• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Вторник, 20 апреля, 2021
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

“Төрки рун язуы белән горурланырга кирәк”

“Төрки рун язуы белән горурланырга кирәк”

Яшел Үзәндә яшәүче VII сыйныф укучысы Батырхан ШӘЙХЕТДИНОВ татар текстларын борынгы рун язуына күчерергә мөмкинлек бирә торган программа эшләгән. Аның нигезендә егетнең беренче тәҗрибәсе — “Идегәй” дастанын рун графикасында укып була.

Батырхан Яшел Үзәннең 5 нче татар гимназиясендә укый. Мәктәптән тыш, ул Яндекс.Лицейда программалаштыру буенча өстәмә белем ала. Озын буйлы егеткә 14 яшь бирмәссең дә! “Буем 180 см дан артыграк булгач, мине күпләр үз яшемнән олырак дип уйлый”, — дип елмая Батырхан. Хәер, буеннан гына түгел, фикер йөртүеннән чыгып та аны үсмер егет димәссең. Милләте белән кызыксынуы, туган телгә мәхәббәте һәр җөмләсендә сизелә.

Компьютер белән мавыгу Батырханда кечкенәдән үк килә икән. Әнисе Гөлнара ханым әйтүенчә, улы яшь ярымлык чагында ук зур урындык өстенә DVD диск савытын ачып куеп, шуны ноутбук итеп уйнаган. Үскәч, Батырханга компьютер алганнар. Егетнең бу өлкәгә тартылуы әтисеннән дә күчкәндер.

— Әти белгечлеге буенча икътисадчы, ләкин төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксына. Ул берничә ел дәвамында төрле төрки сүзлекләрне бер электрон форматка күчереп, күптелле уңайлы сүзлек булдырган. Әти төрки халыкларның дастаннарын җыю белән мавыга. Аларда халыкның мәгънәви, рухый яктан бөтен тел байлыгы чагыла дип саный. Бездә төрки халыкларның тарихы турында китаплар күп. Шуларга “абынып” үскәнмен инде, — ди Батырхан.

Батырханның ике энесе бар. Алар татарча аралаша. Егет татар гимназиясендә укуы белән горурлана. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән әти-әнисенә, сыйныф җитәкчесе Алинә Исәнбаевага, гимназия директоры Гүзәлия Нуриевага һәм укытучыларына рәхмәтле ул.

Борынгы төрки язуларны өйрәнгәндә, татар текстларын компьютерда шул графикага күчереп булмыймы икән, дип кызыксына башлаган Батырхан. Интернеттагы комментарийларның берсендә, мондый программа 1990 елларда уйлап табылган, диелсә дә, егет аны таба алмаган. Шуннан соң бу программаны үзе ясарга булган. Шул рәвешле татар текстларын рун язуына күчерә торган махсус программа барлыкка китергән.

— 1990 елларда Python компьютер телендә язылган программалар булмаган, мин кулланган Юникод шрифтлары да гамәлгә кертелмәгән, — ди Батырхан.

Транслитерация аша үткәргән беренче тексты — “Идегәй” дастаны. Программаны егет укудан бушаган арада даими камилләштереп барган, хаталарын төзәткән, татарчадан тыш, алтай, казах, кыргыз, шор телендә кириллица белән язылган текстларны транслитерацияләү мөмкинлеген дә булдырган. Хәзер каракалпак телендәге текстларны рун язуына күчерергә җыена.

— Мин язган программада төрки рун язуының үзенчәлекләре саклана. Беренчедән, борынгы төрки рун хәрефләре кулланыла. Борынгы язуның төп принцибы — сүзнең йомшаклыгына йә катылыгына карап, тартыклар ике төркемгә бүленә. Өченче үзенчәлек — язу юнәлеше уңнан сулга бара. Башка аермалыклар да бар. Шул рәвешле төрки рун язуы заманча татар орфографиясенә аз булса да туры килә, аны өйрәнү һәм куллану күпкә җиңеләя, — дип аңлатты Батырхан. Әңгәмәдәшем татарлар, кириллицадан тыш, борынгы язуларны да белергә тиеш дип саный.

— Дөньяда руслар, кытайлар, японнар, индуслар, әрмәннәр, грузиннар һәм башка халыклар язуларын саклап тора, милли горурлык дәрәҗәсенә күтәрәләр. Төрки рун язуы системасы — төрки халыклар өчен уртак мирас. Ул борынгы бабаларыбызның цивилизациягә ирешә алуы билгесе, аның белән горурланырга, өйрәнергә, сакларга тиешбез, — ди Батырхан.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

Тәрбиягә алган баланы ерткычларча үтергән өчен татарстанлыга 19 ел бирделәр

Казанда югары бәя аркасында 76 тонна кыярны юк иткәннәр

2021 елдан башлап россиялеләргә пенсияләрне автомат рәвештә исәпләргә планлаштыралар

Казанлыларны кибетләрдәге буш киштәләр белән куркыталар

Татарстанда авариядә 16 яшьлек кыз үлгән

Әйдәгез, торт пешерәбез!

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“Төрки рун язуы белән горурланырга кирәк”
Татар дөньясы

“Төрки рун язуы белән горурланырга кирәк”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”
Сәхнә арты

“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”

by irekmanager irekmanager
9 июня, 2020
“Хуҗабикә булу бик ошый”
Сәхнә арты

“Хуҗабикә булу бик ошый”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
Хәбәрләр

Тәрбиягә алган баланы ерткычларча үтергән өчен татарстанлыга 19 ел бирделәр

by irekmanager irekmanager
16 марта, 2020

irekmaydani

БАЛАЛАРГА ЮТӘЛ ДАРУЫ 250-300 г БАЛАЛАРГА ЮТӘЛ ДАРУЫ

250-300 г балга 1 чәй кашыгы төелгән имбир кушарга һәм сүрән утта 1,5-2 сәгать кайнатырга. Гел болгатып торырга. 0,5 чәй кашыгы лимон согы яки татлы тамыр (солодка) төнәтмәсе тамызырга ярый. Әзерлеген белү өчен бер тамчысын тәлинкәгә тамызып карагыз, ул шундук катарга тиеш.

Катнашманы тигез өслеккә юка итеп агызырга яки силикон кәнфит, боз формасына салырга. Балаларга көнгә шундый өч кәнфит бирергә була.
СУГАНГА ТОЗЛЫ СУ 🧅

Утыртыр алдыннан суган сөенчеген 2 сәгать тозлы суда тотарга кирәк. 5 л суга 3 аш кашыгы тоз кушарга. Аннан чиста суда чайкарга һәм түтәлгә утыртырга.
Тозлы суда эшкәртелгән суган корткычларга, суган чебененә бирешми, нык булып үсә. Череми дә, яхшы саклана.

“5 КГ СУГАН УТЫРТТЫК”
Гөлназ ГАФУРОВА, @gulnazgafur җырчы:
— 18 апрельдә суган утырттык. 5 кг орлык сатып алдык. Өч гаилә: әти-әни, без һәм сеңлем бергә утыртабыз. Быел яз соңрак килде, ахры. Узган ел бу эшне 4 апрельдә үк башкарган идек. Электән шулай иртә төгәллибез. Җирне көздән казып калдырабыз. Язын әзер урынга тырмалап утыртабыз. Үстергән суганны базда саклыйбыз, өч гаиләгә кыш буена җитә.

🎥 @gulnazgafur 🔥

Ә Сез, Дуслар, суганны кайчанрак утыртасыз? 😉
“КОРОНАВИРУСТАН СОҢ КҮПЛӘРДӘ КҮҢЕЛ ТӨШЕНКЕЛЕГЕ КҮЗӘТЕЛӘ”

— Чир йоктыру куркынычы әле дә бар. Иммунитетны ныгыту өчен ниләр киңәш итәсез?

“Основа здоровья” неврология һәм ортопедия үзәге табибы, физиотерапевт Диләрә Рәхим кызы ШАГИЕВА:
— Беренче чиратта кеше төнлә йокларга тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында, йоклаганда иммун системасы торгызыла. Шулай ук эчәклекне чистарту да мөһим. Бөтен тәнгә ясалган массаж, сулыш гимнастикасы, җәяү йөрү, контраст душ, гимнастика яхшы. Җиңелрәк үзләштерелә торган ризыклар ашарга, кан басымын нормада тотарга тырышырга кирәк.

“4 АЙ ИС СИЗМИМ”
Алсу ӘБЕЛХАНОВА, @alsuabulhanovaartist җырчы:
— Мин — бик оптимист кеше, гел якты уйлар белән яши идем, ә бу чирдән соң оптимизмымның сүрелгәнен сизәм. Ничектер тормышның яме, яктылыгы бераз кимеде кебек.
Аннары, авырый башлаганнан бирле, 4 ай ис сизмим. Кайчакта борынга ниндидер бер кискен ис килеп керә (мәсәлән, янган ис) һәм гел шуны сизәм. Янәшәмдәге кешеләр андый исне тоймый. Ис сизмәгәч, тормышның бер рәхәте җитеп бетмәгән кебек. Тәмне тоям, әмма кайбер ризыкларны башкача тоемлыйм.

“БИК АВЫР КӨННӘР БУЛДЫ”
Зөлфия ВӘЛИЕВА, @zulfiyavaleeva_zv Тинчурин театры артисты:
— Коронавируска кадәр миндә урта яшьләр кризисы да булып алган иде. Үземне көзгедән карый алмыйм, “картаям” дип кайгырдым. Ә бу чирдән соң картлыктан курку бөтенләй бетте, аны уйламыйм да! Исәнлек кенә булсын, гәүдә картаю берни түгел икән!
Рәзилә РӘСИМ.
КАЕН СУЫННАН КОМПОТ👍 Каен КАЕН СУЫННАН КОМПОТ👍

Каен суын сөзеп, кәстрүлгә салып, газга куябыз. Күбеген җыеп, кайный башлаганчы утта тотабыз. Озак тотмаска кирәк, суның файдалы матдәләре сакланып калырга тиеш.

Стерильләштерелгән 3 литрлы банкага түгәрәкләп киселгән 3-4 телем лимон яки кисәкләргә туралган әфлисун салабыз. 100-200 г шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы лимон кислотасы өстәп, ябып куябыз.

Рецепт һәм 🎥 @iliuza_ramilevna 🔥

🍀Каен суы язгы хәлсезлектән, стресстан булыша, йокыны яхшырта, кәефне күтәрә, ашказаны эшчәнлеген, кан басымын җайга сала, яраларны төзәтә.

Ә Сез каен суы эчәргә өлгердегезме әле, Дуслар?😉
"МОГҖИЗА” БУЛДЫРА”👏 — Ти "МОГҖИЗА” БУЛДЫРА”👏

— Тинчурин театры @k_tinchurin_teatri эчендә мөмкинлеге чикле балалар өчен “Могҗиза” студиясе инде өченче сезон эшли. Аны театр артистлары Зөфәр Харисов, Салават Хәбибуллин һәм мин алып барабыз, — дип сөйләде  Гөлназ Нәүмәтова. — Бу балаларның кайберләре йөри дә алмый, сөйләм ягыннан да авыррак. Әмма сәхнә эшен бик яратып башкаралар. Алар — бөтенләй башка сабыйлар, мәҗбүр итәргә дә кирәк түгел. Булдыралар!

Шушы көннәрдә Тинчурин сәхнәсендә Галиәсгар Камалның “Беренче театр” һәм Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрләреннән өзекләр куйдык. Арада рус балалары да бар, алар бию әзерләде. Безгә Казаннан гына түгел, районнардан да килүчеләр бар.
Лилия ЙОСЫПОВА.
"ИСКЕ ФОТОСУРӘТЛӘРНЕ НИШЛӘТЕРГӘ?”

❓— Без, олы яшьтәгеләр, үзебез бакыйлыкка күчкәч, балачактагы фотосурәтләр югалып, тегендә-монда таралып бетәр дип борчылабыз. Алар безнең өчен кадерле бит. Аяк астында кирәксез булып йөргәнче, бәлки, барысын бергә яндырып, көлен җиргә күмәргәдер? Дини яктан бу рөхсәт ителәме?
Кәримә әби, Мамадыш районы.

ТРның баш казые Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ:
— Яндырсалар да була. Аерым бер җиргә күмү мөһим түгел. Бик кадерлеләрен алып калсыннар. Балаларына истәлек булыр.
"Ә МИНЕМ ЯШИСЕМ КИЛӘ!” Яз ко "Ә МИНЕМ ЯШИСЕМ КИЛӘ!”
Яз кояшы булып елмаеп, муенына кызыл бант тагып килеп керде ул редакциягә. Рәдиф абыйны яшәреп киткән кебек күрдем. Үзенә дә шулай дидем. “Сиксәнне тутыргач, яшәрәсең икән”, — диде шагыйрь.

— Рәдиф абый, сәламәтлегегез ничек?
— Үземне карыйм дип әйтә алмыйм. Күбрәк йөрергә, күнегүләр ясарга кирәк, беләм. Туксанга кадәр яшәргә теләсәм, сәламәтлекне кайгыртырга кирәк. Ә минем яшисем килә... Хәзерге көндә сәламәтлегемнән зарланмыйм.
...Бүген мин — япа-ялгыз. Әни, ике абыем да дөньяда юк. Бердәнбер улыбыз да мәрхүм булды. Дистә еллар узса да, һаман бу йөрәк ярасы төзәлми... Тормыш иптәшем Рима да җиде ел инде урын өстендә.
— Авыр булса да сорыйм: Рима апаны карарга берәрсе булышамы?
— Башта үзем генә карадым. Тик яшермим — ир-атка бу җиңел түгел. Көне буе бикләнеп өйдә утырырга кирәк. Ә мин — шагыйрь, ирек кошы. Бүген, Аллага шөкер, Риманы карарга бер кардәш ярдәм итә. Ул булгач, үз эшләрем белән йөреп кайта алам.

— Бер әңгәмәгездә: “Хатыным минем иҗат белән кызыксынмый”, — дигәнсез.
— Әйе, Рима шигърияттән ерак. Ул Үзбәкстанда туган, Мәскәүдә яшәгән. Рус телендә белем алган. Шуңамы икән, анда татар телен тоемлау юк. Хатыным бик горур, белемле. Фәннәр кандидаты, институтта эшләде.
Бер карасаң, бу әйбәт тә булган. Шигырьләремне укып: “Моны кемгә атап яздың?” — дип үзәккә үтә башласа, нишләр идең. Иҗат күп вакытта реаль әйберне чагылдырмый. Үзем шашкын табигатьле, шуңа күрә тыныч холыклы, акыллы, сабыр хатынны сайлаганмындыр. Әлбәттә, кыланмышларым Рима өчен ят күренгәндер. Төрле чаклар күзәтелсә дә, 53 ел бергә ир белән хатын булып яшибез. Мине җиргә төшергәне, ир итеп тотканы өчен, аңа бик рәхмәтлемен.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.

🍀Рәдиф ГАТАШ белән тулы, кызыклы әңгәмә — газетабызның 15 апрель санында.
Май ае да җитә бит, Дуслар! Т Май ае да җитә бит, Дуслар! Табигать яшәрә, кырларда чәчү эшләре гөрли. Бакчачыларның да иң кызу эш чоры җитә. Уңайлы эш коралы булса, үзе эшли, диләр.😉

Дуслар, яңа конкурсыбызны башлап җибәрәбез. Менә бу фотодагы шәп бакча кораллары тиздән Сезнеке булачак!

Шартлар бик гади:
🍀@irekmaydani аккаунтына языл;

🍀бу постка ❤️ куй;

🍀1 комментарийга 3 дустыңны билгелә.

Җиңүчене @lizaonair ярдәмендә туры эфирда билгеләячәкбез! Аккаунтыгыз ачык булырга тиеш — бу мөһим!
Конкурска нәтиҗә 26 апрельдә ясалачак.

💥Дусларыгызны күбрәк билгеләгән саен бүләк оту шансы да зурая.

🍀Катнашыгыз, Дуслар, үзебезне, якыннарыбызны шәп бүләк белән сөендерик әле!
"ТОРТНЫ ХӘЗЕР КҮЗ ЙОМЫП ТА Я "ТОРТНЫ ХӘЗЕР КҮЗ ЙОМЫП ТА ЯСЫЙ АЛАМ”🍰🧁🎂

Кукмарада яшәүче Венера Сәлахетдинова @venerasalakhutdinova берничә ел якташларын тәмле тортлар, төрле тәм-том белән сөендерә. 
— Кеше эшли-эшли остара. Хәзер тәҗрибәм зур, тортны күз йомып та ясый алам, — ди Венера, елмаеп. 

— Тортларыгыз күптөрле. Бизәкләрен кайдан табасыз?
— Нинди торт әзерләп була, барын да ясыйм. Фантазиям яхшы, бизәкләрнең төрлесен уйлап табам, клиент теләгенә карап та пешерәм. 

— Бәяләр ничегрәк?
— Уртача зурлыктагы торт 2 мең сум тирәсе була. Торт кремнарын хәләл һәм табигый ингредиентлардан гына әзерлим. Крем өчен һәрчак эремчекле сыр кулланам. Буяуларның да мөмкин кадәр табигый булганнарын алырга тырышам, — ди Венера. — Халык пальма маен болай да күп ашый. Кыйбатрак булса булсын, миңа сыйфат һәм клиентларның сәламәтлеге мөһим.
Лилия ЙОСЫПОВА.

🍀 Тулы, кызыклы әңгәмә — газетабызның 15 апрель санында. 🍀
Үзегезгә саклап куегыз, кир Үзегезгә саклап куегыз, кирәге чыгар😉

🎥 @safivoge 🔥
Бу нинди үсемлек, Дуслар? 😉 Бу нинди үсемлек, Дуслар? 😉 Аннан ниләр әзерлиләр?
ИКЕ МИНУТТА ИРТӘНГЕ АШ😋

3 йомырканы 2 аш кашыгы сөт кушып, чәнечке белән тугларга, тәменчә тоз, борыч сибәргә. Теләк буенча вак итеп туралган колбаса, помидор, яшел суган өсти аласыз.
Чынаякны атланмай белән майларга һәм массаны салып, 2-3 минутка микродулкынлы мичкә куярга кирәк. Тәмле иртәнге аш әзер.
ЧЕБИНЕ НИЧЕК ҮСТЕРЕРГӘ?🐥

Соңгы вакытта бер көнлек чеби алучылар сирәк, үстерү мәшәкатьле дип, зуррагын алырга тырышалар. Бер көнлек чебиләр арзанрак. Аларны үстерү серләре турында Башкортстанның Кушнаренко районы Иске Кормаш авылында яшәүче Зилә ИДРИСОВА белән сөйләштек.

— 23 мартта “Кобб-500” токымлы 100 бройлер чебие алдык. Бер атна өйдә җылы кызыл ут астында тордылар, аннан абзарга чыгардык, асларына пычкы чүбе салдык, ике инфракызыл лампа белән җылытабыз. Чебиләрнең асты һәрчак коры торырга тиеш. Элек әнкәйләр чүпрәк җәя, аны пычранган саен юып киптерәләр иде. Атна булганчы бер тапкыр кулланыла торган балалар пеленкасы җәям.

— Чебиләргә нәрсә ашатырга?
— Беренче көннәрдә әзер катнаш азык (комбикорм) сатып алам. “Цыплята 1-28 дней” яки “Бройлеры 1-28 дней” дигәнне алырга кирәк.
Катнаш азык гранулаларда яки вакланган була. Минемчә, гранулалысы яхшырак, вакланганын чебиләр чукып, тузанга әверелдерә, ашый алмыйлар. Гранулалы катнаш азыкны ашап бетереп баралар. Вакланган катнаш азыкка эремчек яки угычтан уылган кишер кушып бирергә була.
Беренче көннәрдә яхшы тәрбияләсәң, чебиләр нык була, күзгә күренеп үсә. Майсыз эремчек файдалы, үстерә. Чебиләр эремчек һәм аерткан оеган сөтне ярата, әче сөт ризыкларында кальций күп, аяклары бетми.
Ризык чиста, бозылмаган булырга тиеш, шуңа аны ашап бетерерлек итеп кенә бирегез. Калган азык өстенә яңасын салмагыз. Ул бик тиз әчи. Пычрак һәм әчегән ризыктан чебиләрнең эче китә.
Роза НУРГАЛИЕВА.

🐤3 атналык чебиләрне тәрбияләү, авырулардан саклау турында —газетабызның 15 апрель санында. 🐥
КАРА КАРЛЫГАННЫ НИЧЕК ҮРЧЕТӘЛӘР?

Иртә язда берьеллык ботаклардан 20 см озынлыкта чыбыкчалар кисеп алырга. Аскы ягын “Корневин”га манып алырга яки 12-14 сәгать “Гетероауксин” эремәсенә салып торырга. Аннан 45 % авышлык белән алдан әзерләгән түтәлгә утыртырга кирәк. Өстә ике бөре калырга, калганнары күмелергә тиеш. Кара карлыган чыбыкчасы җиңел тамырлана, көзгә кадәр аннан үсенте үсеп җитәргә тиеш.
САБЫН ТАРАТЫРГА ЯРЫЙМЫ? ❓К САБЫН ТАРАТЫРГА ЯРЫЙМЫ?

❓Коръән мәҗлесендә хуҗа сәдакага сабын таратырга тиеш түгел, диләр. Бу хакмы?
Сания, Чаллы.

“Дин Ислам” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт ИБАТУЛЛИН:
— Сәдакага файдалы, зыян китерми торган әйбер бирәбез икән, бернинди тыю юк. Күңелебез тыныч булсын. Аллаһ биргән нигъмәтләрдән башкаларга ихластан өлеш чыгару, ярдәм итү тиеш.
Бу очракта, сораудан аңлашылганча, кешенең сабынга мохтаҗлыгы юк, шуңа өләшмәскә диелгән сүз чыккандыр. Чынлап та башкаларның сабынга ихтыяҗы булмаса, хәерлерәк, кирәкле, файдалы әйбер бирү яхшырак.

📸 @zuhrarustamovna 🔥
Repost @rusminnikhanov by @media.repost: Мы бы Repost @rusminnikhanov
by @media.repost:
Мы были очень близки к финалу, боролись до последней секунды! Благодарю за самоотверженность. Особо хочу поблагодарить всех болельщиков нашей команды "Ак Барс!"
Барыгыз да исән-сау булыгыз! Зур рәхмәт, егетләр!🔥
"УЛ ХАКТА СОРАМАГЫЗ...”

🍀Яшь җырчы Сөмбел ЗАҺИДУЛЛИНА  @s_y_u_m_b_e_l_k_a белән әңгәмәдән өзек:

— Күптән түгел Ваһаповчылар белән эшли башладың. Концертлар куясыз. Анда ничек килдең?
— Мине Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов @r_fattakhov_ чакырды. Моңа хәтле алай зур концертлар белән йөргәнем юк иде, булса да бер-ике генә мәртәбә. Монда зур шәһәрләргә барабыз, халык күрә, таный. Әле 17 майда Ваһапов фестиваленең гала концертында да чыгыш ясаячакмын. Мине кунак буларак чакырдылар.

— Кияүгә чыгарга җыенмыйсыңмы соң?
— Бу арада гына түгел.
— Нинди егетләргә өстенлек бирәсең?
— Эшчән, үз сүзендә торган, кайгыртучан ир-ат булсын иде. Артист егетләрне яратмыйм.

— “Ябыгу буенча ниләр генә эшләп карамадым”, — дигән идең...
— Ул хакта сорамагыз😊. Диета да тоттым, фитнеска да йөрдем... Ничек бар, шулай яратсыннар иде.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Сөмбел ЗАҺИДУЛЛИНА белән кызыклы әңгәмә — газетабызның бүген, 15 апрельдә чыккан яңа санында.
УСАЛЛЫК КЕШЕНЕ КАРТАЙТА То УСАЛЛЫК КЕШЕНЕ КАРТАЙТА

Тормыш бик тиз уза, олыгайганны сизми дә каласың. Картлыкны беркем көтми, аның килүен ашыктырырга да ярамый. Кешене эчтән кимерә, организмны картайта торган хис — усаллык, нәфрәт һәм агрессия.

“Агрессия” — латинчадан “һөҗүм” дигәнне аңлата. Кеше үзе дә сизми башкаларны гаепли, тормышның ямен тапмый. “Кешенең картайгач, холкы бозыла”, — диләр, ә чынлыкта аны бу хәлгә яшь чактагы усаллыгы китергән. Көче кимегәч, чарасызлыктан, ялгызлыктан яки авырулардан бу хис тагын да үсәргә мөмкин.

Яшьтән үк күңелегезне матурларга тырышыгыз, алай яшәргә рәхәтрәк, сәламәтлегегез ныграк булыр. Шат күңелле, эчкерсез кешеләр яшьрәк күренә, авыруларга бик бирешми.

🍀БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ МӘРХӘМӘТЛЕРӘК, ЯГЫМЛЫРАК БУЛЫЙК ӘЛЕ, ДУСЛАР! 🙂
ТИРЛӘҮНЕ НИЧЕК КИМЕТЕРГӘ?

Дезодорант тирләүне киметми, ә начар исләргә каршы гына көрәшә. Шуңа ярдәмне табигатьтән эзләргә кирәк.

1 нче ысул. Имән кайрысы төнәтмәсе тирләүне киметә, начар исләрне бетерә. 1 аш кашыгы вакланган имән кайрысын 200 мл кайнар суга салып пешерергә. Яңа сыгылган лимон согы өстәргә. Төнәтмәне көн саен проблемалы урыннарга сөртергә. Тән сабын белән юылган һәм коры булырга тиеш.

2 нче ысул. 2 аш кашыгы киптерелгән ромашканы 2 л кайнар суга салып, төнәтмә ясарга. 2 аш кашыгы чәй содасы өстәргә. Төнәтмәне тирли торган урыннарга сөртергә һәм кипкәнен көтәргә.
— Ташу буласын кисәттеләр, — Ташу буласын кисәттеләр, тик хуҗалыкны ташлап китәргә курыктык, — дип сөйләде Башкортстанның Бишбүләк районы Азнай авылыннан Тәнзилә Исәнгуҗина. — Су 4,5 метр биеклеккә күтәрелде. Бездә мондый хәл беренче тапкыр.

10 апрель төнендә авылны су баса башлады, ташу тизлеген әйтеп аңлата торган түгел. Ул шундый куркыныч иде. Санаулы сәгатьләр эчендә бөтен урам, ишегаллары су белән тулды. Авылда машина түгел, трактор белән дә йөреп булмаслыгын күреп, югалып калдык. 48 йортка су үтеп керде.
Ике тәүлек йокламадык. Хәзер су кимеде, бераз тынычландык.

— Бөтен авыл белән йөзеп китмәбезме, дип кот очып торды, — дип сөйләде шушы авылда яшәүче Карина Ахунҗанова. — Төннәр буе чиратлашып сакта тордык. Без — 6 балалы гаилә, өйдә кечкенә сабыйлар да бар. Әле ярый яңгыр яумый, югыйсә хәлләр тагын да мөшкелләнер иде.
Кызганыч, су басу корбаннары да бар: бер гаиләнең сарыклары батып үлде. Ә бер гаилә, йөзеп китмәсен дип, бозавын бәйләп куйган, мескенкәй буылып үлгән. Үзебезнең дә 12 баш малыбыз бар, абзарны су басты, бозауларны иске өйгә керттек, олы маллар ишегалдында. Машиналарның эчендә — су.
Эльмира СӘЛАХОВА, Рәзилә РӘСИМ.
Загрузи больше… Следуйте в Instagram
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru