“Сугышта берәү дә “үләм” дип йөрми”

Бабам, Биктимер Тимергали улы Ибраһимов, 1923 елның 19 октябрендә Са­ба районы Өчнарат авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, авылда беренче­ләрдән булып фронтка китә. Ул без­гә башыннан кичкәннәрне еш сөйли иде. Кызганыч, Бөек Җи­­ңүнең 75 еллыгын каршылаганнан соң, бабаебыз арабыздан кит­­те. Ә сөйләгәннәре тарихый ис­­тәлек булып калды…

“Сугыш башланган көнне бо­лында печән әзерли идек.  Шулчак чаптырып, бер атлы кеше килеп туктады: “Сугыш! Барыгыз да авылга, хәзер үк!” — диде дә кире китеп барды. Нинди сугыш? Чалгы-­тырмаларны җилкәгә салдык та авылга кайттык. Кай­гы-хәсрәткә баткан, күз­ләре яшьләнгән әниләр безне басу капкасына чыгып кар­шы алды. Иртәгәсен егет­­ләр, яшь әтиләр, ир уртасы абыйлар фронтка китте. Чират безгә дә җитте. Та­тар­станнан киткәндә үк билгеле булды: Ленинградны сакларга барачакбыз! Солдатлар төялгән составны юл­да бомбага тоттылар, өч­тән беребез генә калдык.

Күп газап чигеп, ниһаять, Ленинградка килеп җиттек. Ладога күлен үтеп, төннә­рен траншея, окоплар казыйбыз, көндез сугышчан әзерлек үтә­без. 23 майда оборона тот­тык. Танклар үкерә, өз­лек­­сез бомба ява, истребительләр әйләнә, күк белән җир тоташкан кебек.

Сугышта берәү дә “үләм” дип йөрми. Дошманга нәф­рәт чиксез булганга, үзеңне гел исән калырмын дип тоя­сың. Каты яраланып, 6 ай Со­­ликамск госпиталендә дә­­валандым”.

Ул чакта авылга “похоронка” кәгазе килә. Бу кайгылы вакытларны сеңлесе Мин­җи­һан әби дә хәтерли:

— Үлем хәбәре килгәч, әни аш үткәрде. Абыйның кы­рыгын уздырып, 41 көн ди­гәндә, улыгыз исән, дигән хат килеп төште. Әни моңа ышанмады. Өч айдан, абый­дан хат алгач кына тынычландык.

Бабам күп михнәт күреп, 1943 елда култык таяклары бе­лән Өчнарат авылына исән-сау әйләнеп кайта. Сугыш яралары бераз тө­зәл­гәч, 1950 елда Шә­мәрдәнгә кү­­ченә. Нефтебазага каравылчы булып эшкә керә һәм пенсиягә чык­канчы (37 ел) эш­ли.

Әбиебез Мәхрүсә белән 1950 елда гаилә коралар.
1 кыз, 2 ул үстерәләр. Алар үз гаиләләре белән Шәмәр­дәндә яши.

Күпме аналар балаларын югалта. Геройлар үлми, алар күңелебездә яши. Хә­зерге тыныч тормышта да армия сафларында батырларча һә­лак булучылар күп.

Бу ядкәрне балаларыма җиткерә алсам, бәхетле булыр идем.

Айсылу СӘГЪДИЕВА.

 

 

 

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх