Кукмарада яшәүче Венера Сәлахетдинова берничә ел якташларын тәмле тортлар, төрле тәм-том белән сөендерә. Белгечлеге буенча пешекче һөнәреннән ерак тора ул. Берничә ел укыган юнәлештә — банк системасында эшли. Соңрак, барысына да нокта куеп, кондитер ризыклары әзерләп сатуга керешә. Эшеннән тәм табып, яратып башкара, гел яңалык эзли, төрләндерә.
— Кеше эшли-эшли остара. Хәзер тәҗрибәм зур, тортны күз йомып та ясый алам, — ди Венера, елмаеп.
Венера озак еллар “Ак Барс” банкында төрле вазыйфаларда хезмәт куя, эшен яратып башкара. Әмма кул эшләре, торт пешерү аны үзенә ныграк тарта. Икенче баласы тугач, бәби ялыннан соң банкка эшкә чыкмый.
— Әнием бик тәмле пешерә, бәйли, чигә. Аш-су осталыгына ул өйрәтте. Беренче тортны мәктәптә укыганда пешердем, — дип сүз башлады Венера. — Кул эшләрен үзем дә яратам. Бәби ялында тик тормадым. Ул вакытта чигүле мендәрләр тегү модага кергән иде. Башта шулар белән мавыктым. Тукымалар кайтартып тектем. Аларны интернетка куеп, төрле шәһәрләргә озаттым. Аннары заказга торт, пирожный, шоколад, талкыш кәләвә, чизкейк, макарон ясарга керештем. Кече кызым Сәйдәнең 1 яшьлегенә торт пешерткән идем. Шул чакта: “Ник заказ биреп ясатам соң? Моны үзем дә әзерли алам бит”, — дип, уйламаганда башланган эш булды.
— Улыгыз да оста икән.
— Ирем белән өч бала үстерәбез. Улыбызга 21 яшь. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында
III курста укый. Шоколад-кәнфитләр ясауга кызыкты. Укып, сертификат алды хәтта. Уртанчы кызыбызга — 11, Сәйдәбезгә 7 яшь тула.
— Тортларыгыз күптөрле. Бизәкләрен кайдан табасыз?
— Нинди торт әзерләп була, барын да ясыйм. Фантазиям яхшы, бизәкләрнең төрлесен уйлап табам, клиент теләгенә карап та пешерәм. Күп курслар уздым, Казан, Киров, Ижауда үткән осталык дәресләрендә булдым, танылган кондитерларда укыдым. Хәзер күпләр дөрес туклануга күчте. Моны исәптә тотып, шундый тортлар ясау серләренә төшендем. Онлайн рәвештә осталык дәресләре уздым. Мастика белән эшләү, шоколад ясау һәм башкаларны өйрәндем.
— Клиентларны ничек табасыз?
— Алар үзеннән-үзе табыла. Беренче клиентлар — туганнар, дуслар. Башта күчтәнәчкә ясап алып баргаладык. “Сарафан” радиосы яхшы эшли. Аннан дусларның дуслары сорый башлады. Шулай әкренләп кереп киттем. Сату-таратуда социаль челтәрләр булыша. Күбрәк “Инстаграм” аша эш итәм. Анда блок алып барам, 12 меңләп язылучым бар. Төрле конкурслар уздырам.
— Торт ясауда иң авыр процесс кайсы?
— Хәзер, ияләнгәч, кыен дип әйтә алмыйм. Тәҗрибә бар, теорияне дә әйбәт белгәч, әллә ни авырлыгы юк. Күз йомып та эшли алам. Әзер бисквитлар булса, тортны 2 сәгать эчендә ясыйм. Күп вакыт бисквит пешерүгә китә.
— Талкыш кәләвә дә ясый башлагансыз икән.
— Анысына узган елның җәендә тотындым. Күптәннән кызыга идем. Бу тәм-том үземә дә бик ошый. Тик моны интернеттан карап өйрәнеп булмый, нечкәлекләре бик күп. Казанга барып укыдым. Өйгә кайткач, беренчесен курка-курка эшләдем. Килеп чыкты. Ясау процессы катлаулы: тизлек тә, көч тә кирәк.
— Бәяләр ничегрәк?
— Талкыш кәләвәнең берсен 15 сумга сатам. Уртача зурлыктагы торт 2 мең сум тирәсе була.
Торт кремнарын хәләл һәм табигый ингредиентлардан гына әзерлим. Крем өчен һәрчак эремчекле сыр кулланам. Буяуларның да мөмкин кадәр табигый булганнарын алырга тырышам, — ди Венера. — Халык пальма маен болай да күп ашый. Кыйбатрак булса булсын, миңа сыйфат һәм клиентларның сәламәтлеге мөһим. Девизым шундый!
Лилия ЙОСЫПОВА.