• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 14.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Матур туган ягым

“Мондый гүзәллек тагын кайда бар?!”

“Мондый гүзәллек тагын кайда бар?!”

Әгерҗе районындагы “Кичке Таң” заказнигында булган кеше бирегә кабат килү теләге белән яна, диләр. Аны җәйрәп яткан сулыклар, куе урман массивлары, безнең якларда сирәк очрый торган хайван-кошлар, үсемлекләр җәлеп итә. Биредә бөтенләй башка, үзенчәлекле, искиткеч матур, сихри дөнья.

Узган ел көзен табигатьнең иң гүзәл вакытында без дә  “Кичке Таң” табигый тыюлыгына юл тоттык.

 

Аюлар өчәү, бүре юк

Заказник 1997 елда оешкан. Шул көннән алып аның белән җитәкчелек ит­кән, табигать байлыкларын үс­те­рүгә, саклауга, өйрәнүгә зур хезмәт куйган Әһли Фәй­зул­лин лаеклы ялга кит­кәндә җи­тәкче­лекне Руслан Мән­наповка тапшыра. Җитәкче безне Кичкетаң авылының иң биек ноктасында каршы ал­ды.

— Карагыз әле, мондый гү­зәллек тагын кайда бар?! Суы, урманы, болыны — барысы уч төбендә кебек, — ди ул, алдыбыздагы искиткеч матурлыкка күрсәтеп.

Әгерҗе районында Иж елгасының озынлыгы якынча 100 чакрым, кушылдыклары 26 лап. Моторлы көй­мәдә Иж буйлап киттек.

— Камышлар арасында ак­кошлар, кыр үрдәкләре, кыр казлары, торналар бала чыгара, — ди Руслан, әлеге үсемлекләргә күрсәтеп.

Аккошлар дигәннән, заказникта аларның ике төре бар. Ысылдык аккош, Кы­зыл китапта исәплән­сә дә, соңгы елларда күп­кә арткан. Җылы яктан кайткан мәл­дә 500 ләп аккош санаганнар. Шуның
30 га якыны ысылдык булган.

— Болары — кондызлар зы­­ян салган агачлар, — ди Руслан, яр буендагы берни­чә корыган агачка күрсә­теп. — Кайчандыр әлеге җән­­лекләр дә Кызыл китапка кертелгән. Тиресе, ите, мае өчен күпләп аулаганнар. Соң­гы елларда әлеге су җән­­­лекләренә кызыксыну кимеде, саны да артты.

Кондыз аулау өчен һәр тер­риториягә Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан лимит бирелә. Бу эшне рөх­сәт­­сез башкарсаң, ад­мини­с­тратив җаваплылык һәм штраф каралган.

Көймә белән еланнарның оя­­сы булган кызыл ярга якынлашабыз. Биредә кара елан­нар хуҗа икән. Гому­мән, заказникта еланнар күп, ди җи­­тәкче. Ә “Сложный бор” дип аталган массивта со­ры челәннәр яши. Озын аяк­лы, зур муенлы әлеге кош­лар­ның саны соңгы елларда ки­­ме­гән. Белгечләр, бу күренеш кошларның урыннарын алыштыру белән бәйле, ди­гән фикердә.

— Бездә Татарстандагы канатлы ерткычларның иң зурысы — ак койрыклы бөр­кет тә бар. Бу кош та соң­гы ел­ларда акрынлап үр­чи. Исәпләүләр буенча, заказникта алар 14, — ди Руслан.

Гомумән, кошларны саклау өчен иң мөһиме — аларны тынычлыкта калдыру. Канатлы дуслар оя корган урыннарга кеше аяк басарга тиеш түгел икән.

— Безнең күзәтүләр буенча, тыюлыкта өч соры аю бар. Авыр гәүдәле булсалар да, алар бик хәрәкәтчән, җи­тез, сикерәләр, агачка ме­нәләр, йөзә дә белә­ләр. Ә бү­реләр бө­тенләй юк, — ди җитәкче.

Соңгы елларда поши, кабан дуңгызы шактый үр­чегән. Пошиларның саны 200 дән артып киткән.

Кыр кәҗәләре тыюлыкны үз иткән. Кайчандыр Минзә­лә якларыннан “кунакка кил­гән” бер-ике кәҗә, үрчеп, ун­бишләп баш булган.

 

Иж балыкка бай

Сөйләшә-сөйләшә Иж елгасының иң матур урынына килеп җиттек. Биредә аның киңлеге 5 чакрымга су­зыла. Ә елганың иң тирән урыны 14 метр икән.

Иж елгасы балыкка бик бай. Биредә аларның 30 дан артык төре бар. Иж — балыкчыларның иң яраткан урыны.

— Сезонга 150-160 ять­­мә җыябыз. “Уылдык” опера­ция­се барышында штраф кү­ләме бермә-бер арта, — ди Руслан Ромель улы.

Заказникта балыкны кармакка гына каптыру рөхсәт. Территориягә машина бе­лән керү, учак ягу тыела. Җи­тәкченең тагын бер зур үтенече бар: ял итәргә килү­че­ләр үз­­ләреннән соң чүп кал­дыр­ма­сын иде.

Заказникта нибары ике хезмәткәр (аның берсе — җи­тәкче, икенчесе — инспектор Әлфия Нуриманова) булганлыктан, аларга вакыт бе­лән исәпләшми эшләргә ту­ры килә. Райондагы ау хуҗалыгы җитәкчесе Эдуард Хуҗахмәтовның ярдәм кулы сузуына бик сө­енәләр.

Заказник хезмәткәрләре Кичкетаң мәктәбе укучылары, авыл җирлеге идарәсе карамагындагы оешма-учреждение хезмәткәрләре, табигатьне яратучы кичкетаңлылар белән елга бер­ни­чә тапкыр территорияне чүп-чардан арындыралар, агачлар утырту буенча өмә­ләр оештыралар. Мәктәпләр­дә “Кош­лар көне”, “Эколог кө­­не” кебек бәй­рәм­нәр уңа­еннан дәрес­ләр үт­кәрә­ләр. Язын сыерчык оя­лары, кышын кошларга җимлек­ ясау буенча бәй­геләр уза. “Парклар маршы” ак­ция­сендә катнашучыларның ел саен күп булуы­на сөе­нәләр.

— Хыялым — шушы табигать бүләк иткән байлыкны күз карасы кебек саклап, буыннан буынга тапшыру, — ди Руслан Мәннапов.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

 

Хәбәрләр

Гамәлдән чыккан “Космос-482” совет космик станциясе 7-13 майда Җиргә төшәргә мөмкин.

2025 елдан Чаллыдан Башкортстанга кадәр М-7 трассасы 4 полосалы булачак.

8 майда Казанда “Татмедиа” каршында фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылачак.

26 апрельдән футбол буенча Татарстан чемпионаты башлана.

Онкологик авыруларны дәвалау өчен, “Лина М” компаниясе препараты клиник сынауның беренче фазасын үтә.

“Аэрофлот” Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларны озатып баручыга 25 апрельдән 12 майга кадәр бушлай очу мөмкинлеге бирә.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
ФӘРЕШТӘЛӘР НӘРСӘ ДИП ЗИКЕР КЫЛА?
иман нуры

ФӘРЕШТӘЛӘР НӘРСӘ ДИП ЗИКЕР КЫЛА?

by irekmanager irekmanager
26 декабря, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru