• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 05.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“Курчакның аяк киеме генә авыррак эшләнә ”

“Курчакның аяк киеме генә авыррак эшләнә ”

Саба районының Сатыш авылында яшәүче Эльвира Галиева кечкенә улларына балалар бакчасына курчак тегеп алып бара. Шуннан аңа заказлар килә башлый, курчак тегү хоббиена әйләнә.

Эльвира тумышы белән Лениногорскидан. Байлар Сабасына кыз яшүсмер чакта гаилә белән күченгәннәр. Гимназияне тәмамлап, Казанда һөнәри көллияттә 3 ел белем алып, “Сәнгать бизәлеше эшләрен башкаручы” һөнәрен үзләштергән. Соңыннан Казан университетының сәнгать бүлеген яхшы билгеләргә тәмамлаган. Яраткан һөнәре буенча Саба районы сәнгать мәктәбендә сәнгать бүлеге укытучысы булып эшли. Эльвира Сатыш авылында кияүдә, тормыш иптәше белән 3 ир бала үстерәләр.
— Кул эшләрен кечкенәдән яраткач, һөнәремне шушы юнәлештә сайларга теләдем. Балаларымны да сәнгатьне сөяргә өйрәтәм. Курчакларымны һәрберсенә күңел җылымны биреп тегәм, — ди ул.
Бер курчакка якынча 4-5 көн вакыты китә икән. Тукымаларны ул махсус кибетләрдән сатып ала. Курчакның эченә тутыру өчен синтетик мамык, гәүдәсен, күлмәкләрен тегәргә — трикотаж, төрле тукымалар, бизәгечләр, аяк киемнәренә күн, төрле җепләр, төймәләр, чәч һәм битләрен ясарга акрил буяулар кирәк.
— Идея үзеннән-үзе килә. Курчак тегүнең кыенлыгын күрмим, аяк киеме генә бераз авыррак шикелле. Фоамираннан курчак әзерләргә телим.
Татар милли орнаментын кулланып, брошка, алкалар ясыйм. Брошкалар агачтан эшләнә, аларын кистерәм. Буяганнан соң, эпоксид сумала белән каплыйм, — дип серләре белән уртаклашты Эльвира.
Альмира МӘҮЛЕТОВА.

Хәбәрләр

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ШӘХСИ ТОРМЫШНЫ ЧИТКӘ КУЯРГА ТУРЫ КИЛӘ”
Сәхнә арты

“ШӘХСИ ТОРМЫШНЫ ЧИТКӘ КУЯРГА ТУРЫ КИЛӘ”

by irekmanager irekmanager
1 июля, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?
иман нуры

ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?

by irekmanager irekmanager
6 февраля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru