ШУЛАЙ НЫК ТИРЛӘТӘ?
Сәламәтлек

НИК ШУЛАЙ НЫК ТИРЛӘТӘ?

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“КОЯШ БАЛАЛАРЫ”НЫҢ ЯШЬТӘШЛӘРЕ БЕЛӘН БЕЛЕМ АЛЫРГА ХОКУКЫ БАР”
Сәламәтлек

“КОЯШ БАЛАЛАРЫ”НЫҢ ЯШЬТӘШЛӘРЕ БЕЛӘН БЕЛЕМ АЛЫРГА ХОКУКЫ БАР”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru