Яшел Үзән районы Каратмән авылында узган ел чишмә төзекләндерелде. Бу эш күмәк көч белән башкарылды. Хәзер кизләү ерактан балкып тора. Авыл халкы аны “Каратмән чишмәсе” дип йөртә.
— Каратмән — бик матур авыл, табигате гүзәл. Биредә
82 хуҗалык бар, — дип сөйли Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина. — Чишмәнең суы тәмле, шифалы. Әмма халыкка йөрергә ераграк, өстәвенәташландык хәлдә иде. Уйлаштылар да кизләүне авыл башына китерергә булдылар. Торбалар ярдәмендә суны бер чакрымга якынайттылар. Әлбәттә, бу эш шактый чыгым сорый. Торбаларны җиләк плантациясе хуҗасы Айдар Шаһимәрдәнов бирде. “Булыша алмассызмы?” — дип мөрәҗәгать иткәч, ярдәм кулы сузды. Халык та акча җыелышты. Кем күпме бирә ала, шуның хәтле кушылды. Бура сатып алдылар, түбәсен профнастил белән яптылар, эчке якка самавыр куйдылар, таш җәйделәр. Әлеге изге эштә үзеннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт. Кизләү янына чәчәкләр утыртырга ниятлибез. Бергәләшеп өмәоештырачакбыз. Чишмә яны һәрчак чиста, матур булсын.
Лилия ЙОСЫПОВА.