• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 15.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“Бер кичтә 4-5 мунчала бәйлим”

“Бер кичтә 4-5 мунчала бәйлим”

Балтач районы Балтач бистәсендә яшәүче Альбина Әскарова кул эшләре белән электән кызыксына. Бәйли, ыргак белән җептән мунчала әзерли. Соңгы вакытта аларны сатуга куя башлаган.

Альбина Балтач урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Ире Ришад белән өч бала үстерәләр: Гадел — автотранспорт техникумында, кызлары Зилә — XI, төпчекләре Зилия II сыйныфта белем ала.

— Кул эшләре белән башлангыч сыйныфларда укыганда ук кызыксындым. III сыйныфта түгәрәккә язылдым. Укытучым Клара апа энә белән ыргак тотарга, бәйләргә өйрәтте, — дип искә ала Альбина. — Башта энә белән кофта, оекбашлар бәйләдем. Чөнки ыргак белән ул чакта әллә ни оста эш итә белми идем. Өченче балага йөккә узгач, мунчалага тотындым.

Альбина башта гади мунчала бәйли, аннары, интернеттан күреп, төрле уенчык формасында эшләнгәннәренең серенә төшенә. Бу һөнәргә олы кызын да өйрәтә. Хәзер буш вакытта Зилә дә булыша.

— Бер кичтә 4-5 мунчала әзерли алам. Ә уенчык кебекләре озаграк бәйләнә, чөнки вак детальләре вакытны ала, — ди Альбина. — Баштарак үзебезгә, туган-тумачага бүләккә бәйли идем. Хәзер әкренләп сатуга чыгарабыз. Гадиләре

55 сумнан сатыла. Уенчык мунчала белән күп кызыксына башладылар. Аларының бәясе — 80 сум. Бәйрәм алдыннан күп сорыйлар. Укытучы булып хезмәт куйгач, кул эшләренә буш вакыт бик калмый. Шуңа каникул, ял көннәрендә бәйлим.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru