Бала хәсрәте — мәңге төзәлмәс яра…
Биш елга якын вакыт узган. Ә алар 36 яшендә мәрхүм булган улларын бер сәгатькә дә истән чыгармыйлар. “Ятсам-торсам, балам күз алдымда”, — дип сыкрана Римма Әхмәтшина.
Әхмәтшиннарның уллары Марат Сүриядә һәлак була. Вафатыннан соң аңа Россия Герое исеме бирелә. Әлеге мәртәбәле исемне Маратка ни өчен биргәннәр? Әхмәтшиннар бүген ничек яши? Герой ул үстергән ата белән ана янында булып, шул хакта сөйләштек.
Хыял артыннан…
Әхмәтшиннар Лаеш районының Атабай авылында яши. Радик абый, Римма апа — шушы җирлек кешеләре. Гомерләре читтә узса да, картайган көннәрендә туган авылларында яшәргә карар кылганнар. Атабайда барлык уңайлыклары булган зур агач йорт салып чыкканнар. Өч бала — ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Әхмәтшиннар — хәрбиләр гаиләсе. Радик абый — очучы, Ставрополь хәрби училищесын тәмамлаган. Әтисе Вәгыйзь диңгез офицеры булган. Бөек Ватан сугышы вакытында диңгезче булып хезмәт иткән. Аннан соң япон сугышында катнашкан.
— Әтием Вәгыйзь 1924 елгы, — дип хатирәләрен барлады Радик абый. — 1947 елда, сугыштан калган миналарны юк итеп йөргәндә, мина кыйпылчыклары эләгеп, аларның кораблары икегә аерыла. Әти шунда контузия ала. Исән калган хәрбиләр берәм-берәм су өстенә йөзеп чыга. Бу хәл океан уртасында була. Контузияле килеш өч сәгатьләп йөзә. Арттан килгән кораб аларны коткара. Әти физик яктан бик көчле булган. Идел елгасында коенып үскәнгә, яхшы йөзүче саналган. Шуңа күрә генә исән калгандыр дип уйлыйм. Минем дә диңгезче булуымны теләде. Ә мин кечкенәдән очкычлар белән җенләндем. Хәтерлим, бакчага шома таяк утыртып куеп, шуңа кул белән тотынып, уң һәм сул якка йөзәр тапкыр әйләнә идем. Шул рәвешле үземне очучы булырга әзерләдем. Турникта тартылу, йөгерү, йөзү турында да онытмадым.
Шулай итеп егет үз дигәненә ирешә — хәрби очучы һөнәрен үзләштерә. Һәм гарнизон тормышы башлана. Хезмәт итәргә кулына юллама алгач, сөйгәне Риммага тәкъдим ясый. Егет белән кыз тиз арада өйләнешеп, ерак Приморье краеның Владивосток шәһәренә чыгып китәләр. Беренче балалары — кызлары Лилия шунда дөньяга килә.
— Уртанчысы Марат — Камчаткада, төпчегебез Рәмис Ленинградта туды, — дип дәвам итте Радик абый. — Менә шулай дөнья буйлап йөрелде. Бер карасаң, күп тә хезмәт итмәдем — 1972 елда училище тәмамлап, очкычка утырдым. Һәм 1986 елга кадәр хезмәттә булдым. Аннан лаеклы ялга киттем. Безнең чорда гади очучылар 25 ел эшли иде. Тик хәрби очучылар аерым статуста йөрде, бер ел икегә исәпләнде. Шуңа да 36 яшемдә лаеклы ялга чыктым. Аннан соң гаиләм белән Казанга күченеп кайттык. Атабайда акрынлап йорт төзедек. Балалар да булышты.
Радик абый очучы-истребитель булып хезмәт итә. Ул һавадан СССРның чик буйларын саклаган. Күктә бер кош та очырмый, диләр бит, бу — нәкъ менә шул очрак. Җирдәге локаторлар чик буенда ниндидер ят әйбер, техника күрсә, очучыга команда җибәрә. Хәрби очучы, дүрт минут эчендә җыенып, күккә күтәрелергә тиеш.
— Аллага шөкер, ул чорда сугышлар булмады. Тыныч чакта хезмәт иттем, — ди Радик абый.
Очучы булудан туктагач та, гомер буе самолетлар тирәсендә эшләгән — 26 ел Казан аэропортында диспетчер вазыйфасын башкарган.
Алма “алмагачы”
Радик абыйның юлын уртанчы улы Марат дәвам итә. Малай кечкенәдән хәрби булырга хыяллана. Еш кына әтисенең формасын киеп карый. Аның кебек хәрби очучы буласы килә. Тик ата кеше кырт кисә: юк, минем юлдан китмисең!
— Ә ни өчен Маратның хәрби очучы булуын теләмәдегез?
— Туксанынчы еллар азагы иде бит. Илдә ыгы-зыгы барган вакытлар. Бергә эшләгән хезмәттәшләр белән сөйләшеп торам: “Хәрби очучы һөнәрен үзләштерүче курсантлар хәтта самолетларда оча алмый икән, керосин юк”, — диләр. Ничек инде тәҗрибәсез очучыны һавага чыгарып җибәрәсең? Шуңа да ул юлдан китмәсен, куркынычсызрак һөнәр сайласын, дидем. Үзең өчен курыкмыйсың икән, ә менә бала өчен йөрәк өзелә. Тик улыбызны барыбер югалттык…
Бер мәлгә икебез дә сүзсез калдык. Ата кешенең тавышында калтырану барлыкка килде.
Марат, әтисенең киңәшен тотып, Казан артиллерия училищесына керә. Мәктәптә яхшы укыган егет анда да сынатмый. Кулына диплом алгач, аны хәрби хезмәткә — Төньяк Кавказга җибәрәләр. Марат, әтисе кебек үк, хезмәт юлын гаиләле килеш башлый. Йөргән кызы Гүзәлгә өйләнә. Яшь гаиләнең бер-бер артлы ике балалары туа.
Капитан дәрәҗәсенә ирешкән Маратның хезмәт иткән полкы таркала. Һәм ир белән хатын туган ягына — Казанга күченеп кайта. Аларга Осиново бистәсеннән фатир бирәләр. Өченче балалары туа. Марат транспорт оешмасына инженер булып урнаша, аннары йөк машиналары ширкәтенә күчә. Тик “тыныч” тормышка ияләнә алмый, гарнизонда яшәгән вакытларын сагына. Һәм гаиләсе, әти-әнисе белән киңәшләшкәннән соң, яңадан хәрби хезмәткә әйләнеп кайта. (Лаеклы ялга чыгарга өч ел калган була). Барып гариза яза, медицина тикшеренүе уза. Капитан Әхмәтшинны Түбән Новгородка билгелиләр. Берничә ай хезмәт иткәннән соң, Марат гаиләсен дә алып китәргә тиеш була. Тик…
— Улыбыз апрель уртасында Сүриягә китте, — дип, ул вакытларны искә алды Радик абый. — Дөрес, безгә дә, хатынына да бу хакта башта әйтмәде. Шомлы командировка турында соңрак белдек. Разведка җитәкчесе итеп җибәргәннәр. “Әти, син мине аңларга тиеш. Хәрби заданиене үтәмәскә хакым юк”, — диде ул. Аның исән кайтачагына соңгы көнгә кадәр ышандык. Гаиләсе дә көтте. Марат 1 июньдә Гүзәлгә шалтыраткан. Кешеләр аңламасын дип, хатыны белән татарча сөйләшкән. Кайтырга күп калмады, борчылмагыз, дигән. Ә инде 3 июньдә аның гомере өзелә.
Ата-ана баласының ничек һәлак булганын соңыннан гына белә. Улларының батырлыгы турында ишетеп, янә йөрәкләре телгәләнә… Баксаң, капитан Әхмәтшин җитәкләгән полк һөҗүмгә дучар була. Марат берүзе ДАИШның (Россиядә тыелган террорчылык төркеме) 200 сугышчысына каршы тора. Иптәшләре атыш тавышына килеп җиткәндә, капитан Әхмәтшин кан эчендә ята. Ә кулында — чекасы алынган граната. Марат, бернигә карамастан, дошманга бирелергә уйламаган…
Батыр полк җитәкчесен коткарып кала алмыйлар — Марат һөҗүм вакытында өч литрлап канын югалта. 36 яшен тутырып килгән хәрби мәңгелеккә күзләрен йома… Капитан Әхмәтшинны туган ягына алып кайтып, бик зурлап җирлиләр.
— Марат Казанда үсте, 113 нче татар-рус мәктәбен тәмамлады, — диде Радик абый. — Мәктәп каршына улыбыз истәлегенә мемориаль таш куелды. Маратны ата-бабаларыбыз янына — Атабай зиратына җирләдек. Атабай урта мәктәбендә дә аның исеменә мемориаль таш тора. Үзе генә юк… Елга әллә ничә тапкыр Маратның каберенә барабыз. Бик авыр… Сөйләп аңлата торган түгел…
Марат Әхмәтшинга, вафатыннан соң ике атна узгач, Россия Герое исемен бирәләр. Геройның әти-әнисен, хатыны белән өч баласын онытмаганнар — барысына да яхшы пенсия түлиләр. Әлбәттә, газиз балаңны, кадерле иреңне бернинди акча алыштыра алмый. Ул турыда сүз дә була алмый! Шулай да газизен югалткан бу гаиләнең акчага тилмермәве мөһим.
Мине икенче нәрсә гаҗәпләндерде — Россия Героеның ике баласы да хәрби юлны сайлаган: олы кызы Зәринә Мәскәүдә Президент кадет корпусында укый, ә уртанчы улы Әмир Казан Суворов училищесында белем ала. Югыйсә әтиләрен югалтканнан соң, бөтенләй ул юлдан китмәскә тиешләр кебек.
— Зәринә Мәскәү Президент кадет корпусына укырга кергәч, сөендек, андый бәхет һәр кешегә дә тәтеми, — диде Радик абый. — Нишләтәсең, кан тартадыр. Әтиләренең Алтын Йолдыз медален (Россия Герое исеме белән бергә бирелә — Р.Р.) зур горурлык белән алып карыйлар.
Радик абый белән сөйләшкәндә, Римма апа күрше бүлмәдә утырды. Ара-тирә елаган тавышы ишетелде. Улы турында бөтенләй сөйли алмый икән — гел елый.
— Бакчага чыксам, шунда йөридер, өйгә керсәм, өстәл янында утыра кебек тоела, — диде әни кеше. — Кечкенәдән бик ярдәмчел, гадел иде. Бер минутка да истән чыкмый. Маратымның үлгәнен белгәннән бирле йөрәккә нидер кадалды кебек. Җанны гына түгел, тәнне дә тырный ул…
Бу гаиләгә сабырлык телибез. Чын батыр ул үстергәнсез…
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.