• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 12.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит иман нуры

“Лампа Коръәнне татарча укый”

“Лампа Коръәнне татарча укый”

Азан тавышын, Коръән сүрәләрен хәзер лампа аша тыңларга була. Бу үзенчәлекле җайланманы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга тәкъдим иттеләр. “Коръән укый торган лампа” турында аның идея авторы эшмәкәр Булат Нигъмәтҗанов (@bulat_abu_amina) белән сөйләштек.

Булат мөселман тауарлары сату белән шөгыльләнә.
— Татарлар дөнья буйлап таралган. Коръәнне татарча укый торган гаджетларга ихтыяҗ бар иде. Татарстан Диния нәзарәтендә 40 ка якын галим 7 ел дәвамында бик зур эш башкарды — “Кәлам Шәриф”не тәрҗемә итте. “Хозур” китап нәшриятында ул аерым басма булып та дөнья күрде. “Кәлам Шәриф”кә нигезләнеп, Коръән укый торган үз лампабызны булдырдык, — ди ул.
Мондый үзенчәлекле җайланма Россиядә бердәнбер. Аудиотәрҗемәләрне татар телендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, журналист Илдар Кыямов, ә рус телендә Биектау районы Калинино авылында Карадениз мәчете имамы Айбек Токтосопиев (@tat134) укый. Тавышны “Азан” радиосында яздырганнар.
— Беренче партия лампа өч ай дәвамында чит илдә җитештерелде. Онлайн режимда эшләдек. Ялгышларны төзәтеп, җайланманы камилләштереп, идеаль хәлгә җиткердек. Үзенчәлекле дизайнлы, сыйфатлы, эксклюзив җайланмалар беренче көнне күпләрдә кызыксыну уятты. Дүрт көндә 200 гә якын лампа сатып алдылар. Татарстан мөфтие дә бу проектны хуплады, — ди Булат Нигъмәтҗанов.
Лампа сигез төрле төстә яна. Ул төнлә яктырта торган ут буларак та файдаланыла ала. Ләкин лампаның кыйммәте — аның аша Коръәнне тыңлап, аятьләрне ятлап булуда. Бөтен дөньяга танылган 18 хафиз сүрәләрне укый, Коръәннең тәфсире алты телдә — гарәпчә, үзбәкчә, төрекчә, фарсыча, татарча һәм русча бирелә.
Бу үзенчәлекле лампаны интернет-кибеттән сатып алырга мөмкин. Бәясе — 2700 сум. Тауарны китереп бирү хезмәте дә каралган.
Булат әйтүенчә, Аллаһ ярдәме белән киләчәктә космос, куб, цилиндр формасындагы лампалар җитештерергә ниятлиләр. Аларның үзенчәлекләрен әңгәмәдәшем әйтеп бетермәде, сер итеп калдырды.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Коръән укый торган лампаны “Инстаграм”да @muslimstore_amina интернет-кибете аша алырга була.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru