• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 06.07.2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тәмлетамак

«Тортны хәзер күз йомып та ясый алам»

«Тортны хәзер күз йомып та ясый алам»

Кукмарада яшәүче Венера Сәлахетдинова берничә ел якташларын тәмле тортлар, төрле тәм-том белән сөендерә. Белгеч­ле­ге буенча пешекче һөнә­реннән ерак тора ул. Берничә ел укыган юнәлештә — банк системасында эшли. Соңрак, барысына да нокта куеп, кондитер ризыклары әзерләп сатуга керешә. Эшеннән тәм табып, яратып башкара, гел яңа­лык эзли, төрләндерә.

— Кеше эшли-эшли остара. Хәзер тәҗрибәм зур, тортны күз йомып та ясый алам, — ди Венера, елмаеп.

 

Венера озак еллар “Ак Барс” банкында төрле вазыйфаларда хезмәт куя, эшен яратып башкара. Әмма кул эшләре, торт пешерү аны үзенә ныграк тарта. Икенче баласы тугач, бәби ялыннан соң банкка эшкә чыкмый.

— Әнием бик тәмле пеше­рә, бәйли, чигә. Аш-су осталыгына ул өй­рәтте. Беренче тортны мәктәптә укыганда пешердем, — дип сүз башлады Венера. —  Кул эш­лә­рен үзем дә яратам. Бәби ялында тик тормадым. Ул вакытта чигүле мендәр­ләр те­гү модага кергән иде. Баш­та шулар белән мавыктым. Тукымалар кайтартып тектем. Аларны интернетка ку­еп, төрле шәһәрләргә озат­тым. Аннары заказга торт, пирожный, шоколад, талкыш кәләвә, чизкейк, макарон ясарга керештем. Кече кызым Сәй­дә­нең 1 яшьлегенә торт пешерткән идем. Шул чакта: “Ник заказ биреп ясатам соң? Моны үзем дә әзерли алам бит”, — дип, уйламаганда башланган эш булды.

— Улыгыз да оста икән.

— Ирем белән өч бала үс­те­рәбез. Улыбызга 21 яшь. Ка­зан дәүләт архитекту­ра-тө­зелеш университетында
III курста укый. Шоколад-кән­фит­ләр ясауга кызыкты. Укып, сертификат алды хәт­та. Уртанчы кызыбызга — 11, Сәйдәбезгә 7 яшь тула.

— Тортларыгыз күп­төр­ле. Бизәкләрен кайдан табасыз?

— Нинди торт әзерләп ­бу­­ла, барын да ясыйм.  Фан­та­зиям ях­шы, бизәкләр­нең төрлесен уйлап табам, кли­­ент теләгенә карап та пе­ше­рәм. Күп курслар уздым, Казан, Киров, Ижауда үт­кән осталык дәресләрен­дә булдым, танылган кондитерларда укыдым. Хәзер күп­ләр дө­рес туклануга күч­те. Моны исәптә тотып, шундый тортлар ясау серләренә төшен­дем. Онлайн рә­вештә осталык дә­рес­ләре уз­дым. Мас­ти­ка бе­лән эш­ләү, шоколад ясау һәм башкаларны өй­рән­дем.

— Клиентларны ничек та­басыз?

— Алар үзеннән-үзе табыла. Беренче клиент­лар — ту­ганнар, дуслар. Башта күч­тә­нәчкә ясап алып баргаладык. “Сарафан” ра­диосы яхшы эш­ли. Ан­нан дусларның дуслары сорый башлады. Шулай әк­ренләп кереп киттем. Сату-таратуда социаль челтәрләр булыша. Күбрәк “Инста­грам” аша эш итәм. Анда блок алып барам, 12 меңләп язылучым бар. Төр­ле конкурслар уздырам.

— Торт ясауда иң авыр процесс кайсы?

— Хәзер, ияләнгәч, кыен дип әйтә алмыйм. Тәҗрибә бар, теорияне дә әйбәт ­бел­­гәч, әллә ни авырлыгы юк. Күз йомып та эшли алам. Әзер бисквитлар булса, торт­­ны 2 сәгать эчендә  ясыйм. Күп вакыт бисквит пе­шерүгә китә.

— Талкыш кәләвә дә ясый башлагансыз икән.

— Анысына узган елның җәендә тотындым. Күптән­нән кызыга идем. Бу тәм-том үземә дә бик ошый. Тик мо­ны интернеттан карап өйрәнеп булмый, нечкәлекләре бик күп. Казанга барып укыдым. Өйгә кайткач, беренчесен курка-курка эшләдем. Килеп чыкты. Ясау процессы катлаулы: тизлек тә, көч тә ки­рәк.

— Бәяләр ничегрәк?

— Талкыш кәләвәнең бер­сен 15 сумга сатам. Уртача зурлыктагы торт 2 мең сум тирәсе була.

Торт кремнарын хәләл һәм табигый ингредиент­лар­­­дан гына әзерлим. Крем өчен һәрчак эремчекле сыр кулланам. Буяуларның да мөмкин кадәр табигый булганнарын алырга тырышам, — ди Венера. — Халык пальма маен болай да күп ашый. Кыйбатрак булса булсын, ми­ңа сыйфат һәм клиент­лар­­ның сәла­мәт­леге мөһим. Девизым шундый!

Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

Мicrosoft, Nike һәм Tikkurila ширкәтләре Россиядән китәргә җыенуын белдерде.

3 елда Россиядән чит илләргә хәләл продукция сату 2 тапкыр артты.

Биләрдә XI “Сәләт” мәктәп балалары форумы ачылды.

Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан Россиянең матур шәһәрләре исемлегендә беренче өчлеккә керде.

Президент Владимир Путин Россиядә 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан итте.

Интернетта балалар өчен “Саф” радиосы ачылды: saf-radio.ru

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

ЮКӘ ЧӘЧӘГЕ СИХӘТЕ
Сәламәтлек

ЮКӘ ЧӘЧӘГЕ СИХӘТЕ

by irekmanager irekmanager
4 июля, 2022
“Ак чәчәкләр” бәйгесендә машина белән бүләкләнгән Рәзинә МӨГЫЙНОВА: “АВЫРУЛАРНЫ ТЫҢЛЫЙ БЕЛЕРГӘ КИРӘК”
Татар дөньясы

“Ак чәчәкләр” бәйгесендә машина белән бүләкләнгән Рәзинә МӨГЫЙНОВА: “АВЫРУЛАРНЫ ТЫҢЛЫЙ БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
4 июля, 2022
“ӘНВӘР, ПОЧТАДАН КИТМӘ ИНДЕ”, — ДИП ТОРАЛАР”
Татар дөньясы

“ӘНВӘР, ПОЧТАДАН КИТМӘ ИНДЕ”, — ДИП ТОРАЛАР”

by irekmanager irekmanager
28 февраля, 2022
“Йоннан муенса да ясарга була”
Тырышкан табар

“Йоннан муенса да ясарга була”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru