Арча педагогика көллиятендәге “Әлифба” музеенда әнә шундый канатлы сүзләр язылган. Ул 1999 елда ачыла. 2015 елда “Әлифба”га һәйкәл куела. Аны сынчы Михаил Сафин ясый. Бу урам элек Поперечная дип аталган. Музей ачылгач, Вагыйзовлар урамы дип үзгәртелә.
— “Әлифба” музее — дөньяда бердәнбер! “Әлифба” гына түгел, “Букварь”, “Азбука” музейлары да юк. Аерым кешеләрнең коллекцияләре бар. Ләкин ул музей түгел инде, — ди музей җитәкчесе Дамир Таҗиев. — Безгә кайлардан гына килмиләр. Музейның исеме, даны еракларга таралган.
“Әлифба”ның бездә булуы очраклы түгел”
“Әлифба”ны төзегән шәхесләр — ирле-хатынлы Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов Арча педагогика көллиятендә татар теле укыткан. Дөньядагы бердәнбер музейның әлеге районда һәм шушы көллияттә булуы очраклы түгел.
— Музей әүвәл икенче катта урнашкан иде. Ун ел элек беренче катка күчерелде. 2018 елда концепциясе өр-яңадан эшләнде, экспозицияләр яңартылды. Бүген музейда мең ярым тирәсе экспонат тупланган. Залы да башта икәү генә иде. Хәзер өчәү, — дип сүз башлады Дамир Таҗиев. — Музей Сәләй Гатат улы Вагыйзов белән Рәмзия Гыйләҗ кызы Вәлитова исемен, истәлекләрен мәңгеләштерү максатында ачылды. Ә аннары тагын бер юнәлеш алды: дөнья халыклары “Әлифба”ларын җыя башладык. Беренче залның исеме шулай атала да — “Дөнья халыклары “Әлифба”лары”. Монда 8 экспозиция, аларга 160 “Әлифба” куелган. Музейда барлыгы 300 гә якын “Әлифба” бар. Алар дөньяның 72 телендә язылган. Иң беренче “Әлифба”ларны Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вагыйзов бирә. Алар үзләре төзегәнче, 20 халыкның “Әлифба”сын өйрәнгән була. Музейга нигез салучы, беренче директоры Хөсәен Фатыйх улы Хәйруллин автономияле һәм союздаш республикаларга: “Без сезгә — татар “Әлифба”сын, ә сез үзегезнекен җибәрегез әле”, — дип хатлар юллый. Укытучылар, студентлар да, нинди генә илгә барса да, андагы “Әлифба”ны алып кайта. Шулай җыела.
Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов “Әлифба”ны өч мәртәбә үзгәртеп эшли. 50 ел буе өченчесен кулланалар. Шул вакыт эчендә ул 42 мәртәбә миллион тираж белән басыла. Иң күбе 30 ел яшәгән “Әлифба”лар бар. Моның 50 ел кулланылуының сәбәбе — дөрес методика белән төзелгән. Татарстан гына түгел, бөтен татар дөньясы шушы “Әлифба”дан укырга өйрәнә.
Каникулда музейга экскурсиягә килгән Түбән Мәтәскә мәктәбенең VII сыйныф укучылары белән бергә икенче залга үттек. Бу бүлек татар язуына һәм татар “Әлифба”сы тарихы, үсешенә багышлана.
— Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вагыйзов төзегәне — соңгы “Әлифба”ларның берсе. Хәзер Мияссарованыкы белән укыйлар. Ә иң беренче “Әлифба” ролен “Иман шарты” дип аталган китап үти. Гарәп графикасы, иске имла күп гасырлар буе язуыбыз булып торган, — ди Дамир Таҗиев, тарихка күз салып. — Беренче татар “Әлифба”сын 1778 елда Сәгыйть Хәлфин төзи. Аннан соң берсе артыннан икенчесе китә. Әхмәтһади Максуди гарәп графикасында “Мөгаллим әүвәл” (“Беренче укытучы”) дип аталган әлифба әзерли. Коръән уку өчен җайлы тагын бер әлифба булдыра — “Мөгаллим сани” (“Икенче укытучы”). ХХ гасыр башында төрле әлифбалар чыга. Мөхетдин Корбангалиевның “Татар әлифбасы” 1945 елга кадәр төп әлифба булып тора. Аны Габбас Сәйфуллин әлифбасы алыштыра. Ул Вагыйзов белән Вәлитова “Әлифба”сына кадәр яши.
“Сугыш, әсирлек, әрнү-газаплар…”
Өченче зал “Әлифба” авторлары Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вагыйзовка багышлана.
— Күп авырлыклар кичкән шәхесләр алар. Сәләй Вагыйзовка 5 ай булганда, әтисен базарда, икенче кеше белән бутап, ялгыш үтерәләр. Әнисе улын алып, каенана йортыннан китәргә тели. Тик карчык бирми, бала ир ягында калырга тиеш була. Әнисе улын калдырып китә. Ә карчык үзе карый алмый, авылдагы баласыз гаиләгә тапшыра. Асрамага алган әти-әнисе аңа үз фамилиясен бирә, исемен дә үзгәртәләр — Сөләйман Хәлиуллин Сәләй Вагыйзов булып китә, — дип дәвам итте Дамир Таҗиев. — Рәмзия Вәлитова алты яшьтән ятим кала, балалар йортында үсә. Алар Казан педагогика институтында таныша. Соңгы курста өйләнешәләр. Яшь гаилә булып, 1937 елда Арча педагогика көллиятенә татар теле укытырга киләләр. Шулай Арча кешесенә әйләнәләр. Кайтып төпләнеп, дүрт ел узгач, сугыш башлана. Аңа хәтле ике балалары туа: Римма белән Камил. Сәләй Вагыйзовны сугышка алалар. Бер елдан Харьков янында әсирлеккә төшә. Җиңү язында аны америкалылар азат итә. “Кайтма. Сине анда каторга көтә”, — диләр. Әмма сагынуы шулхәтле көчле була, аны берни дә туктатып калмый. Туган якка кайтып җитү түгел, Советлар Союзы чиген узуга, НКВД гаскәрләре эшелонны үз кулына ала. Юллар төньякка борыла… “Ник әсирлеккә төштең?” — дип, ун елга төрмәгә утырталар. Сталин лагерьларын үткән кеше ул Сәләй Вагыйзов. Рәмзия Вәлитова, кечкенә балаларын җитәкләп, ике тапкыр поезд белән ире янына Коми республикасына бара. Беренчесендә берни булмый, шулай котыла. Ә икенче юлы кайтышына кемдер, сатлыкҗан янына йөри дип, өстеннән шикаять язган. Рәмзия Вәлитованы көллияттән, яшәгән урыннарыннан куалар. Ике бала белән урамда кала. Сәләй Вагыйзов аңа: “Миннән рәсми рәвештә баш тарт. Яшәргә җиңелрәк булыр”, — дип яза. Шулай итеп ул, яңадан кыз фамилиясенә күчеп, Вәлитова булып йөри башлый. Төрмә срогын үтәп, ун елдан Сәләй Вагыйзов әйләнеп кайта. Тик эшенә алмыйлар. Өч ел буе төрле авыр хезмәттә тир түгә. Шуннан соң гына язмыш бераз елмая башлый. Башта Мөндеш авылы мәктәбендә эшләргә рөхсәт бирәләр. Сугышка хәтле үзе укыткан укучысы Равил Әлми улы Галиәхмәтов район мәгариф идарәсе җитәкчесе икән. Ул, үз тормышын куркыныч астына куеп, остазын педагогика көллиятенә урнаштыра. Ирле-хатынлы кабаттан бергә эшкә керешәләр. Шул вакытта министрлык “Әлифба”га конкурс игълан итә. Алар “Әлифба” төзи башлый. Һәр хәрефне кул белән ясыйлар, текстын язалар, аннары машинкада пичәтлиләр. Папкасын алып, Сәләй Вагыйзов Мәгариф һәм фән министрлыгына китә. Аны башта: “Йөрмә инде, авыл укытучысы, аны профессорлар төзи”, — дип куып та чыгаралар әле. Методикасы яхшы булганга, Сәләй Вагыйзовныкы конкурста җиңә.
“Бәхетле картлык”
Гомер буе Арчада яшәсәләр, эшләсәләр дә, “Әлифба” хуҗалары бу як кешеләре түгел. Сәләй Вагыйзов 1908 елда Самара өлкәсенең Камышлы районы Байтуган авылында туа. Алар авылына кергәндә тау башында 4 метрлы хәрефләр белән “Әлифба” дигән язу каршы ала. Дүрт ел элек Байтуганда Сәләй Вагыйзов нигезендә агач өй салып, музей-йорт ачалар. Рәмзия Вәлитова исә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән.
Бик күп авырлыклар кичергән бу шәхесләргә Аллаһы Тәгалә озын гомер һәм бәхетле картлык бирә. Рәмзия Вәлитова — 88 (2003 елда бакыйлыкка күчә), Сәләй Вагыйзов 96 яшькә хәтле яши. Ул 2004 елда үлә. Икесе дә Арча зиратына җирләнә. Бәхеткә, “Әлифба” музее үзләре исән вакытта ачыла. Ә идеясен кем бирә соң?
— Сәләй Вагыйзовның 90 яшьлек юбилее уңаеннан, ул вакыттагы Татарстанның мәгариф һәм фән министры Фарис Фахраз улы Харисов килә. Тәбрикләгән вакытта: “Сезгә мондый шәхесләргә музей ачарга кирәк!” — дип әйтелгән бер җөмләсе хәл итә. Министр кайтып китә. Икенче көнне үк көллият җитәкчелеге бу эшкә керешә. 1998 елда Сәләй Вагыйзовның юбилее була, бер елдан — 1999 елның 6 октябрендә музей ачыла. “Әлифба” хуҗалары ачылышта катнаша. Үз куллары белән бик күп материал, истәлекләр бирәләр, — ди Дамир Таҗиев. — Алар гомер буе Арчаның Мәктәп урамындагы кечкенә генә өйдә яши. 30 га якын фәнни хезмәт язалар, татар телен укытуга багышланган ярдәмлекләр чыгаралар. Кызлары Римма — 70, уллары Камил 79 яшьтә бакыйлыкка күчә. Бүген Вагыйзовлар йортында Камилнең хатыны яши. Оныклары күп, кайтып йөриләр. Аларны гаиләләре белән “Әлифба” музеена чакырырга телим. Бу хакта үзләренә хәбәр иткәч: “Бик шатланып киләчәкбез. Әби-бабайны искә алырбыз”, — дип җавап яздылар. Җәен шундый очрашу оештырырга ниятлибез.
Лилия ЙОСЫПОВА.